Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Байгал” фильмы: Алтын балыкка ышанган булдыксыз татар ире турында Ягъфәров, Гыйләҗев һәм Айтуганова әкияте

Казанның бөтен киноэлитасы ябык ишекләр артында кинорежиссер Илдар Ягъфаровның “Байгал” фильмын тамаша кылды. Өч татар шәхесе – Аяз Гыйләҗев, Рәшит Ягъфаров һәм Ләбиб Айтугановның дәвамчылары татар дөньясына нинди фильм бүләк иттеләр соң?

news_top_970_100
“Байгал” фильмы: Алтын балыкка ышанган булдыксыз татар ире турында Ягъфәров, Гыйләҗев һәм Айтуганова әкияте

Фантастик байгал балыгы турындагы “Байгал” татар фильмы - өч татар шәхесенең нәсел дәвамчылары иҗат иткән фильм - ниһаять, ябык ишекләр артында республика киноэлитасына тәкъдим ителде. Киносценарий авторы – Мансур Гыйләҗев – Аяз Гыйләҗевның улы. Кинорежиссер Илдар Ягъфәров – танылган фольклорчы галим, милли җанлы Рәшит Ягъфәровның улы. Төп рольдә - танылган кинопродюсер Миләүшә Айтуганова - дөньядан иртә киткән шагыйрь Ләбиб Айтугановның кызы.

Кадрда иксез-чиксез булып тоелган бөек Идел елгасы һәм кадр артында Фәрит Бикчәнтәевнең тыныч тавышы: “...Дөньяда зур балык яшәгән. Кешеләр аңа ышанмый башлаганнар һәм ул аларга рәнҗеп ерак-ерак диңгезгә йөзеп киткән, ди. Шул көннәрдә бирле беркемнең дә, беркайчан да ул балыкны үз күзләре белән күргәне булмаган. Әмма ул бар. Аның исеме байгал...”

Әлеге риваятьне Мансур Гыйләҗевка якын дусты һәм остазы, танылган драматург Ризван Хәмид сөйләгән булган. Күрәсең, ике иҗатташ дус шулай үз байгалларын эзләгәннәрдер. “Әлеге миф мәрхүм Ризван Хәмиднең архивында саклана иде. Ул сөйләде. Ә нишләп әле Идел буенда яшәгән халыкның байгалы булмасын?!” - ди Мансур Гыйләҗев. Байгал – белуга балыгы – төче суда яшәүче иң эре балык. Булгандырмы татар мифологиясендә байгал балыгы, юкмы – мөһим түгел – шул хыялый байгал Илдар Ягъфәровны Татарстанда зур кино тудырырга илһамаландырган. Иделдә байгал балыгы барлыгына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы да ышанган - нәфис фильм төшерергә дип Министрлыктан бирелгән аз гына суммалы субсидиясе зур кино өчен беренчел бюджет булып торган. Әлеге эшкә Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе алынуы да бик табигый.

Ә киноның театр режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тавышы белән башлануы беренче яңа татар киносы буларак татар тарихына кереп калган “Күктау” фильмына таба сузылган “күпер” булгандыр. 2004 елны дөньяга чыккан фильмны караучылар анда төп рольне Фәрит Бикчәнтәевның башкаруын хәтерлиләр. Илдар Ягъфаровның “Күктау” белән “Байгал” арасында фильмнары тагын да булды. Әмма болары Илдар Ягъфаров биографиясендә генә түгел, татар кинематографиясенең эпохаль вакыйгалары. “Күктау”ны яшь кинорежиссер буларак төшергән Илдар Ягъфаров Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе булып өлгерде һәм сыйфатлы, тулы канлы, зур кинофестивальләргә катнашырга җыенучы татар киносы әзерләде.

Хәер, Илдар Ягъфаровның яңа фильмында режиссерның үз фильмына гына түгел, башка татар проектларына да ишарә табарга була. Мәсәлән, ресторанда Илдус Габдрахманов героеның биюе Салават Юзеевның “Татарометражкалар”ына кинематографик сәлам булып яңгырый.

