Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бөек татар теле, бөек татар музыкасы!" Артур Исламов белән Эльза Заяри концертыннан мизгелләр - видео

Математик гамәл белән генә аңлат дисәгез, “Эльза Заяри + Артур Исламов = могҗиза” дияр идем. Концертка барыр алдыннан үз-үземә “ни өчен мондый концертның әле булганы юк дип әйттеләр икән” дигән сорау бирдем. Нәрсә белән шаккаттырырлар икән дип уйландым. Эльза Заяри белән Артур Исламов тамашачыларын ике сәгать дәвамында бертуктаусыз хис-тойгы дөньясында кайнаттылар: кеше хистән нинди реакция кичерсә, концертта да шуны кичерде - елады, көлде, тойгылардан калтыранып, күз яшьләре агызды, "каз тәне" чыкканын сизде, эйфориягә чумды...

news_top_970_100
"Бөек татар теле, бөек татар музыкасы!" Артур Исламов белән Эльза Заяри концертыннан мизгелләр - видео

Иң матур чәчкәләрдән генә торган бәйләм!

Тамашачыларның бөтен хисләрен шигъри юлларга Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев салган:

Концерт тыңлыйм. Ниләр әйтим Эльза белән Артурга?

“Сезнең җырлардан күңелемнең офыклары яктыра,

Сезнең җырлар киләчәккә ышанычны арттыра”.

Бу кичтә зыялылык, моң, затлылык, мәгънәлелек, илаһилык, җылылык һәм рәхәтлек булды. Бу күренешләрнең барысы бергә җыелган мәле соңгы тапкыр моңарчы кайчан булды икән, хәтерләмим дә. Җырларның уйлап кына сайланып алынуына, тере оркестрга кушылып, киңкырлы масштабта профессионалларча башкаруны тыңлауга сусаган идем. Бу концертта мин эстраданы да, опера, рок, поп, электрон жанрдагы музыканы, башкаруны ишеттем. Эльза Заяри белән Артур Исламовлар тамашачыларга чыннан да иң-иң матур чәчкәләрдән генә торган бәйләм әзерләгән бит! Шулкадәр юнәлешнең берләшүен татар эстрадасындагы тагын кайсы шәхеснең концертында җанлы рәвештә ишетеп була? 

Халык мондый дәрәҗәдәге концертларга кайчан залларны тутырып йөри башлар икән?

“Бүгенге концертыбызга җырның, моңның асылын, бөеклеген аңлый торган тамашачылар килде. Эльза, ышанасыңмы, шундый җылы тамашачыларны күргәннән соң тагын да рухланып җырлыйсы, иҗат итәсе һәм янып яшисе килә башлады”, - диде сәхнәдән Артур Исламов

Артур белән Эльза Исламовлар ике сәгать дәвамында бертуктаусыз җырлады, әмма барыбер җитмәде. Ихлас, рәхәт һәм затлы. Үземне башка планетада кебек хис иттем. Безнең горурланырлык чын җырчыларыбыз бу. Әмма күңелдә бер генә сорау калды: халык мондый дәрәҗәдәге концертларга залларны тутырып кайчан йөри башлар икән?

“Шунысы сөендерә: талантлы иҗатчыларыбыз бар, димәк, бөек татар шигъриятенең киләчәге бар дигән сүз!” – диде Артур Исламов. Рүзәл Мөхәммәтшин белән уртак җыентык әзерләүләрен дә әйтте. Концертта яңа авторлардан яшь композитор Миләүшә Хәйруллина, шагыйрә Гөлүсә Батталованың өр-яңа үзенчәлекле җырлары тәкъдим ителде.

Сәхнәдә исә “Театр на булаке” оркестры уйнады, композитор, аранжировщик Ильяс Камал дирижерлык итте. “Ильяс татар профессиональ сәнгатен югары ноктада тотучы шәхес, ул бөек композиторларыбызның традицияләрен дәвам итә”, - дип шәрехләде Артур. Яшьләргә афәрин генә диясе килә!

Залда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та бар иде. “Бу җыр турында әле белми, язылганын да белми ул”, - дип шаяртты Артур. Ильяс Камал музыкасына язылган “Сөеп туймаган йөрәк” җыры яңгырады.

Бу юлларны татар дөньясы яңалыклары белән кызыксынып барган кеше, һичшиксез, белә:

Кем идек, кем булдык?

