Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер җыр өчен 94 тиен - нормаль акчамы? Композитор Эльмир Низамов иҗатчыларга гонорар мәсьәләсен күтәрә

Композитор Эльмир Низамов, социаль челтәрләрдә үзенең бер җыры өчен телевидениедән ничә сум алганын язып, халыкны шаккаттырды. Авторлык хокукларына кагылышлы фикерләрне җыя башлагач, "Татар-информ" хәбәрчесе "биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз" дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер тапкыр ышанды.

news_top_970_100
Бер җыр өчен 94 тиен - нормаль акчамы? Композитор Эльмир Низамов иҗатчыларга гонорар мәсьәләсен күтәрә

"Дөньякүләм дәрәҗәдәге композиторларга да тиеннәр генә түләнә"

“Россия авторлык җәмгыятеннән килгән гонорар хатымны алдым. Телевидениедә 84 тапкыр яңгыраган җырым өчен 79 сум да 18 тиен язылган! Ягъни бер тапкыр яңгыраган өчен 94 тиен түләнелгән. Аларның ни рәвешле санаганнары минем өчен мәңгегә табышмак булып калыр, мөгаен”, – дип чаң суккан Эльмир Низамов үзенең аккаунтында. 

Композиторның язмасы астында бихисап фикерләр язылган. Күпләр, композиторга ничә сум түләнгәнен күреп, гаҗәпкә калган.

“Татар-информ” хәбәрчесе композиторның үзе белән элемтәгә керде. Эльмир Низамов сүзләренчә, авторларга “тиен” генә түләү системасы бөтен Россиягә таралган: “Мин беркайчан да телевидениегә җырларымны биргәнем юк. Аны телевидение яисә радиога җырчылар килешү төзеп бирә дә һәм ул музыка яңгырый башлый. Кварталга бер тапкыр отчет ясала. Акча җыелса, авторларга түләнелә, әгәр дә җыелмый икән, гонорар түләнмәскә дә мөмкин. Һәр җыр төрлечә бәяләнә, дөресен генә әйткәндә, мин ул эшләргә бөтенләй дә тыгылмыйм. Минем әсәремне 84 тапкыр уйнатып, 79 сумга гына төшкәнен күргәч, исем китте. Менә шул әйбергә шаккаттым! Шуңа күрә социаль челтәрләгә аерым пост итеп яздым.

Бу хәл бөтен Россиядә дә шулай. Хәтта дөньякүләм дәрәҗәдәге композиторларга да шул сумма тирәсендә генә гонорар түләнә. Европа белән чагыштырганда бик зур аерма. Олырак тәҗрибәле, атказанган исемгә лаек булган композиторга да “тиен” генә түләнелә, аерма юк дип беләм”, - диде Эльмир Низамов.

Авторларга гонорар түләү системасы

Россия авторлар җәмгыяте (РАО) юристы (исемен күрсәтмәүне сорады) гонорарның ни өчен түбән икәнен аңлатты. Автор (шагыйрь, композитор) җәмгыять белән килешү төзи һәм үз әсәрләренә гонорар алу бурычын йөкли. Телевидиение, радио, кинотеатр, күргәзмә залы, шулай ук парклар, скверларның юридик хуҗалары яңгыраган әсәрләр өчен РАОга хисап бирә. Кайсы авторларның җыры ничә тапкыр яңгыраганы турында белешмә бирелә. Шушы белешмә нигезендә телевидение, радио һәм музыканы яңгыраткан башка биналар гонорар түли. Гонорарның бер өлешен РАО үзенә алып кала, калганын авторларга тапшыра.

Авторга түләнгән гонорар әсәрнең озынлыгы һәм теле- яки радиоканалның хисап чорында алган табышына бәйле. Шәһәрнең зурлыгына бәйле рәвештә минималь табыш суммасы күрсәтелә. Биналарда яңгыраган музыканың минималь суммасы урыннар санына һәм торак пунктта яшәгән кешеләр санына карап үзгәрә. Гонорарларның ставкасы белән РАО сайтында танышырга була.

Зөфәр Хәйретдинов Эльмир Низамовка түләнелгән гонорарны нормаль дип саный


"Россия авторлык җәмгыяте"нең Татарстан буенча филиалы директоры, ТРның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов Эльмир Низамовның гонорарын нормаль булуын дәлилләп бирде.

