Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтай егете Артем Зиннәтуллин: Милли-мәдәни үзәкләрнең бурычы – кешеләргә үз милләте казанышлары белән танышырга мөмкинлек тудыру

Алтай крае Барнаул шәһәрендәге татар милли-мәдәни үзәгендә "Яшь йөрәкләр" татар яшьләре клубын җитәкләүче Артем Зиннәтуллин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюда Алтай төбәгендә татарларның милли-мәдәни көнкүреше турында сөйләде.

news_top_970_100
Алтай егете Артем Зиннәтуллин: Милли-мәдәни үзәкләрнең бурычы – кешеләргә үз милләте казанышлары белән танышырга мөмкинлек тудыру
– Артем, Барнаул ягы татар яшьләренең тормышы, яшәү рәвеше турында сөйләп китсәгез иде. 

– Бераз тарихтан башлыйм. Татар хәрәкәтенә инде 25 ел тулды. Бу вакыт эчендә Барнаул, Алтай өлкәсе татарларын берләштерүче төрле оешмалар булды. Ике ел элек без яшьләр клубын оештырып җибәрдек, ягъни Барнаул үзәгендәге даими эшли торган “Яшь йөрәкләр” клубы барлыкка килде. Шул вакыттан бирле мин клуб эшен җитәклим, үзәк рәисе урынбасары булып эшлим һәм, әлбәттә, чараларны оештыруда катнашам. Бигрәк тә безнең үзәк оештырган һәм безне чакырган чараларда катнашам. 

Соңгы ике елда без күп кенә актив яшьләр кушылды, һәр ай саен яңа кеше килеп тора яки үзебез табабыз, безне эзләп табалар, үзәк турында ишетеп, килергә теләк белдереп, язалар, шалтыраталар. Бәхеткә каршы, шәһәр уртасында урнашкан даими бинабыз бар, кешеләргә дә очрашырга, күрешергә, уртак чаралар уздырырга бик уңайлы җир. Күп кенә иҗтимагый оешмалар бу мөмкинлектән мәхрүм, бар милләтләрне берләштергән Халыклар дуслыгы йорты юк, барысы да төрле Мәдәният йортларында, китапханәләрдә урнашкан. Бу яктан безгә бәхет елмайды. 



– Башка төбәкләрдәге татар яшьләре белән аралашасызмы?

– Безнең активлык Новосибирскида уздырылган татар яшьләре фестиваленнән башланып китте. Ел саен барабыз, менә быел - бишенче тапкыр. Безнең делегациябез гел киңәя, үсә бара, яңа кешеләр кушыла, алар күрше регионнардан, бөтен Россиядән килгән активистлар белән таныша. Безгә үзебез дә көтмәгән җирдән - күрше Новосибирскидан ярдәм иттеләр. Соңгы елларда безнең арада дустанә мөнәсәбәт барлыкка килде. Гел бер-беребезгә кунакка йөрибез, Себер регионнары белән бик ныклап таныштык һәм аралашып торабыз. Казахстанның Павлодар өлкәсе, Көнчыгыш Казахстан, шулай ук Кемерово өлкәсе белән мөнәсәбәтләр ныгый. Без якын-тирә төбәкләр, аларның үзәкләре, хәрәкәтләре белән үзара бәйләнешне көйләргә тырышабыз. 

Узган елны безнең активистлар ун елга беренче тапкыр Казанга Бөтендөнья яшьләр форумына килде, барлык вәкилгә дә сәфәр бик ошаган, узган елда миннән кала барысы да Казанга беренче тапкыр гына сәфәр кылды. Шәһәрне якын иттеләр, меңнән артык дөнья вәкилләре белән аралашырга, танышырга мөмкин иде, кызыклы фикер-тәкъдимнәр ишеттек, милли мәдәниятне үз регионыңда ничек итеп үстереп булганына төшендек, безгә бик зур тәҗрибә булды. Новокузнецкидан хезмәттәшләребез үзләренә чакыра. Сабан туенда катнашырга тәкъдим иттеләр, теләктәшлек белдерербез дип уйлыйм. Миңа калса, без күршеләребез оештырган чараларда актив катнашырбыз.
 
