Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның 1995 елгы әңгәмәсе: "Концертыма татарлар да, башкортлар да, руслар да килә - миңа барысы да бертигез"

"Татарстан яшьләре" газетасы 1995 елның 21 мартында Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән чыккан әңгәмәне укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Җырчы җыр, көй, моң турында фикерләре белән уртаклаша, татар җырының киләчәге турында уйлана.

news_top_970_100
Айдар Галимовның 1995 елгы әңгәмәсе: "Концертыма татарлар да, башкортлар да, руслар да килә - миңа барысы да бертигез"

(Җырчы белән Фәргать Дәүләтҗан сөйләште)

- Айдар, син яшь җырчылар арасында бүген иң популярлардан. Үз мисалыңда әйт әле: җыр чишмәсе каян башлана?

- Мөгаен, гаиләдәндер. Безнең гаиләдә, мәсәлән, татар җырын яратмаган кеше юк. Әти менә дигән итеп гармунда уйный, әни җырларга һәвәс. Таввышы матур. Мин авылда, ямьле табигатьле җирдә үстем. Моның да тәэсире бардыр, билгеле.

- Үзең, гаиләгез турында сөйләп китсәң иде.

- Мин 1968 елның 23 февралендә Миякә районында Олы Кәркәле авылында туганмын. Бу Башкортстандагы татар авылы. Балачагым шунда үтте. Гаиләбез зур түгел. Әтием шофер, әни мәктәптә татар теле укыта. Әле дә эшлиләр. Миннән олырак апам бар, кияүдә. Үзем дә гаиләле. Уфада яшибез. Дүрт яшьлек кызыбыз бар, Гүзәл исемле. Хатыным Зилә - балалар бакчасында тәрбияче. Үзем күптән түгел оешкан җыр студиясендә мәш киләм.

- Айдар, Башкортстанда татар мәдәнияте кысыла дип сөйлиләр. Шул ук вакытта әлеге республикадан күп кенә татар җырчылары чыга тора. Бу парадоксны син ничек аңлатыр идең?

- Кысалар-кысмыйлар - анысы бүтән мәсьәлә. Ә менә җырчыларның күп булуын мин Башкортстанның ямьле табигате белән бәйләп аңлатам. Башкортлар һәм татарлар элек-электән бергә яшиләр, бергә эшлиләр, татар һәм башкорт җырлары алмашып көн итәләр. Минемчә, бу хәл ике халыкны да баета гына. Кысу дигәннән, анысы да булды. Шул кысуның беркадәр файдасы да тимәдеме икән? Чын талант бит һәрвакытта да киртәләр җимереп чыгып килә, халык мәхәббәтен яулый. Бүген исә хәлләр бераз бүтәнчәрәк: һәркемгә дә юллар ачык, уңыш бары тик үзеңә генә бәйле.

Мин тыңлаучыларны милләтенә бүлеп карамыйм. Концертыма татарлар да, башкортлар да, руслар да килә. Миңа барысы да бертигез.

- Айдар, син бик хисле итеп җырлыйсың. Җырга бөтен күңелеңне саласың кебек.

- Ә бүтәнчә ярамый да. Күңелеңне биреп җырламасаң, башкарган җырың тыңлаучы күңеленә барып җитми. Кайчагында артыгы белән дә бирелеп китәсең. Аннары икенче көнне бөтенләй хәлсезләнеп йөрисең.

- Андый чакларда кайбер артистлар ярдәмгә "кайнар" эчемлекләр кулланалар. Ә син?

- Алла сакласын! Арыганлыкны алкоголь белән юу - артык җиңел юл. Ул юл упкынга илтә. Көннәрнең җиңеле булмый диярлек, димәк, көн саен эчеп кенә хәл табасың икән, сазлыкка таба атлыйсың дигән сүз. Яшь кеше, яшь тән моңа аеручы тиз бирешә.

- Син тирән эчтәлекле, киң мәгънәле җырларга өстенлек бирәсең кебек.

- Дөресен әйткәндә, бер көнлек җырларны бөтенләй дә җырламас идем, ләкин андыйлар да җырлана. Дөрес, күп җырларның көе матур, әйбәт яңгырый, тиз истә кала. Шулай да, әгәр сүзләрендә тирән мәгънә юк икән, халык андый җырны тиз оныта. Бер-ике ел - һәм җыр инде юк та...

- Миңа калса, синең җырларыңда ислам диненә аваздаш рухият, хәтта руханилык бар. Синең дингә карашың ничек?

- Үземне чын дини кеше дип әтә алмыйм. Мин - гади бер егет, барыбызга да таныш системада тәрбия алганмын. Ислам диненә хөрмәт белән карыйм. Бәлки шуңа күп җырларымның эчтәлеге, сүзләре, яңгырашы дингә аваздаш тоеладыр.

- Сине бүгенге татар эстрадасының йолдызы дип атыйлар. "Йолдыз чире" кагылмадымы үзеңә?

- Мин үземне татар эстрадасының иң якты йолдзы дип әйтә алмыйм. Әле мин беренче адымнарымны гына атлыйм, зур юлга чыктым гына. Бик тиз кабынып, бик тиз сүнәргә дә мөмкин бит. Йолдызлыкка әле иртәрәк. Ә "йолдыз чире"нә килгәндә, анысы канымда юк дип беләм. Үз халкымнан, үз тыңлаучымнан аерылмыйсы иде. "Йолдыз чире" - шул аерылу бит инде ул. Үз аудиториясеннән аерылган артистның көннәре санаулы була. Мин курыкмыйча әйтә алам: сез тыңлаучыларым барында - мин дә бар!

- Айдар, бераз гына әдәпсезрәк сорау бирим әле: бүген синең матди хәлең ничегрәк?

- Мондый сорау да бирелергә мөмкин. Мин үземне бик бай димәс идем, шулай ук фәкыйрь дә түгелмен. Үз яшемә күрә начар яшәмим. Гаиләмне туендыра алам. Машинам бар. Күптән түгел Уфада өч бүлмәле фатир алдым. Түрәләр аша түгел, дуслар ярдәме белән.

- Машинаң нинди маркалы?

- Тугызлы "Жигули".

- Хакимимят белән дуслыгың бармы?

- Уфадагы хакимият даирәсе миңа бераз сагаебрак карый - мин бит берәүгә дә буйсынмыйм, мәдәният министрлыгы "түбәсе" астына да, филармониягә дә кермим. Димәк, алар мине идарә итә алмыйлар. Биредә,, Татарстанда да, хакимият белән бернинди элемтәм юк. Дөрес, концертыма түрәләр дә киләләр.

- Кыенлыкларга да карамастан, шактый уңышлы эшлисез. Беренче видео-клип та төшергәнсез дип ишеттем.

- Әйе, Уфада "Ай алкалы татар кызы" дигән беренче клипны төшергән идек. Көз көне аны Татарстан тамашачысы да телевизордан күргәндер. Шул язма Төркиягә дә китәр, мөгаен.

- Димәк, татар эстрада җыры үз чикләребезне атлап үтеп, бүтән илләргә дә чыгачак?

- Андый теләк бар. кулдан килсә, әлбәттә. Һәм без моңа лаек була алсак... Киләчәк күрсәтер. Ә хәзергә - эшлисе дә эшлисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100