“Эльмирның хәлен бик аңлыйм, күбрәк акча эшлисе киләдер, сүз дә юк. Әмма "Россия авторлык җәмгыяте"нең билгеле бер ставкалары бар. Кайсыдыр телеканал, мәсәлән, бер ай буена билгеле бер сумма акча түли. Илле мең түләнелсә, авторга илле меңе дә кайта дигән сүз түгел бит, аның проценты бар. Иң зур түләүче телеканал – Татарстан Яңа Гасыр (ТНВ) каналы. Ул бер кварталга уртача 350 000 сум түли. “TMTV”, “Мәйдан” кебек телеканаллар азрак түли. Уйлап карагыз сез, анда бит өч ай дәвамында меңнәрчә автор яңгыратыла! Ул бит Эльмир Низамовка гына түгел, шул сумма меңләгән авторга бүленеп бирелә.

Канал белән "Россия авторлык җәмгыяте" килешү төзи, аның ставкалары бар, мәсәлән, концерт өчен йөз мең бирелсә, шуның биш меңе авторга бара. Ротациягә кертелгән җырның билгеле бер вакыт аралыгында күпме, ничә тапкыр яңгыраганын, озынлыгын канал үзе исәпләп чыгара. Ул һәрбер җырга күпме өлеш чыкканын шуннан чыгып нәтиҗә ясый, аннан соң түләнәчәк акчаны һәр композиторга, һәр шагыйрьгә шул коэффициентка тапкырлый. Бер караганда, катлаулы мәсьәлә дә түгел, икенче яктан, ул мәшәкатьле математик эш.

Эльмир Низамов – өметле яшь композитор. Ул күбрәк күләмле әсәрләр иҗат итү буенча эшли, симфонияләр, рок-опералар яза. 

Эльмир Низамовка түләнгән гонорарны нормаль дип саныйм. Ул бит бер генә җыр өчен. Йөз җыры була калса, 80 сум түгел, ә 80 000 түләнер иде. Миңа калса, бер җыр өчен 79 сум нормаль, табигый хәл.

Шәхсән минем хәзерге вакытта радио-телевидениедә актив рәвештә биш йөзгә якын җырым яңгырый. "Россия авторлык җәмгыяте" гонорар түләгәндә миңа исемлек җибәрә. Анда кайсы җырым кайда кулланылганы, радио-телевиденидә ничәшәр тапкыр кабатланылганы языла. Минем дә 40 сумлык гонарарларым да бар! Бу – нормаль сумма. Ә инде бер генә җыр язып, күбрәк акча таләп итү бернинди кысаларга сыймый.

Радио-телевидениедән дә кала кулланучылар күп бит. Шул ук концертларны алыйк. Тамчыдан күл җыела инде ул. Ротациягә бер генә җырың бирелсә, әле уч тутырып акча алам дип уйларга кирәкми”.

"Композиторга көлкеле бәя түләүне мин мәсхәрәләү дип саныйм"

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин Россиядә авторларны санламыйлар дигән фикердә: “Эльмир Низамовка кадәр дә шул ук хәл иде бездә. Авторларга булган карашка чыдый алмыйча язгандыр дип уйлыйм мин Эльмирны. Композиторга көлкеле бәя түләүне мин мәсхәрәләү дип саныйм.

Фото: Эльвира Хайрова 

Әйтик, совет чорында бөтенләй башкача иде. Һәркемнең тиешле күләмдә үзенең ставкасы булды, авторлык гонарарлары түләнелде. Мондый вәзгыять Горбачевтан, ягъни “үзгәртеп кору”дан соң башланды. Җимереп ташлау берни дә тормый. Мондый тиен акчага яшәү мөмкин түгел. 

Соңгы вакытта профессиональ коллективларга дәүләт тарафыннан грантлар бирелә башлады. Авторларга да шундый ук мөнәсәбәт булырга тиеш! Кызганыч, безнең илдә авторларны санламыйлар”.

Айдар Гайнуллин Германиядә һәм Россиядә авторларга карашны чагыштыра

Танылган танылган баянчы, ТРның атказанган артисты Айдар Гайнуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия һәм Германиядә авторларга күпме түләгәннәрен үзенең мисалында чагыштырып күрсәтте: “Миңа “Беренче канал”дан 37 сум, ә “Россия-24” каналыннан 195 сум килде. Хәзер Германиядә яшим. Чагыштыру өчен: “Икенче немец телевидениесе”нең (Zweites Deutsches Fernsehen) бер каналында синең әсәрең фильмда бер минут яңгыраган өчен 180 евро (13 мең сум - ТИ) акча түли, ягъни фильм өчен бер әсәрең белән дә шактый гына акча эшләргә мөмкин”.