Кемнәрне югалттык, җаннарны елаттык?

Тәкъдире шулдыр дип

Күңелне юаттык, яхшыга юрадык...

Ул Артур Исламовның Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән бергәләп җырлаган "Кем идек" дуэтыннан өзек. Әлеге җыр да концертта башкарылды.

“Артур белән бергә дуэт башкарырга хыял бар иде. Ул Филармония сәхнәсендә чынга ашты һәм Сез аның беренче шаһитләре”, - диде Филүс Каһиров.

“Чит илләрдә еш булырга туры килә, булдыра алганча, татар җырын, татар моңын чит илләрдә күрсәтергә тырышабыз. Әйтергә кирәк, чит ил тамашачысы яратып, җылылык белән кабул итә, чөнки ул бөек татар теле, бөек татар музыкасы!” – диделәр Эльза белән Артур һәм “Гасырлар үткән Казан” җырын бүләк иттеләр.

“Без Артур белән Казанда укыдык, Казанда тормыш һәм иҗат юлыбыз башланды, чит илләрдә матур җирләр күрсәк тә, әмма аларның берсе дә Казанга җитми”, - диде ахырдан Эльза Заяри.

Ә хәзер, әзерлек процессына кире кайтыйк. Концерт башланганчы ук сәхнә артына үттем. Башланырга әле бер сәгатьтән артык вакыт булса да, музыкантлар кайсы кая йөгерешә, һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Ә инде юлыма иң беренче булып Филүс Каһиров белән Эльмир Низамов очрады. Алар белән капма-каршы утырып, әңгәмә корып, сөйләшеп алдым.

Безнең концертларыбыз ничек үтәргә тиеш дигәндә, Артур белән Эльзаның концертын мисалга китереп була”

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Эльза белән Артур башкарган җырларны безнең эстрадабызның 95 проценты башкарып чыга алмый дип саный. Филүс белән килешмичә мөмкин түгел. Тел очындагысын әйтте дә салды.

– Филүс, Артур белән Эльза иҗатларына нинди бәя бирер идегез?

– Артур белән Эльзаның иҗади яктан үсүләре күз алдымда булды. Без Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бергә белем алдык, алар бер курска түбәнрәк укыды. Артур белән Башкортстанда үткән “Дуслык моңы” дигән конкурста катнашып, икебез дә лауреатлар булып, танышып киттек. Дуслыгыбыз шул дәвердән башланды.

Артур кайсы гына юнәлешкә, жанрга тотынса да, ул аны югары дәрәҗәдә эшли, чөнки Аллаһы Тәгаләдән, әти-әнисеннән дә аңа күп осталык, талант бирелгән. Татар җыр сәнгатендә генә түгел, дөньякүләм танылган классик әсәрләрендә һ.б. жанрларда да үзен яхшы хис итә. Эльза да нәкъ шундый. Алар бер-берсенә туры килгәннәр дип уйлыйм. Эльза да нинди җырга тотынмасын, аны күңеленнән үткәреп башкара.

Бүген аларның тәүге концертлары. Казан тамашачысы каршында ул зур имтихан. Шушы сынауны аларга исән-сау гына яхшы гына тапшырып чыгарга телим. Исән-сау сүзе – җырчыларда ике тавыш ярлары яхшы гына эшләсен, кыен хәлгә калдырмасын дигәнне аңлата.

Миңа калса, әлеге концерт сәнгатькә, тамашачыга карата да мәхәббәт белән сугарылган. Ул теләк һәм осталык белән оештырыла. Тамашачыларыбыз моны аңлар һәм кабул итәр дигән өметтә калам. Киләчәктә дә ул традицион концертларына әйләнсен иде, чөнки оркестр белән тере тавышка, тере музыка уен кораллары белән куелган концертлар бүгенге көндә бик сирәк. Ул татар сәнгатенә бары тик файда гына өсти торган концерт. Безнең концертларыбыз ничек үтәргә тиеш дигәндә, Артур белән Эльзаның концертын мисалга китереп була.

– Гадәти эстрада концертыннан төп аермасы нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Монда белем дә, чын югары сәнгать тә бар. Алар башкарасы җырларны безнең эстрадабызның 95 проценты башкарып чыга алмый. Берсе дә. Шуннан чыгып әйтеп була инде. Моның өчен тырышлык, кызыксыну һәм берникадәр (опера театры сәхнәләрендә) тәҗрибә дә кирәк. Иң мөһиме – тәҗрибә һәм белем.