Балыкчы карт һәм комсыз карчык турында әкият

Фильмның сюжеты болайрак. Яшь өметле композитор егет Галимҗан “Байгал” дип аталган симфония яза. Сөйгән кызы Миләүшә әтисенең каршылыгына карамастан, Галимҗанга кияүгә чыга. Әмма Галимҗанның матур тормышы челпәрәмә килә – ир-ат яраткан хатынының хыянәтен кичерә алмыйча, гаиләсен ташлап авылга китеп бара һәм утыз ел Идел буендагы авылда балык тотып яшәп ята. Көннәрдән бер көнне хатыныннан телеграмма килеп төшә. Уллары кеше кыйнап полиция кулына эләккән һәм аны төрмәгә эләгү куркынычы көтә. Ата кеше Казанга килеп тикшерүче белән күрешә, әмма тикшерүчегә “Он не мог”тан башка сүз әйтә алмый. Алга таба аның көн саен СИЗО төбендә басып торуын күрәбез. Утыз ел элек аерылышкан хатыны белән очраша, хатыны улларын коткару өчен акча кирәклеген әйтә. Галимҗан, әлбәттә, улын коткару өчен кирәк булган акчаларны таба алмый. Чөнки аңарда акча юк. Галимҗанга кайчандыр үзе хыялланган балыкка ышанып, аның ярдәмен көтәргә генә кала. Әмма Аллаһ булдыксызларга да булыша икән – Галимҗанның хыялындагы могҗизаи балык күренә: янәсе, шуның нәтиҗәсе буларак, улының гаепсезлеге ачыклана.

Киносценарист Айсылу Хафизова фильмны Пушкинның “Балыкчы белән балык турында әкият”енә тиңләде. “Фильмның сюжет конструкциясе үзенә күрә Пушкин әкияте, - диде ул. – Бар да популяр әкияттәгечә: мескен балыкчы, теләкләрне үтәүче балык һәм ире тапкан акча җитмәүче карчык. Ә инде җитдирәк карасак, фильмның уңышы – рольләргә типажларның дөрес сайлануы – фильмда күрсәтелгән вакыйгаларның уңышы шунда. Илдар Хәйруллин нинди сөйкемле, яшь артистлар Раил Шәмсуаров белән Гүзәл Галиуллина... Миләүшә Айтуганова органика буенча бик кызыклы. Үзем өчен Мансур Гыйләҗевны актер буларак ачтым. Актерларның уеннарында бер “ялган” тапмадым. Режиссер аларны монтаж вакытында чистарта алган”.

Айсылу Хафизова Ягъфәровның яхшы зәвыклы, җитлеккән режиссер булуын ассызыклый. “Ул попса белән банальлек арасындагы нечкә канат өстеннән үтә. Кызганыч, оператор эше белән уңышлы бирелгән икенче план һәм тирән мәгънәләр вакыйгалар белән ныгытылмый. Ә Идел буендагы борынгы тәңречелек йолалары мөселманлыктагы татарлар өчен “ата алмады”, чөнки моның өчен әсәрдәге тарих бик примитив”, - ди ул.

Караучыларның күбесе, шул исәптән Айсылу Хафизова да, Звягинцев фильмнары белән параллельләр таба: “Герой көймәдә бара, герой автобуста бара, герой дәшми – болар бертөрлелек хасил итә, күрсәтелгән вакыйгалар файдасына эшләми”, - ди ул.

Фирая Әкбәрова героинясы тәңречелекне яшерә

Әйе, байгал балыгының кодрәте тәңречелеккә ишарә. Күптән мөселманлашкан татарлар өчен бу, балыкка ышану булган очракта да, бик еракта калып онытылган тарих. Режиссер Илдар Ягъфәров аны “Аллаһ кулы” дип аңлата. Шулай да тәңречелек турында дигән фикерләрне өскә калкытмас өчен страховка йөзеннән булса кирәк, тәсбих тарткан, дога укыган әбине – Фирая Әкбәрованы кат-кат күрсәтә. Әмма сюжетка әби ныклап үрелми калган. Татар киносында еш төшә торган Фирая Әкбәрова фильмда бар, әмма нигә төшерелгәнлеге аңлашылмый. Татар актрисасын татар киносының үзенчәлекле талисманы дип кабул итсәк кенә.

“Түбәтәйсез” фильм

Гомумиләштереп, “Байгал”ны милли татар фильмы дип алсак - ул “түбәтәйсез”. Фильмны төшерүчеләр үз алларына милли горурлык хисләре уяту, татарларны бөек халык итеп күрсәтү кебек зур идеяләр куймаган. Төп герой Галимҗан – эшлексез, булдыксыз, мескен татар ире. Андый иргә теләсә кайсы нормаль татар хатыны түзеп яшәмәячәк иде. Актерлык белеме булган, әмма беркайчан зур экраннарга чыкмаган һәм зур сәхнәдә уйнамаган Ренат Галимов “мескен мужикны” гаять оста итеп башкара.

