Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнең театрлар 15 елдан соң русча куярга мәҗбүр булачак". Татар театрлары нигә татарча уйнамый?

Татар театрларының рус телендә уйнау проблемасы ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашуында күтәрелде.

news_top_970_100
"Безнең театрлар 15 елдан соң русча куярга мәҗбүр булачак". Татар театрлары нигә татарча уйнамый?

«Безнең Камал театрыннан башка бөтен театрлар балалар өчен русча уйный башлады. Бу бит инде җиңелеп ике кулны күтәрүгә тиң, - диде халык язучысы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. - Димәк, безнең театрлар 15 елдан соң русча куярга мәҗбүр булачак. Чөнки «Бүген бала-чага – иртәгә сайлаучы» дигәндәй, ул балалар русча спектакль карап үсә», - диде ул.

Ул "үтеп барышлый", тагын бер проблеманы телгә алды. «Хәзер билет алып мәктәптән балаларны театрга алып бару «побор»га керә, ди. Бу кагыйдәне юкка чыгарырга кирәк! Театрга алып бару - бала тәрбияләү өчен көчле чара».

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, сүзгә кушылып үзләренең русча уйнамауларын әйтте. Әмма алдарак театр яңа ел тамашаларын русча уйнаштыргалаган – яшь директорга театрның элекке «гөнаһларын» искә төшерделәр.

Илфир Якупов: «Безнең һәр спектаклебез татар телендә уйнала һәм рус теленә синхрон тәрҗемә бар. Бер колагы өчен генә колакчын бирәбез, икенче колагы белән татарча текст ишетсен», - диде.

Татар театрларының русча уйнавы дөресме?

Татар театрларының русча уйнавы турында ишеткәләп торабыз. Бу яңа ел көннәрендә массакүләм төс ала. Без театрларга шалтыратып алар спектакльләре теле мәсьәләсенә ачыклык керттек.

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов: «Ялганламыйм – елга бер куела инде ул. Без яңа ел спектаклен генә русча куябыз. Бер генә ул! Анысы да халык соравы буенча гына. Анысы да чиста русча түгел бит, русчалы-татарчалы. Анда җырлар-шигырьләр, такмаклар – бөтенесе татарча. Бездә Маршакның «Аленький цветочек» («Тылсымлы чәчәк») әкияте генә бар. Бетте! Башка юк! Без моны укытучылар соравы буенча эшләдек. Ул рус балалары өчен дә русча-татарча дәреслек булып бара. Безгә: «Методик спектаклегез өчен рәхмәт. Рус телле балаларны татар теле дәресендә утырткан кебек булды», дип килеп әйтәләр. Бер театрда да чиста русча спектакль юк – беләм мин! Балалар әкиятләре җыр-шигырьдән тора ул. Алар бит татарча бара. Аның биюләренә һәм музыкасына кадәр татарча. Без быел балалар өчен татар телендә «Мирас угы» спектаклен чыгарабыз».

Буа театры директоры Раил Садриев: «Башкалардан аермалы буларак, мин кая баруымны беләм. Без хәзерге вакытта Казахстанда гастрольләрдә. Анда бөртекләп җыелган татарларга көнсаен чыгып спектакльләр уйныйбыз. 8 мең километрдан артык юл үттек. Юлда булмаган көннәрдә кич саен татарча спектакльләр уйныйбыз. Әстерхан, Волгоград, Уральск, Актүбә, Караганда, Нурсолтан, Орск, Күкчәтау... Әйе, без хәзер русча да уйныйбыз. Чөнки без шушы стадиядә. Киләчәктә күз күрер. Мин татарча уйлый торган татар кешесе. Әмма Буа театрының бренд булып урнашуында шушы адымнарны кирәк дип табам. Безнең алда зур эшләр тора! Без болай да милләтнең чик буенда. Тел һәм милләт өчен чик сакчылары шикелле яшибез».

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Балалар өчен безнең репертуарда Туфан Миңнуллинның «Акбай һәм һәм сарык малак» әкияте, «Шүрәле-шоу», курчак спектакле һәм ике бәби спектакле бар (бэби-спектакль). Бәби спектакльләре инде хәрәкәт белән бара, сүзләр аз, артистларыбызның әйткән сүзләре татарча – кайбер аңлашылмаган сүзләрнең тәрҗемәсен генә русча әйтеп куялар. Без режиссер Алмаз Садриевка татар сүзләрен максималь куллану шарты куйган идек. Үзебезчә татарча дип тырышкан булабыз инде. «Шүрәле-шоу» - Тукай рухлы һәм татарча белән русчаны кушып, хәйләләргә барабыз, билингвизм дибез инде. Курчак спектаклен дә татарча куйдык. «Мы ничего не поняли» дип зарланып кайтып китүчеләр дә бар – андыйлар табыла. 