“Кинәт кенә күчеп китәсең һәм шул вакытта адреналин килеп тора”

– Сез опера сәнгатендә җырлап караган һәм эстрадада да җырлаган кеше. Икесе ике төрле юнәлеш. Ни дәрәҗәдә авыр ул?

– Операда җырлап караган гына түгел, мин әле дә җырлыйм. Киләчәктә дә әле, Алла боерса, шушы юнәлештә эшләргә планнар бар, теләк тә бар, билгеле, чакырулар да бар.

Берсеннән икенчесенә күчәргә җиңел түгел, ләкин ул кызык. Син әле генә халык алдында бер төрле юнәлештә. Кәефне үзгәртү дисәм, дөрес булыр микән. Гомумән, кинәт кенә күчеп китәсең һәм үзеңә дә шул ук вакытта адреналин килеп тора. Аллага шөкер дип әйтәм, күчә алабыз, монысын да, тегесен дә җырлыйбыз.

Һәр әсәрне яратып башкарганда да манераны үзгәртергә була, ул җиңел түгел, әлбәттә. Моңа тамашачылар да ярдәм итә, чөнки аларга да төрле юнәлештә бару ошый.

“Мин эстрадада белемле кешеләр яклы!”

– Эстрадада үзешчәннәр бар, алар әллә кайда күренеп тора. Шул ук вакытта Сез әйткән “белемле” артистларыбыз да бар. Татар эстрадасы концертларын үзешчәннәр куйсынмы, әллә белемлеләрме? Сез кайсы яклы?

– Әлбәттә, белемле кешеләр! Миңа калса, татар җыр сәнгате бөтен җирдә профессиональ дәрәҗәдә барырга тиеш. Нинди генә юнәлеш булмасын. Шуңа күрә мин белем яклы, аны үстерү ягында. Шәхсән кемнәргәдер әйтмим, ләкин Артур белән Эльза концерты сәнгатьне үстерү ягында дип уйлыйм.

Киемне аласыңмы, нәрсә генә булса да, тамашачы күзлегеннән карап әйтергә кирәк. Халык килгәч, синең өс-башыңа да карап, хушланып утырырга тиеш, җырларың, репертуарың, сәхнәдә булган барлык бизәлеш, куелган утлар, тавыш, кырыклап, иллеләп кешедән торган тере музыка уйнала икән – шулай ук рәхәт. Күпме кеше сәхнәдә эшли, тамашачыга бу мәслихәт дип уйлыйм. Бөтенесе дә алдан уйланган булырга, тамашачы әлеге концерттан ләззәтләнеп кайтып китүне уйлап эшләнергә тиеш.

“Монда җанлы тавыш кына түгел, бөтен нәрсә җанлы!”

Икенче әңгәмәдәшчем – танылган композитор Эльмир Низамов. Ул опера белән эстраданың еш кына бер-берсенә каршы килүен, ә бу очракта, ярдәм генә итүен белдерде. Яхшырак әйтеп тә булмый, опера белән эстрада сәнгате бу кичтә берләшкән гармония иде.

– Сез, композитор буларак, Артур белән Эльзаның җырчы буларак үсүләрен күрдегез. Бу үсешне ничек бәяләр идегез?

– Мин Артур һәм Эльзаның иҗатына бик югары бәя бирәм. Мәсәлән, мин төрле музыка язам, проектларда катнашам, миңа төрле жанрларда эшләү кызык. Алар бу яктан шулай ук универсаль артистлар, бөтен жанрда да алар булдыра. Андый шәхесләр бик сирәк була.

Бердән, алар икесе дә опера җырчылары, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшлиләр, шул ук вакытта эстрада, төрле жанрда да экспериментлар алып баралар. Аларның сәләтләрен югары бәялим.

Әле генә уйлап утыра идем. Эльзага багышлап язылган “Мәхәббәт иле” дигән иң беренче җырым язылганга да инде биш ел үтеп киткән. Бүген ул концертта яңгыраячак. Ә инде быел мин махсус Артур белән Эльзага багышлап дуэт яздым, “Күзләр сөйләште” дип атала ул. Нәрсә дип әйтәсем килә, яхшы җырчы ул гел илһамландыра.