Ә менә аның күршесе Мансур - Илдар Хәйруллин – сөйкемле, булдыклы, нык хуҗалыклы чын татар ире. Ул үз тормышын көйли алмаган күршесенә ярдәм дә итә, мөмкинлек булганда үз файдасын да карарга онытмый, өй тутырып балаларын да үстерә, уңган-булган хатыны да бар. Менә нинди безнең татар ирләре!

Әмма ул төп герой түгел. Героебыз – булдыксыз Галимҗан, ни кызганыч...

Бәлки, Галимҗан хатын-кыз күзенә генә шулкадәр булдыксыз, чиркангыч ир булып күренгәндер. Фильмны төшерүче команданың ирләр ягы алай уйламаган булса кирәк - алар Галимҗан белән аның аерылган хатыны Миләүшә арасында пляжда якынлык күренешләре дә төшерергә хыялланганнар. Әмма Миләүшә Айтуганова үз героинясын бу адымнан аралап кала алган: “Беренчедән, кайсы хатын-кыз улы шул хәлдә булганда мондый адымга барыр икән?! Икенчедән, күз алдына китерегез, ничек инде шушы акыллы, чиста хатын пычрак пляжда көймә астында йоклап яткан пычрак ир белән йоклый алсын! Бу мөмкин түгел, - ди ул җирәнгән кыяфәт белән. – Ул утыз ел балык тоткан, көймә сөйрәгән, балык чистарткан. Бөтен тормышы шул. Аларның интеллектуаль дәрәҗәсе дә төрле. Ул аны бары тик аналарча кызгана гына ала. Бу минем фикерем һәм мин ул фикеремне яклый алдым. Әнә, яшь Миләүшә теләсә нишләсен (Миләүшә Ләбибовна төп героиняның яшь чагына ишарәли. - авт.). Миңа килешми”.

Фильмда яшь Миләүшәнең, ягъни Гүзәл Галиуллина уйнаган яшь героиняның сөяркәсе белән караватта яту күренеше бар. Әмма ул шактый “гыйффәтле” төшерелгән. Кыскасы, почти “түбәтәйле”. Казан халыкара мөселман кинофестивале дә сүз әйтмәс дип уйлыйм.

Вдовиченков рольгә сыймаган

Прокат өчен җим булырлык бер факт – зур булмаган бер рольдә – Тикшерүче ролендә Россиянең атказанган артисты, танылган актер Владимир Вдовиченков төшкән. Вдовиченков Мәскәүдә Илдар Ягъфаров белән бер чорда укыган һәм ул сабакташы фильмында төшергә берсүзсез ризалык биргән. Дөрес, аңа шактый күңелсез һәм кечкенә роль эләккән. Мондый гына Вдовиченковны күргән бар ла ул.

Зәңгәр томан турында җыр

Фильмның музыкаль өлеше өч фамилиягә таяна – Марат Әхмәтшин, Рөстәм Абязов һәм Аида Гарифуллина. Марат Әхмәтшин язган көйләрне дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “Ля Примавера” камера оркестры яздырган. Дөрес, азактан режиссер татар тамашачысына таныш булган “Зәңгәр томан” җыры керткән. Авторлары – Резеда Әхиярова белән Ренат Харис. Бу җырны туксанынчы елларда халыкка фин татарлары таныткан иде, фильм өчен исә аны Аида Гарифуллина башкарган. Җыр, сүз дә юк, гаҗәеп матур. Әмма ул яңа түгел. Яңа фильмга яңа җыр җитмәде.

Мескен мужик турында эпик фильм

“Мин бик әйбәт, матур, зур кино карадым, - диде кино карап чыккач кинопродюсер Марина Галицкая. - Күрсәтелгән тарихы бик дулкынландыргыч. Андый фильмнар еш тумый. Миңа калса, биредә татар киносына һәм әдәбиятына җитмәгән эпиклык бар. Бу - яңа югарылыкка күтәрелү”, - дип бәяләде ул. Марина зур балыкны күргәч үзенең еларга җитешүен әйтә.