Махсус заказ булганда, русча спектакль әзерлибез. Без татарча гына була дип торсак, ул заказны башка оешма алачак – бөтен җирдә яңа ел тамашалары өчен көрәш бара. Заказ белән утренниклар булса да, татарлыкны инкарь итми торган булсын дип тырашыбыз инде, татарча биюләр-җырлар, әкиятләр өстибез. 

Гел татарча гына уйнар идек тә, вазгыять мәҗбүр итә бит. Мәктәптә татар теленең кирәкмәве шушы хәлгә калдырды. Әйе, театрларны гаепләргә мөмкин. «Гаеплемен», диеп башымны түбән иеп тора алам. Хәзер бит классларны мәктәпкә китерү дә бетте. Беренчедән, ул система бетте, икенчедән, хәзер бит мәктәптә әдәбият бик чикле булгач, нәрсә күрсәтә алыйк? 

Менә, мәктәпләргә барып читкалар үткәрергә җыенабыз. Ике актер бара да, дәрестә читка ясап кайта. Ул бит хәзер үзе бер жанр. Әйе, бер русча әйберем юк димим, моны инкарь итә алмыйм, туры килә һәм киләчәк. Әмма өлкәннәр спектакльләре рус телендә булмаячак, монысына күңелем кушмый».

Түбән Кама татар дәүләт театры директоры Рөстәм Галиев:  «Мин беркайчан да русча куйганым юк. Үзем исән вакытта андый эш эшләмәячәкмен. Туфан абый гомере буе тел өчен көрәште. Монда бит аның рухы. Безнең тамашачыбыз бар, авылларга йөрибез. План да тула. Театр бинасында ремонт булганлык белән гел йөреп торабыз. Планны аны татарча уйнап та тутырып була. 

Ничек инде без, татар театры башында утырып, русча куйыйк ди?! Без – татар балалары, тел турында сөйлибез. Ә үзебез киресен эшләп торыйкмыни? Бу мөмкин хәл түгел. Мин моны җинаятькә тиңлим».

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:  «Безне былтыр яңа ел тамашасын татарча куймадылар дип гаепләделәр. Ә бит безнең бер генә артист та русча сөйләмәде. Бездә русча спектакльне Карина Булычеваның музыкаль театры эшләде. Алар безнең театрда үз актерлары белән русча куйды. Бу аренда иде. Шушы ук декорация белән безнең артистлар үзебезнең көннәрне чип-чиста татарча уйнадылар. Нигә безне русча уйнады дип язганнардыр – аңламыйм. Афишада бит безнең артистлар уйнаган көннәр күрсәтелгән иде - килеп карасыннар!»

Камал «Парковка»сыМинзәләдән «Щелкунчик»

Тагын бер тенденция турында әйтергә була. Спектакль татарча, атамасы - русча. Бу руслаштыруга беренче адым дип әйтергә була. Мәсәлән, Камал театры «Парковка» спектаклен чыгарды. Бу сүзнең татарчага тәрҗемәсе юк дип әйтергә була, билгеле, әмма бит спектакльне башкача да атарга мөмкин. 

Күптән түгел генә Минзәлә театрының «Щелкунчик» музыкаль спектакленә бәйле дә шуңа охшаш хәл килеп чыкты. Әмма соңрак моның театрның журналистларга дөрес мәгълүмат бирмәве аркасында килеп чыккан аңлашылмаучылык икәне билгеле булды. Театр чынлыкта спектакльне татарча түгел, русча чыгарган. Чөнки инсценировка соң эшләнгән һәм әдәби тәрҗемә өлгермәгән. Спектакльдә текст минималь, аның да күп өлеше аудио язма белән арттан укыла. Менә шушы текст спектакль тапшырылганда рус телендә укылган. 

Әмма театр җитәкчелеге бу фактны яшерде, безгә спектакльнең бары тик исеме генә русча булуын әйтте. Шушы ялган мәгълүмат аркасында без  спектакльнең атамасы татар теленә тәрҗемә ителмәгән дигән мәгълүмат тараттык. 

Соңрак текстны Рабит Батулла татарчалаштырган. Текст татарча яздырылачак һәм премьера татарча булачак дип вәгъдә итте спектакльнең хореографы Нурбәк Батулла. 

Үз чыганакларым аша театрның яңа ел әкияте әзерли башлаганлыгы билгеле булды. Аны театр артистларының берсе русча куерга җыена дигән расланмаган мәгълүмат бар.

Театрларда бүгенге вазгыять шундый.

Татар театры татарча уйнарга тиешме?

Бик гаҗәп сорау булып тоелырга мөмкин булса да, җавап тагын да гаҗәбрәк - тиеш түгел.

Бер генә татар театрының да уставында «Татар телендә спектакль куелырга тиеш», дип язылмаган икән ләбаса. 