Артур “Алтын Казан”, “Кара пулат” мюзиклларында да җырлады. Артур белән без музыкаль театр сәхнәсендә дә якын танышлар. Шуңа күрә алар минем тормышымда зур урын алып торалар.

– Концертка килгәндә, Артур белән Эльзаның ничек итеп әзерләнгәннәрен күреп торгансыздыр...

– Аларның төп максаты – концертта оригиналь, яңа җырларны җырлау иде. Артур җырларны үзе дә яза. Безнең җырчылар еш кына танылган җырларны башкарырга тырыша, чөнки аны халык та тиз кабул итә, ярата. Ә яңа репертуар белән чыгар өчен аерым кыюлык кирәк, куркып торырга кирәкми. Эльза белән Артурда шундый кыюлык бар. Мин аны белеп тордым һәм шуның өчен дә аларны мактыйм.

“Алар музыкасыз яши алмый”

– Артур белән Эльзаның үзенчәлеге нәрсәдә дип саныйсыз?

– Мин башка эстрада йолдызлары белән чагыштырмас идем, әмма мин аларны зур профессионаллар дип саныйм. Алар музыканы ярата. Күрешкән вакытта да гел музыка турында сөйләшәбез, җырлыйбыз. Мәсәлән, бай тавышлы җырчылар бар, үз тавышларын саклап кына, зур сәхнәдә, зур концертларда гына чыгыш ясыйлар. Эльза белән Артур кайда гына булса да бөтен җирдә концерт куя ала, алар музыкасыз яши алмый. Шул сыйфатларын яратам, мин үзем дә шундый. Шуңа күрә бүген дә тамашачы музыкага булган мәхәббәтләрен ишетер һәм күрер дип уйлыйм.

Бу концертта бит алар гына түгел, оркестр, яхшы музыкантлар да бар. Казанда концертлар күп, ә тере оркестр белән эстрада концертлары (опера яисә симфоник сәнгатен әйтмим) еш булмый, алар елына берничә тапкыр гына куела. Артур белән Эльза үз теләкләре, көчләре белән шундый концертны оештыралар. Башка эстрада концертлары белән ул шуның белән аерыла. 

Бездә бит әле еш кына җанлы тавышны да ишетеп булмый, ә монда җанлы тавыш кына түгел, бөтен нәрсә җанлы!

Опера белән эстрадада җырлау, бер яктан, күчү дә. Икенче яктан, опера белән эстрада бер-берсенә йогынты да ясый. Минемчә, Эльза белән Артурның опера һәм эстрадада универсаль булулары шул: эстрадада булу опера иҗатына ярдәм итә, ә операда булганы эстрадага. Опера белән эстрада еш кына бер-берсенә каршы килә, ә бу очракта, ярдәм генә итә дип уйлыйм.

“Мин аны энекәш дип кабул итәм

Фойеда йөргәндә үк җырчы Илнар Ялалов күземә чалынды. Янына килеп, аралаша башлагач, Артур Исламов белән балачактан бирле бергә үскәннәр булып чыкты!

– Артур минем якташым. Аны кечкенә чактан ук беләм, аның әнисе безнең балалар бакчасының директоры булып эшләде. Туганнан алып хәзерге көнгә кадәр аралашабыз. Ул миннән бераз кечерәк, шуңа күрә мин аны энекәш дип кабул итәм. Баштан ул баянда уйный башлаган иде. Мин аны күпкырлы талант иясе дип әйтер идем. Үзенең сәләтен опера театрында алдынгы партияләрне башкарып, тамашачыларга җиткерә. Эстрадада да үзенең урынын алып тора. Эльза белән алар пар килгәннәр.

Кеше буларак Артур ярдәмчел, гаиләсен ярата. Төпле, тырыш, бар яктан да уңган егет. Гади авыл егете, Мариинский театрларга кадәр барып җиткән җырчы! Күп кенә илләрдә чыгыш ясады. Белеме дә аның бар, остазлары – Альбина Шаһиморатова һәм Клара Хәйретдинова.

