Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Батулла дәүләтендә тәртип урнашты: татар теле дәүләт теле дип игълан ителде, улы Нурбәккә рәсми котлаулар килеп иреште, Батуллаларның берсе депутат булырга мөмкин

Батулланың 80 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе – республикада соңгы елларда уздырылган тантаналы юбилей кичәләренең иң яшьләрчәсе, иң җыйнагы һәм шәбе булды. Соңгы елларда татар сәхнәләрендә узган бер юбилей кичәләрен дә калдырмаучы журналист буларак әйтәм – бу чыннан да шулай.

news_top_970_100
Батулла дәүләтендә тәртип урнашты: татар теле дәүләт теле дип игълан ителде, улы Нурбәккә рәсми котлаулар килеп иреште, Батуллаларның берсе депутат булырга мөмкин

Рәсми котлау һәм депутатлыкка "почти" кандидат

Татарстан Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан Дәүләт Советы исеменнән дә Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденын дә ул тапшырды. “Заманында Дәүләт Советына миңа сезнең кебек депутатлар кирәк иде. Хәзер инде булмас... Менә шундый республиканы, аның халкын, телен яраткан, аны белеп-аңлап эш итә торган, алга карап эшли торган кешеләр кирәк”, - диде Фәрит Хәйруллович. Ә Рабит ага нәрсә дип җавап бирде дип уйлыйсыз? Ул үзенең әзерлеген белдерде. Кыскасы, киләсе сайлауларда Рабит ага Батулланы депутат итеп сайлавыбыз мөмкин. Карт димәгез, кичәсендә әле ул уллары белән бергә биеде дә. Сиксән күпмени ул? Рабит аганың әнисе Мөкәррәмә апа бу дөньяда 102 ел яшәгән.


Нурбәкне дә котладылар

Россиянең иң югары театр премиясе – “Алтын битлек” лауреаты булган Нурбәк Батулла да республика җитәкчелегенең беренче рәсми котлауларын әтисе кичәсендә ишетте. Нурбәк Батулланы җиңүе белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев котлады. Фәрит Хәйруллович “Алма агачыннан ерак төшми” дип, тәбрикләү сүзләрен үзе җиткерсә, Минтимер Шәрипович тәбрикләве котлау адресына язылган иде.

Яңа министрның беренче визиты, ягъни залда Ирада Хафизяновна үзе

Шунысы да игътибарга лаек – залда Фәрит Хәйруллович белән бергә Ирада Әюпова да утыра иде. Бу – яңа мәдәният министрының беренче тапкыр “мәдәни дөньяга чыгуы” иде. Әлбәттә, Ирада Хафизяновна Татарстан мәдәниятендә ят кеше түгел. Ул шушы министрлыкта шактый еллар урынбасар һәм беренче урынбасар вазыйфаларын башкарган иде. Ә шулай да аның министр статусында иң беренче Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына килүе, иң милли җанлы язучының һәм милләтпәрвәр уллар үстергән атаның юбилей кичәсенә килүе символик мәгънәгә ия. Кичә ул министр “портфелен” кабул итеп алганда төрле теләкләр һәм киңәшләр ишеткәндер. Алары – кабинетларда. Ә залдан халык белән бергә ул милләтпәрвәр шәхеснең милләт һәм тел турындагы сүзләрен тыңлады. Монысы – мөһим.

Бүректәшләр

Артист язучы буларак, Рабит Батулланың иң якын коллегасы - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. Алар икесе дә профессиональ артист булып, сәхнә аша язучылыкка килгәннәр. Алар һөнәрдәш кенә түгел, ә бүректәшләр дә. Чөнки соңгы елларда Данил Салихов башында да “Батулла бүреген” күрәбез. Бу фактка сценарист та игътибар иткән. Сәхнә экранындагы видеоязма да бүрекләр бердәйлегенә ишарә итте. Данил Салиховның иң кәттә табыннарда гына җырлавы да билгеле. Шәп җырлый, диләр. Батулла кичәсендә ул “үзе язган җырын” сәхнәдән җырларга җөръәт итте.