Менә типик уставтан юллар:

«2.2. Основными целями деятельности Театра являются осуществление социальнокультурных функций по формированию и удовлетворению потребностей населения Республики Татарстан в сценическом искусстве, развитие Театра как вида искусства и социального института, пропаганда достижений театральной культуры в других регионах Российской Федерации и за рубежом.

2.3. Основной вид деятельности Театра - создание и прокат драматических спектаклей, других видов представлений.

2.4. Для достижения поставленной цели Театр осуществляет следующие виды деятельности:

создание, публичное исполнение драматических спектаклей, проведение фестивалей и конкурсов, творческих вечеров, встреч с деятелями культуры, искусства и литературы, реализация билетов на указанные мероприятия;

организация и проведение гастролей по Республике Татарстан, Российской Федерации и за рубежом;

проведение творческих вечеров, массовых праздников, обслуживание юбилеев и других торжественных мероприятий и т.д.;

участие в реализации государственных и иных культурных программ, проектов и фестивалей;

предоставление услуг по прокату сценических костюмов, культурного и другого инвентаря, звукоусилительной и осветительной аппаратуры и другого профильного оборудования...»

Ягъни, татар театрларының максаты Татарстан Республикасы халыкларының сәхнә сәнгатенә ихтыяҗын формалаштыру һәм канәгатьләндерү буенча социомәдәни функцияләр үтәү, сәнгать һәм социаль институт төре буларак Театрны үстерү, Россия Федерациясендә регионнарда һәм чит илләрдә тетар казанышларын пропагандалау.

Дөрес, театрның рәсми атамасында аның ТАТАР ТЕАТРЫ булуы язылган. Казандагы биш дәүләт театрының һәм республика районнарындагы биш дәүләт театрының атамасында «Татар дәүләт» дигән сүзе бар. Татар атамалы әлеге ун театрның икесендә татар спектакльләре русчаларына караганда азрак.

- Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар телле ике опера спектакле бар. Болар – «Сөембикә» һәм «Шагыйрь мәхәббәте. Милли балетлар турында татар телле дию дөрес яңгырамас. Шулай да хакыйкать өчен өч милли балет булуын да искәртик: «Шүрәле», «Алтын Урда» һәм «Йосыф турында риваять». Милли спектакльләр елга бер-ике тапкыр гына күрсәтелә һәм театрның бренды булган халыкара фестивальләрдә еш катнашмый.

- «Әкият» татар дәүләт курчак театрында да рус төркеме зуррак һәм алар стационарда активрак эшли.

Исемендә милли атамасы булмаган ике театр бар.

Берсе - Чаллы дәүләт курчак театры. Аның исемендә «эшче» теле күрсәтелмәгән. Репертуарында татар спектакльләре юк түгел. Әмма алар минималь.

Икенчесе – Буа дәүләт драма театры (Буа сатира театры бренды белән йөри). Атамасында «татар» дип кычкырып тормаса да, Буа театрын татар театры дип кабул итәбез.

Кыскасы, республиканың әлеге тугыз театрыннан без 100 процентлы татар тамашасы көтә идек. Ләкин бу мөмкин хәл түгел булып чыкты. Моның объектив сәбәпләре барлыгын да күрәбез.

Татар атамалы республика учреждениеләре темасын дәвам итеп, Габдулла Тукай исемен йөрткән ТАТАР дәүләт филармониясе дә балалар өчен рус телендә күп төрле яңа ел тамашалары ясый. Яңа ел тамашасын Филармониянең һәр бүлеге оештыра – Оркестр да, Лекторий да... Бары тик ТР Татар дәүләт фольклор ансамбле генә ясамый. Татарча да, русча да... Ә балалар өчен татарча яңа ел оештырса, начар булмас иде...

Татар театры татарныкы булып калырмы?

Камал театрының «Алтын битлек» премиясе номинанты булган «Тормышмы бу?» спектакленең төп темадан читкәрәк киткән бер кисәге бар. Үзенең ирлек бурычын башкара алмаган авыл мулласына хатынының ялчы белән уйнашын күрмәмешкә салышырга туры килә. Бер-бер артлы туган балаларны үзенеке итеп кабул итә тора. Ә кая барсын? Үзе гаепле!.. Моны Гаяз Исхакый бер гасыр элек язган. Бик тупас чагыштыру булса да гафу итәсез, татар теле вазгыяте татар театрын канәгатьләндерә алмагач, театр нишләсен? Ире белән яшәгән килеш, башкаларга күз сала...