Үзем дә профессионал җырчы булганга күрә иҗатына уңай карыйм. Алар Эльза белән икесе дә профессиональ җырчылар, икесе дә бер-берсенә туры килеп торалар. Татар дәүләт опера һәм балет театрында бергә эшлибез. Аларның концертына тормыш иптәшем Ләйсән белән рәхәтләнеп теләп килдек. Күптән түгел генә әле без алар белән бергә гастрольләрдә Голландиядә булып кайттык, әле биш көн генә үтте. Бик шәп концерт булды дип уйлыйм, аларның стильләре, җыр башкарулары бик үзенчәлекле, кабатланмас.

Алар һәрбер яңа җырларын яңа сулыш кертеп башкара. Кызыклы һәм матур җырлар яңгырады, аларга бары тик уңышлар гына телим.

“Тамашачылар күзләрен бер мизгелгә йомып алган кебек кенә булсын өчен тырыштык”

Концертыбызның төп геройлары белән дә күрешү насыйп булды. Эльза Заяри концертны ни өчен “Бер сулышта” дип атаганнары, нигә алып баручы булмаганы һәм киләчәккә планнарын сөйләде.

– Эльза, ни өчен концерт “Бер сулышта” дип аталды?

– Тамашачы өчен концертны яңа форматта күрү кызыклырак булыр дигән карарга килдек. Халык тәнәфескә ияләнгән инде, ул сузыла. Ә монда без җиңеллек белән бер сулышта үтәчәк концерт әзерләргә булдык. Тәнәфессез булганда концертның башыннан азагына кадәр тамашачы хәтта тирән итеп тын алырга да өлгерми, ә инде ул беткән була. Мондый формат чит илдә бик популяр, тамашачыларга да ул җиңел бирелә, концерт озакка сузмыйча карала.

Артур белән тормышыбыз, иҗади юлыбыз бер сулышта кебек үтә. Шул хисләр һәм эмоцияләр белән без тамашачыларыбыз белән дә уртаклашырга теләдек.

– Концерт программасына килгәндә, ул ничек төзелде, нәрсәгә игътибар бирелде? Кемдер шигырь укучыны, алып баручыны чыгара. Сезнең ничегрәк булды?

– Гадәттәгечә стандартлар буенча кабул ителгәнчә булмады. Безнең бер алып баручыбыз да юк, концертны без үзебез алып барабыз. Кешеләргә моңсу булмас өчен җиңел генә, озакка сузмыйча алып барабыз. Алар күзләрен бер мизгелгә йомып алган кебек кенә булсын өчен тырыштык.

Концерт оештыру өчен озак әзерләндек, программаны төзегәндә дә сайландык, чөнки иҗади тормышыбызда да күп әсәрләр җыелды. Эстрада сәхнәсендә башкарган иң яхшыларын гына тамашачыларыбызга бүләк итәргә теләдек. Программага татар композиторларының әсәрләре дә, яңа авторлар тарафыннан язылганнары да керде, шулай ук Артур үзе язган җырлар һәм кроссовер (синтез, классик музыка элементларының поп, рок һәм электрон музыка белән бергә гармонияләшүе – ИТ) жанрында язылган чит ил җырлары да кертелде.

– Костюмнар җырның тематикасын истә тотып сайландымы?

– Әйе, бер-беребезнең костюмнары туры килерлек, гармония булырлык итеп сайларга тырышабыз. Стильгә дә игътибар бирәбез. Сәхнә традицияләрен һәрвакыт истә тотабыз. Киемнең якты булуы түгел, ә зәвыклы һәм тәмгә килеп сайланып алынганы мөһим.

“Иң мөһиме – көч һәм сәламәтлек җитсен”

– Беренче концерт, мөгаен, беренче имтихан биргән кебектер. Нинди хис-кичерешләр кичерәсез?

– Без бик нык дулкынланабыз, чөнки концерт оештыру бик кыен әйбер. Без әле генә Европадан кайттык, бер ай буена гастрольләрдә идек. Хәзер бөтенләй икенче жанрга күчәбез, чөнки ул эстрада концерты. Әлбәттә, дулкынланабыз һәм борчылабыз.

– Киләчәктә дә бу юнәлештә эшләвегезне дәвам итәргә телисезме?

– Шулай ук эшләячәкбез, концертлар куячакбыз, җырлар иҗат итәчәкбез. Бездә тормышка ашырасы яңа һәм кызыклы проектлар күп, ул рок та, эстрада проекты да булачак. Планнарыбыз зурдан, иң мөһиме моңа көч һәм сәламәтлек җитсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100