Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Исламов белән Эльза Заяри: "Бу концерт - татар эстрадасының яңа дәрәҗәсе булачак"

15 ноябрьдә, ирле-хатынлы җырчылар Эльза Заяри белән Артур Исламов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә “Бер сулышта” дип аталган концерт программасын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Артур Исламов белән Эльза Заяри: "Бу концерт - татар эстрадасының яңа дәрәҗәсе булачак"

Заманында “Алканат” рок-төркеме белән танылган, иҗат карьерасын опера җырчысы буларак уңышлы дәвам иткән Артур Исламов һәм быел Глинка конкурсы лауреаты булган, Россиянең яшь һәм өметле опера тавышы дип танылган Эльза Заяри бүген булырга тиешле яңа татар эстрадасының идеаль өлгесен тәкъдим итәчәк.

Артур Исламов: Безнең иртәгә бик кызыклы концерт көтелә. Әле бер артистның да Татарстанда мондый форматта эшләгәне юк. Монда оркестр белән тере тавыш кына булачак. Без татар эстрадасының элеккеге традицияләрен саклап калу һәм яңа үсеш юлларын тәкъдим итү максатын куйдык.

Эльза Заяри: Репертуарыбызда опера җырлары күп булса да, аларның берсе дә бу концертта яңгырамаячак. 

Без татар вокаль мәктәбе традицияләрендә эстрада жанрында концерт бирәбез.

Дирижер Ильяс Камал (ул концертта "Театр на Булаке" оркестры белән дирижерлык итәчәк): Мин бу концертны татар эстрадасының яңа дәрәҗәсе дип саныйм. Безнең татар эстрадасында электән үк эстрада-симфоник оркестры белән чыгыш ясаулар булган. Кызганыч, ул алым соңгы елларда югалып бетте. Тере оркестр белән заманча эстрада концерты кую безнең хыял иде. Милли традицияләрне саклап, яңа дәрәҗәгә менәсе иде. Максатыбыз шушы. 

"Планкабыз югары"

Артур Исламов: Популяр җырлар өстенлек алган вакытта мондый жанрдагы концертны оештыру бик авыр. Монда сүз иҗат һәм акча эшләүнең аермасы турында бара. 

Җырчылар арасыннан бик аз кеше бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнә. Өч көнлек җыр өчен өч тиенлек шигырь язып, тиз генә унбиш җыр яздырып, концертларга чыгып китәләр. Ул җырның көе дә, мәгънәсе дә юк. 

Элек нинди матур көйләр бар иде. Элеккеге еллардагы көйләрне әле дә көйләп йөрибез. Алар матур. Хәзер җыр язучыларның җырга мөнәсәбәте үзгәрде. Алар берничә ноталык “зарисовочка” язалар. Көй белән сүзе туры килми, аранжировка турында әйтәсе дә юк. Ә иҗат ул - үз тавышыңа һәм образыңа туры килә торган текстлар табу, аны яза алган шагыйреңне табу, композиторыңны эзләү. Алар бөтенесе профессиональ булырга тиешләр. Бөтен кеше моның белән шөгыльләнми, чөнки тиз генә акча эшлиселәре килә. Иҗат турында берәү дә уйламый. Аннары җырларыбыз начар дибез. 

Без иҗат белән шөгыльләнәбез. Үзебезгә хас булмаган җырлар җырламыйбыз. Без профессиональ аранжировка осталары һәм тавыш режиссерлары белән эшлибез. Планкабыз шундый һәм без ул планкадан төшә алмыйбыз. Безнең сәнгатьне күтәрәсе килә...

Ә акча?..

"Әлбәттә, акча да кирәк. Ләкин бит иҗат белән дә акча эшләп була. Әлбәттә, концерт оештыру проблемалы әйбер. Бездә дусларыбыз, безнең иҗатны чын күңелдән яратучылар булыша", - диде Артур.

Эльза-Артур дуэтында локомотив кем?

Артур Исламов: Музыкаль яктан безнең дуэтның локомотивы мин. Җырлар язам һәм эшкәртәм. Профессиональ дәрәҗәм җитеп бетмәсә, Ильяс Камалга мөрәҗәгать итәм. Репертуарны да мин тәкъдим итәм. Ә соңгы штрихларны Эльза куя. Ничек җырласаң матуррак буласын ул яхшырак белә.

Артур белән Эльза - уникаль җырчылар

Эльза Заяри һәм Артур Исламов: Төп эшебез – опера. Без опера җырчылары. Ә опера җырчыларына җыр жанрында эшләү авыр бирелә. Без исә аны җырлый беләбез. Опера җырчыларын алсак, җыр жанрында эшләүчеләр, бәлки, Татарстанда без бердәнбердер. 

Без бер ай буе Европада “Кармен”ны җырладык. Ике-өч көн эчендә без башка стилистикага күчеп эшләргә тиеш булабыз. Европада без тавышыбыз белән залларны тутырып эшлибез. Хәзер без тавышыбызны яңадан җыеп, җыр жанрына күчерергә тиеш. Бу профессиональ яктан бик авыр, аның өчен дөрес җыр мәктәбе булырга тиеш.

"Фонограмма ул алдау"

Артур Исламов: Хәзерге татар эстрадасын күзәтмим, анда үзем тыңларлык җырларны белмим. Фонограммага авыз ачып тору – ул халыкны алдау, фальшь. Кеше синең концертыңа билет алып килгән, ә син аны алдап, авыз ачып торасың. Ул бит сизелә. Аның энергетикасы юк. Әгәр инде авырып киткәнсең икән, тавышың бетсә, концертны кичектереп торырга кирәк. Мин тере тавыш яклы!

Бу чын эш! Бу Америкада, Англиядә поп артистлар өчен гадәти эш. Алар япон тактасына ритм яздырып эшләмиләр. Майкл Джексонның беркайчан да фонограммага җырлаганы булмады, мәсәлән. Ул ике сәгать сәхнә буйлап чабулап йөргәндә аңа тере музыкантлар уйнады. Бу – иҗат! Үзен хөрмәт иткән җырчы шуңа омтылырга тиеш.

Артур Исламов белән Эльза Заяри төп тамашачысы итеп 30+ яшендәгеләрне күрәләр. Җырчылар концерт программасын яз көне кабатларга планлаштыра.

“Десертка” Артур Исламовтан бер яңалык...

Артур Исламов: Мин рок-проект әзерлим. Бу яңа төркем булачак, бәлки сольный рок-проектым булыр. “Алканат” стилен дәвам итәсем килә. Бу юлны – рок юнәлешен югалтырга ярамый. “Алканат” юк инде, әмма яңа җырлар күз алдыма килә. Хәзер музыка нык үзгәрештә, мин ул үзгәрешләрне бик күзәтәм.

... һәм Эльза Заяридан бер яңалык

Эльза Заяри: “Артур белән уртак концертыбыз үткәннән соң икенче концертыбызга әзерләнә башлыйм. Россия Президенты илнең иң яхшы, өметле яшь опера тавышларын җыеп, Австриядә зур концертка җибәрү өчен грант бүлеп биргән. Концерт өчен бөтен Россиядән нибары дүрт тавыш сайлап алынган – баритон, тенор, меццо-сопрано, сопрано. Без Венада симфоник оркестр белән чыгыш ясыйбыз. Чайковский репертуарын башкарабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100