Фото: Рамил Гали

Бейонсеның бер җырын “Кухня” сериалында куллану өчен канал 1 миллион доллар түләгән

Сценарист, тавыш режиссеры Дан Дамаскин "Россия авторлык җәмгыяте" авторларга нинди принцип буенча түләгәнен аңлатты: “Минем “Россия авторлык җәмгыяте”нә мөрәҗәгать иткәнем булды. Алар “теләсә-кайсы җырның да кыйммәт ягыннан үз категориясе була” дип аңлатты.

Фото: Солтан Исхаков

Мин үзем Мәскәүдәге “Россия авторлык җәмгыяте” әгъзасы булып саналам. Аның Татарстан буенча филиалына бернинди катнашым да юк. Минем шуңа ис-акылым китә: Америка җырчысы Бейонсеның бер җыры “СТС” телеканалында барган “Кухня” сериалында кулланылуы гына каналга 1 миллион долларга чыккан, ә безнең җырларыбызга мондый тарификация бирелми!

Безнең шәхси агентларыбызны булдыруда яисә ниндидер лейбл аша эшләү тәҗрибәбез юк. Ә дөньяда нәкъ менә алар музыкага хакны бирүне тәртипкә сала. Мин АКШның күренекле “Warner Music Group” компаниясеннән музыка сатып алган вакытта, рөхсәт алу гына бер елга җиде мең сумга төште. Шул ук вакытта канал, “Warner Music Group”ның тарифы буенча, “Россия авторлык җәмгыяте”нә өстәмә акча түләде.

Эльмир урынында булсам, “Россия авторлык җәмгыяте”нең кайнар элемтәсенә шалтыратып, тулырак мәгълүмат сорар идем. Бәлки, минем сөйләгәннәрем бик үк дөрес тә түгелдер. Әмма шунысын әйтә алам – “Россия авторлык җәмгыяте” канал күчергән акчаларны авторларга үзе бүлеп бирә”.

Бари Алибасов: Мондый шартларда музыка ничек үссен?!

Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов бездәге вәзгыятьне - җырчының телеканалларга ротация өчен акча түләвен нормаль түгел күренеш дип саный. "Көен-сүзен үзең язасың, үзең җырлыйсың, студия өчен түлисең, үзеңнең фонограмма, әле соңыннан эфирга чыгару өчен дә түлисең. Ә эфир шуның ярдәмендә – реклама белән һәм эфир контентын сату белән акча эшли. Мондый шартларда музыка ничек үссен?!

Совет вакытында шулай иде – “Мелодия” студиясенә килеп язылалар, “Мелодия” 10 миллион пластинка сата, ә җырчы студиядәге эше өчен 40 сум акча ала. Ә Мадонна пластинкалары өчен 1,5 миллиард доллар ала".

фото: Яков Абрамов
"Без музыкаль индустрия өлкәсендәге халыкара законнарны кабул итмибез. Хәтта авторлык хокукларына кагылышлыларын да. Күптән түгел генә “Россия авторлар җәмгыяте” җитәкчелегендә торган кешеләрне утырттылар, чөнки алар бар акчаны үз кесәләренә салып барган. (Былтыр Россия авторлар җәмгыятенең элекке җитәкчесе Сергей Федотовны, 297 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләп, 1,5 елга хөкем иттеләр - ТИ). Хәтта совет чорында да бу катгый контрольдә иде, әле без азмы-күпме акчасын ала идек. Мин Усть-Каменогорск шәһәрендә музыкант булып эшли идем һәм ике инженерныкы кадәр хезмәт хакын ала идем, бу – автор булган өчен генә. Авторлык хокукларын тутыра идек, ә хәзер андый нәрсә юк.

Милли музыкаль индустриядә үзешчәнлек һәм чарасызлык. Ә музыкаль индустрия ул иң беренче чиратта – халыкның милли тәңгәллеге нигезе. Икенчедән, бу – икътисадның иң көчле тармагы. Теләсә кайсы илдә шулай. 1999 елда Америкада музыкаль индустрия әйләнеше 1 триллион доллар тәшкил иткән, ягъни Америка икътисадының гомуми әйләнешеннән дә югары булган. Менә нәрсә ул музыка. Аны кеше ярата, тыңлый, концертлар өчен, музыка лифтта, радио-телевизорда яңгыраган өчен түләргә әзер. Берәр туйны, дуслар очрашуын җырсыз күз алдына китерә аласызмы? Ә без музыканың акча икәнен аңламыйбыз. Ә чынлыкта бит аны кемдер язган, аңа кемдер хуҗа”.