Фильмны төшерүдә продюсер буларак катнашкан һәм төп рольне башкарган Миләүшә Айтуганова фильмның асылына гадирәк карый. “Мин бу ситуацияне үзем аша үткәрдем. Биредә ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр темасына уйланырга мөмкинлек бирелә. Тормышта хәзер мескен ирләр күбәйде. Гаиләсен карый алмаган шундый ирләр аркасында стервалар да күп. Нәрсәгә андый ир? Шуңа күрә мин пляжда аңа бу сорауны бирдем дә: ул “Нигә син мине ташладың?” дип сорагач, “Ә син ни өчен ташланган булуыңны үзеңнән сорап карадыңмы?” дидем. 

“Бу хатын-кызны негатив герой итеп кенә күрсәтергә ярамый. Мин тормышта үзем дә нәкъ фильм героинясы кебек итәр идем. “Мескен”, - дияр идем. Ир кеше көчле булырга һәм тормышка яраклашырга тиеш. Гаиләдә хатын-кыз үзен көчлерәк тоя икән, бу дөрес түгел, - ди ул. - Россиядә көчсез ирләр проблемасы бар. Бәлки, тәрбиячеләрнең хатын-кыз булуыннан киләдер... Мин геройны кимсетергә теләмим. Әмма бит ул чынлыкта да бернәрсә дә эшли белми. Ул беркемгә дә кирәкмәгәнлегенә зарланып утыра, аракы эчә. Кино төшерүче ир-атларыбыз аның уңай булуын күрсәтергә теләделәр, әлбәттә. Янәсе, ул улы хакына үзен корбан итәргә дә риза иде...” (Миләүшә Айтуганова төп геройның малаен коткару бәрабәренә үзенең гомерлеккә утырырга риза булуы турында. - авт.). 

Прокатка кадәр

Миләүшә Айтуганова “Байгал”га прокат таныклыгы алыначагы һәм төрле дестрибьюторлар белән сөйләшүләр барганлыгын әйтте. “Бу - чит илләрдә дә күрсәтә алырлык Татарстан фильмы. Ул бөтен кинематографик стандартларга туры китерелеп эшләнгән, - ди ул. - Фильм бик атмосфералы, ул халыкчан булудан бигрәк фестиваль фильмы. Уйландыра торган. Бәлки, боевикларга өйрәнгән тамашачы өчен кыенрак булыр. Кемдер йоклап китәргә, йә булмаса күңелсезләнергә мөмкин. Чөнки беренче ун минутта ниндидер бер мужик “туда-сюда” йөреп тора, балык чистарта. Әмма бу Россия тамашачысына таныш алым. Звягинцев та шулайрак төшерә”, - ди ул. Шулай да прокат мөмкинлегенә дә ышана.

Герой авылда нигә татарчасын оныткан?

Фильмның һәр татар телле татарның күңелен кыра торган бер факт бар – Галимҗан татарча бик нык акцент белән сөйләшә. Бу Ренат Галимовның татарчасы чамалы булуга бәйле. Мөгаен, ул нинди текст укуын да аңламагандыр дип уйлыйм.

“Бу Галимҗан яшь чагында Казанда яшәгәндә – аны Раил Шәмсуаров уйнаганда - татарчаны яхшы белгән, аннары авылга кайтып Илдар Хәйруллин белән яши башлагач бөтенләй оныткан”, - диде, аптыравын шаяртуга төреп Ркаил Зәйдулла.

Салават Юзеевның хатыны, кинопродюсер Марина Галицкая монда проблема күрми, татар телендә рус акценты белән сөйләшүнең татар телен белүчеләр өчен генә кыенлык тудыруын әйтә.

Миләүшә Айтуганова Галимҗанның рус акценты белән сөйләшүендә проблема күрә. “Критика булачагын беләм, әмма Илдар Ягъфаров моңа игътибар итмәде, - ди ул. – Алар Ренат Галимовны татарчага өйрәтеп карадылар. Барып чыкмады. Фильмны нинди телдә төшерик дип уйлашканда, мин татарча төшерүне якладым. Өч татар интеллигенциясе вәкиле, өч татар шәхесенең балалары русча кино төшерә алмый”.

Киноның премьерасы әле сентябрьдә генә планлаштырылган. Бәлки, Галимҗанны чиста татарча сөйләшүче берәр актер тавышландырыр дигән өмет бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100