– Ә сездә нинди чаралар үткәрелә?

– Соңгы ел эчендә моңарчы бер дә булмаган чараларны үткәрергә тырыштык. Күрше төбәкләрдә уздырылган булса да, алар өчен инде бу яңалык түгел. Европа өлешендә, Урал якларында. Ләкин безнең өчен бөтенләй яңа әйбер булды.

Быел без беренче тапкыр татар-башкорт мәдәнияте фестивален үткәрергә өлгердек, зур концерт оештырдык, өлкәләрдән, күрше регионнардан төрле вәкилләр килде. Алтай Республикасының күтәрелүе бик мөһим, чөнки сан ягыннан анда татар халкы бик аз һәм бик озак вакыт активлык булмады. Менә соңгы елда энтузиастлар барлыкка килде, безнең белән элемтәгә кереп, алар да эшкә кушылды. Без булдыра алганча аларга ярдәм итәбез, консультация, көч биреп торабыз, чараларга чакырабыз, аларга да барырга планнар корабыз. Алар безнең эштә теләп катнашты. 

Без беренче тапкыр үзебездә “Татар кызы һәм Татар егете” конкурсын үткәрдек. Без бу бәйгеләрне аерым уздырмадык, бергә үткәрергә карар кылдык. Бер яктан караганда, әллә ни зур чара да түгел кебек, ләкин катнашучылар яхшылап әзерләнгән, барысы да энтузиазм белән эшкә тотынган иде, һәм конкурсның җиңүче кызын инде Россия күләмендәге конкурска Казанга чакырдылар. Шуңа күрә, көч биреп, аның бөтенроссия конкурсында җиңәчәгенә өметләнәбез. Моңа кадәр бу конкурсны үткәргәнебез булмады, инде безнең конкурсант Россия этабы конкурсында катнаша, чынлап та, безнең өчен гадәти булмаган күренеш. 

Узган елда зур булмаган театр мәктәбе барлыкка килде. Барлык дәресләрне безнең активистлар бирә, ягъни бу кешеләр үз теләкләре белән вакытларын милли мәдәни чараларга багышлый. Татар теле буенча курслар бар, театр түгәрәгендә, әйтик, татар телендә театраль куелыш өйрәнәләр. Җәен, каникул вакытында эшләрне туктатып тордык, ләкин сентябрь аеннан түгәрәкне, кешеләр йөрсен өчен һәм куелышны татар телендә күрсәтер өчен, яңадан торгызырга уйлыйбыз. Бик кызык булыр, күбесенә ошар иде дип уйлыйм. Әлеге куелыш белән Новосибирск, Кемерево өлкәсе, Томск, Осмкида чыгыш ясарга мөмкин. 

Бу елны Новосибирскида үткәрелгән татар КВНында беренче тапкыр катнаштык. Безнең чара булмаса да, барыбер ныклап әзерләндек, команда тупладык, ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәттек. Беренче тапкыр КВНда катнашу зур тәҗрибә булды. Үзләрен яхшы яктан күрсәтте, бөтенесенә дә ошады. Безнең төркемне яхшы бәяләделәр, шуңа күрә дә даими чараларда катнашырга планлаштырабыз. 

Бәлки, кайчан да булса, без үзебез оештырырлык чараларга үсеп җитәрбез, әйтик, яшьләр фестивален яки Алтайдагы форумны. 

Безнең зур байлыгыбыз бар – Алтай табигате. Бик матур урыннар, күбесе килеп карарга тели. Әлбәттә, җәй көне кешеләрне дәвалау буенча мөмкинлекләр бар, без кайчан да булса бу чараны үткәрербез дип уйлыйм. 