Димәк, без бу очракта театр җитәкчелегенең намусына гына ышана алабыз. Ярый әле, хәзергә театрларда совет чорын да да күргән, туксанынчы елларда чыныккан милли җанлы татар директорлары эшли. Аларның күбесе олы яшьтә. Вазгыять русча спектакльләр чыгарырга мәҗбүр итсә дә, алар моны оялып, уңайсызланып эшли. Хәтта хакыйкатьне яшереп калдырырга тырышу фактлары да бар. Монысы да аларның намуслылыгыннан һәм җәмәгатьчелекнең «кыйнавыннан» шикләнүеннәндер. Әйе, татар театрларын русча спектакльләр куюдан күпмедер дәрәҗәдә җәмәгатьчелек саклап тора. Әмма җәмәгатьчелек елдан-ел юкара бара. Чөнки мәсәлән «Щелкунчик»ның русча куелуы чагыштырмача аз кешене борчыды. Бу начар.

Ә алга таба бу директорларның кәнәфиен «татарлыктан җәяү качканнар» алыштырса... Бу очракта закон да ярдәм итмәячәк – уставта татарлык юк, җәмәгатьчелекнең дә тавышы калмаска мөмкин.

Нишләргә соң? Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу ярымъяшерен уенны легальләштерергә тәкъдим итә.

Фәнис Мөсәгыйтов: «Татар театрларының русча уйнавына килгәндә, ул театрларга рус телле состав алырга тәкъдим итәр идем. Курчак театрындагы кебек. Әмма бу районнардагы театрлар өчен генә. Бу - алар өчен исән калу юлы. Казан театрларына ярамый. Яңа труппа булы театрга яңа тамашачы китерер иде. Әгәр син татар артистын көчләп русча сөйләштерәсең килмәсә – бу проблемадан чыгу юлы. Рус төркеменә килгән тамашачы татарныкына да киләчәк. Артистларны бүлмәсәк, татар артистын руска күчереп бетерәбез. Аны хәзер бүлергә кирәк. Теле бозылмасын! Рус телендә уйнап тәм таба башламасын! Ул аннары русча сөйләшеп йөри башлаячак».

Моның белән килешүе авыр, әлбәттә. Әмма болай гына яхшыга бармаячагы да аңлашыла. Театрлар заказлардан баш тарта алмый. Баш тарта икән, бер ямьсез анекдоттагы кебек килеп чыгарга мөмкин. Ягъни, баш тарттың икән – сине сызалар гына, синнән башка дәвам итәчәкләр. Театрларны балаларга русча спектакль күрсәтеп, киләчәктә татар тамашачысы тәрбияләми дип гаепләргә мөмкин. Ә бит балаларны театрга китермәсәк, бөтенләй театраль тамашачысыз калу куркынычы да бар.

Кыскасы, бу республика югарылыгында ТР Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары бергәләп уйларга тиешле тема. Мөгаен, балаларны татар теле дәресләрен, Музыка белән рәсемне берләштергән Сәнгать дәресләрен театрларда яки артистлар чакырып уздыру мөмкинлеген табаргадыр. Театрларга бу хезмәте өчен Мәгариф министрлыгы аша түләнергә тиештер. Бәлки бу мөмеинлекне республикада телләр үсешенш бәйле дәүләт программасы эчендә караргадыр. Бу тел вазгыяте һәм баланың культура дәрәҗәсе үсеше өчен кертелгән акчалар булачак. Татарча яңа ел тамашаларына да балаларны түләүсез йөртү мөмкинлеген карарга була. Заказлар бирүче оешма җитәкчеләре белән дә республика җитәкчелеге югарылыгында аңлату эшләре алып барырга буладыр, бәлки.

Афишалар татарча да булырга тиеш!

Ә инде хәзерге вазгыять безне шушы хәлдә калдырган икән, законнар-уставлар безгә ярдәм итмәсә дә, әлеге законнардагы бер кызыклы пунктны тәкъдим итәсем килә.

Татарстан Республикасының ике законында Татарстандагы белдерүләр, афишалар республиканың дәүләт телләрендә булырга тиеш. Татар театрлары афишаларын рус телендә яза, димәк, закон саклана. 

Әмма без рус телендә эшли торган театрларда татарча мәгълүмат таләп итә алабыз.

«Белдерүләрнең, афишаларның, башка күргәзмә мәгълүматның текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә яисә шуларның берәрсендә, шулай ук башка телләрдә языла. Татарстан Республикасы оешмалары, кулланучылар фикерләрен исәпкә алып, чыгарыла торган продукциягә ярлыкларны, инструкцияләрне, этикеткаларны татар телендә язарга хокуклы. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы. 20 нче статья.

«Афишалар, башка күрсәтмә мәгълүмат текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә языла. «Татарстан Республикасында театрлар һәм тетар эше турында» Татарстан Республикасы Законы. 7 нче статья, 4 нче бүлек.

Качалов театры афишаларын татар телендә язмый. Ә закон буенча - тиеш. Татар театрларыннан татарча булуны таләп иткән хәлдә, без рус театрларының афишалары булса да татарча булуын сорый алабыз икән. Җәмәгатьчелек сорый ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100