Батулланың иң зур казанышы – ике ул

Сценарист белән режиссер (алар икесе дә бер кеше – Илгиз Зәйниев) Рабит Батулланың эшчәнлеген берничә блокка бүлгән. Аны язучы, драматург, артист, кинематографист һәм укытучы буларак ачарга тырышкан. Әлбәттә, ярты гасырдан артык иҗат белән шөгыльләнгән кешенең иҗатын 2 сәгатьлек кичәгә сыйдыру мөмкин түгел. Ә шулай да Рабит Батулланың ике иң зур казанышы күз алдында “ярылып ята” иде. Батулла сиксән яшьлегендә язучыдан, артисттан, укытучыдан да бигрәк, иң элек, ата буларак балкыды. Кичәне аның ике улы – Нурбәк белән Байбулат алып барды. Вәт, нинди ул безнең татар егетләре! Егетләрнең диалоглары, аңламассың, әллә Илгиз Зәйниев язып биргән аларны, әллә егетләрнең импровизациясе. Ничек кенә булса да – шәп!

Батулла дәресләре

Рабит Батулла татарларның берничек тә 7 генә миллион булмавы, ә кимендә 10 миллион урыслашмаган татар барлыгы турында кыска гына мәгълүмат биреп үтте.

Толстой елы бит, Рабит ага анысын искәртеп тормыйча гына, Толстойның “Хаҗиморат” әсәреннән “Татарник” турындагы кереш өлешен укыды.

“Гаилә – минем дә дәүләтем. Мин аның Президенты. Хатын – финанс министры. Минем дәүләтемдә татар теле – дәүләт теле”, - дип мең тапкыр кабатланган сүзләрен мең дә беренче тапкыр кабатлады.

Кино

Рабит Батулла татарның үз киносы булырга тиешлеге турында сөйләнеп йөрүче түгел, ә үзе тырышып эшләгән кеше. Гадәттә, сценарийларын язса, “Гыйшык алмасы” кыска метражлы фильмында ул үзе артист буларак төште. Сәхнәгә чыгып аны әлеге фильмны төшерү төркеме котлады. Һиндстанда узган халыкара кинофестивальдә катнашып җиңү символын – йолдызлы статуэтканы аңа фильмның продюсеры Наталья Топал тапшырды.

Моннан берничә көн элек кенә Наталья ханым әллә шул ук, әллә шундый ук статуэтканы фильмның режиссеры Фирүзә Зиннәтуллинага да актрисаның юбилей кичәсендә тапшырган иде.

Котлаучылар һәм котламаучылар

Рабит Батулланы Кытайда яшәүче татарлар котлады - биредә ул бер ун-унбиш ел чамасы булган. Кытай Республикасы белән Татарстан арасында сәүдә вәкиле Әхмәтҗан Галиев тап-татарча итеп матур итеп озак итеп сөйләде. Аның сүзенә "музыкаль мөһерне" Базарбай Бикчәнтәев сукты - җырлады. 

Рабит Батулланы Лена Бичарина җыр белән котлады. Алып баручы Батуллалар Рабит Батулланың керәшеннәрне яратуы һәм керәшен кодасы булуын әйтеп куйдылар. 

Әлбәттә, Щепкинчылар котлады. Азаялар. Араларында күптән түгел генә юбилеен билгеләп узган Нәҗибә Ихсанова белән яңарак кына ике китабының презентациясен уздырган Әхтәм Зарипов күренмәде. 

Тинчуриннар сценарийга сыймаганнармыдыр шунда. Бу театрда Рабит ага баш режиссер иде бит. Театр артисты Гүзәл Гарәпшина сәхнәгә менеп чәчәген биреп, Рабит аганы кочаклап, рәхмәтләрен әйтеп төште. Афәрин!  

Биеде

Әйе, Рабит Батулла ике улы белән бергә биеде дә әле. Кичәнең ул биегән блогы “Батулла-тургай” дип атала иде. Башта Нурбәк әтисеннән тургай булып сайравын үтенде. Сайрады Батулла ага.

Әллә кайсы заманнарда “Кичке әкиятләр” тапшыруы алып барганда сайраган кебек сайрады. Ул сайраган заманнарда безнең кырыкны узганнар буыны бала гына иде. Батулла аганың телевизордан әкиятләр сөйләгәне әле дә хәтердә һәм шул хәтер яңарды.

Батулланың сайравын Нурбәкнең сәхнәдәш дусты Ислам Вәлиев яздырып алды да, шул музыка ша ике яшь Батулланың башта олырагы, аннары яшьрәге биеде. Ә аннары уртага Батуллаларның сиксәндәгесе чыкты. Ә бит сәхнә артында тагын бер Батулла мәш килгән ди. Их, анысы җитмәде бу өч Батулла янына. Сүзем Нурбәкнең улы Туран турында.

Рабит Батулланың юбилей кичәсен “Татар-информ” онлайн күрсәтте. Театрга килә алмаганнар һәм онлайн карау мөмкинлеге дә булмаганнар видеоязмасын карый ала. Шәп кичә иде. Яшәсен Батуллалар!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100