Безнең эйфория этабы үтте инде. Башта тауларны күчереп, барысын да үзебез оештырырга теләгән идек. Юк. Үзебезнең көчкә бәя бирергә өйрәндек, яхшы, нәрсәнедер без быел үткәрә алабыз, нәрсәнедер икенче елга күчерербез, тиешле дәрәҗәгә кадәр әзерләнәчәкбез. Яңа гына үзәккә килгән кешегә: “Беләсеңме, хәзер син җырларга барасың”, дип әйтү авыр бит ул. Кешегә чараларда катнашырга ирек бирергә кирәк. Кешеләр, үз мөмкинлеген белеп, үзләре теләк белдерергә, “мин алып баручы була алам, мин чыгыш ясый, сценарий яза алам яки оештырырга ярдәм итә алам, минем машинам бар, мин кунакларны каршы алам” дип һәм башкасын әйтергә тиеш. Ягъни, хәзер безнең кадрлар барлыкка килде - кеше, эштәге, җәмгыятьтә яки башка эшчәнлектәге тәҗрибәсен истә тотып, үз ролен үзе таба ала. 



– Синең фикереңчә, үз милләтеңне, динеңне читтә саклап калырга мөмкинме?

– Мөмкин. Кешеләр, әйтик, элекке ватаннарыннан яки мәдәният үзәгеннән ерак торсалар да, мөмкин. Миңа калса, кеше үзенең тормыштагы урыны турында уйлана башлаганда милләт турында сораулары туа. Шушыны ачыкларга тырышу, гомумән, теләсә кайсы дин, милләт кешеләрен берләштерә. Әгәр дә кешегә: “Мин – татар, бу минем өчен нәрсә, бүтәннәрдән нинди аерма бар”, дигән үзаң килә икән, кеше үзенең тарихын, бай мәдәниятен исенә төшереп, телне өйрәнергә кирәк икәнен аңлый башлый. Нинди татар шагыйрьләре, язучылары, рәссамнары бар, заманча татар мәдәнияте нинди икән, бармы ул, башкалары.
Безнең бурыч – кешеләрнең үзаңын уяту, алга таба калганы чылбыр буенча бара. Кешеләр үзләре нәрсәдер оештырырга тәкъдим итә башлый. Күбесе дин мәсьәләләрендә тулаем белемле түгел. Курку, оялу бар кебек - ниндидер тоткарлап торучы фактор бар. Без иптәшләр белән беренче белем бирә торган сынауны үткәреп карарга булдык, безнең мәчетнең имамы Фәгыйм хәзрәт белән әңгәмә-очрашу уздырдык, ул теләктәшлек белдерде, чакырды һәм июнь аенда Сабан туе бәйрәме алдыннан аның белән очрашу булды. Барысы да кәнагәть калды, үзләрен әзрәк иркен хис иттеләр, сорауларын бирделәр, күрәмсең, сорарга бүтән кешеләре булмаган, яки кешеләрнең ниндидер стереотиплары бар, ялгыш күзаллау, ничек итеп бу җитди факторны теләсә нинди мәдәнияттә, диндә ачарга. Әйдәгез, алайса, турыдан-туры белә, ярдәм итә торган кешеләргә мөрәҗәгать итик. Телне өйрәнү белән кызыксынган кешеләр, татар теле курсларына йөри ала. Безнең бурыч – кешеләргә мөмкинлек бирү һәм аларга ярдәм итү.

– Синең дингә карашың нинди?

– Мин динне мәдәнияттә халыкның үзаңын билгели торган мөһим фактор дип саныйм, бу бик җитди әйбер. Дингә уйнап карарга ярамый, дингә фанатиклыкны якын китерергә ярамый, әгәр дә кеше динне җитди итеп кабул итә икән, аның өчен кирәкле дип санаса, ул бу дингә туры килергә тиеш. Мин теләсә нинди дингә тыныч һәм хөрмәт белән карыйм. Безнең ил дә күпмилләтле, чөнки бездә бер генә милләт яшәгән регион бөтенләй юк, традицион тарихи яктан, бездә бик күп төрле халык яши, курыкмыйча әйтә алам, тарихчы буларак, үземнең илемнең тарихын өйрәнергә яратам. Шуңа күрә, бу факторны исәпкә алырга һәм аңа җитди карарга кирәк. 