Рамил Гали: Иҗатчылар - иң ярлы категориядәге кешеләр



Фото: Солтан Исхаков
 
Танылган фотограф Рамил Гали Россиянең мәдәниятенә игътибар җитми дип белдерде: “Бездә мәдәният артта калган. Безнең язучыларыбызны, шагыйрьләребезне, рәссамнарыбызны күтәрергә кирәк! Бу категория – иң хәерче категориядәге кешеләр.

Мәчетләр инде алтыннан салына башлады! Ә безнең даһиларыбыз бүгенге көндә дә бик начар яши, гонорарлары бик аз. Бу сорауны күтәрергә кирәк дип саныйм. Голливудта яки чит илдә, мәсәлән, артист бер тапкыр фильмда төшә икән, аңа ул гонорар гомере буена җитәрлек түләнелә. Ни өчен соң безнең композиторлар гаҗәеп музыкалар иҗат итеп, “көлкеле” гонорарга калган? Моңа безнең илдәге иҗат кешеләренә булган начар мөнәсәбәт гаепле, миңа калса. Хәзер моңа күбрәк басым ясарга һәм үзебезнең яшь талантларыбызга юл куярга, аларны үстерергә кирәк дип уйлыйм”.

Айваз Садыйров: Радио авторга туры түләми

"Татар радиосы"ның баш мөхәррире, популяр алып баручы Айваз Садыйров авторларның аз гонорар алуын татарларда сату әйләнеше аз булуы белән аңлатты: 


Фото: Рамил Гали

"Чит илдә авторлык гонорарлары бездәгегә караганда күбрәк икәне билгеле. "Руки вверх" төркеменең бер җырын "АТС" төркеме инглизчә җырлап, Европа илләренә тараткач, Сергей Жуковка кергән авторлык акчалары бер ел буе Россиядә гастрольдә җыйган акчага караганда күбрәк чыккан очрак искә төшә.

Шулай да, бер минут өчен 180 евро каян чыккан сан бу? Бик үк реаль түгел кебек. Бер минут ротация өченме? Алай булса, 3 минутлык җыр бер тапкыр радиода яңгыраса, 540 евро була бит бу! Ә популяр җыр радиода көнгә өч тә, биш тә яңгырарга мөмкин. Ә Германиядә ничә радио? Артистка гомумән концерт кую кирәкмәс, ул иң бай кеше булыр иде. Әле бу акча туры түгел, авторлык оешмасы аша килә. Димәк, радио оешмага тагын да күбрәк түли. Көнгә 400ләп җыр яңгыратучы радио каян алып бетерсен ул акчаны?

Бездә радио, тв, концерт оешмалары, рестораннар, авторлык хокукларын көйли торган "Россия авторлык җәмгыяте" һәм "ВОИС" оешмаларына түли, бәяләрне алар билгели. Без, радио буларак, закон буенча эшлибез. Ә менә акчаның авторга күпме килүен тулысынча алар исәпләп чыгара. Радио авторга туры түләми. Концерт, тв, радиода һәр җыр контрольдә. Хәтта авылларда да концертта нинди җыр яңгыравын хисап итеп тапшыралар. Һәвәскәр авыл концертларын санамаганда.

Рестораннарда бу көйләнеп бетмәгән. Закон буенча, ресторанда, кафеда яңгыраган теләсә кайсы җыр отчетка кереп, акчасы авторлык оешмасына күчәргә тиеш.

Әмма бездә сату әйләнеше аз - мин татарларны гына әйтәм, шуңа автор аз акча ала. Бәяләр турында мин белмим. Аннан соң, монысы белән акча эшләп булмагач, хәзер авторлар туры алыш-биреш системасына күчте, җырларын җырчыга туры саталар.

Дамир Дәүләтшин: Шагыйрь, композиторны телевидение популярлаштыра гына! 



"Мәйдан" телеканалының баш директоры Дамир Дәүләшин авторларга җырларын кыйммәтрәк бәягә сатарга киңәш итте: 

"Без барлык сумманы да "Россия авторлык җәмгыяте"нә җибәрәбез. Телевидение берничек тә шагыйрьгә, композиторга түли алмый. Телевидение аларны популярлаштыра гына! Авторлык җәмгыяте  композиторларга, шагыйрьләргә үзләре исәпләп чыгара.

Башкаручы җырны сатып алганда иң элек авторларга түли бит. Бу очракта, авторларга җырларын яхшы гына бәягә сатарга кирәк дип уйлыйм. Ә Эльмир Низамов әсәрләренә дәүләт заказлары булырга тиеш".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100