– Катнаш никахлар турында нәрсә уйлыйсың?

– Бу без яшәгән объектив чынбарлык. Үземнең тәҗрибәдән һәм яшь, олы буын белән аралашудан чыгып карасам, татар үзәге активистлары, әлбәттә, мәдәниятне, үзаңны саклау өчен, татар милләте кешеләреннән генә булган никахлар яклы. Ләкин, без яшәгән чынбарлыкта башкача – беркем дә әмер бирә алмый, әгәр дә кеше кирәкле дип саный икән... Минем әти-әнием дә катнаш никахтан, ягъни мин үземнең әби-бабаларымның мәдәниятен хөрмәт итәм, яратам, үземнең гаиләмнең тарихын өйрәнәм, минем өчен бу бик мөһим. Әйе, мин татар мәдәнияте ягына басым ясадым, бу минем өчен ачыктан-ачык, чөнки мин бу мәдәнияттә үстем, гаиләмдә аралаштым. Татарның урыстан нинди аермасы бар икәнен аңлатырга кушсалар, мин ничек тә иң җиңел якларыннан да аңлатып бирә алмыйм, ләкин аермаларны сизәм. Бүтән татарлар белән күрешкәч, алар да шул ук хәлдә икәнен тойдым. Гореф-гадәтләр, кагыйдәләр, аралашу нормалары – алар татарлар өчен дә, руслар өчен дә хас. Анда бераз икенчерәк мәдәният, башка үзенчәлекләр. Бездә әти-әниләре катнаш никахтан булган кешеләр күп, алар татар үзәгенә йөри. Кемдер кызыксына, алар бер генә мәдәнияткә өстенлек ясамый, киресенчә, тулаем белергә, өйрәнергә тели, чөнки  беркемгә дә сер түгел, традицион рус мәдәнияте, рус халкы безнең илдә иң күп таралган халык, ләкин ул мәдәниятен бик каты җуйган, хәзер бик авыр: тарихка кагылмаган, үзенең географик үзенчәлекләре булган күрсәтмә мәдәният күп. Менә мондый очракларда безне берләштергән факторларны сакларга кирәк.

– Сезнең төбәктә татар мәдәнияте нинди дәрәҗәдә алга киткән? Гореф-гадәтләр сакландымы?

– Бездәме... Мин белмим, ничек төгәл итеп дәрәҗәне билгеләп буладыр, чөнки өлкәбез шактый зур, күпсанлы. Татар халкы сан ягыннан күп түгел, бигрәк тә күрше регионнар белән чагыштырганда, ун меңнән әзрәк халык яши һәм 500ләп Алтай Республикасындадыр, мөгаен. Бу рәсми яки ярымрәсми мәгълүматлар, чөнки туу һәм үлү факторларын, мөһаҗирлекне дә исәпкә алырга кирәк. Әйтик, безгә күрше Казахстаннан бик күп студентлар, яшьләр килә, шул исәптән татарлар да. Шулай ук татар халкы Алтай өлкәсе буенча таралган һәм алар белән үзара элемтәдә торырга авыр. Без чараларда очратабыз, танышабыз, кагыйдә буларак, алар гаилә кысаларында гына таныш икәненә тап булабыз. Башка татарлар белән сөйләшү юк, шул очракта, аралашу осталыгы да югала бара. Олы буынның аралашу осталыгы күпкә югары, күбесе татарча иркен аралаша, сирәгрәк укыйлар, тагын да әзрәк язалар. Бу бурыч – кешеләргә сөйләм телне генә түгел, язма телне дә өйрәнүне кирәклеген җиткерергә кирәк. Кешегә ни өчен татарча укый, яза белергә кирәк икәнлеген аңлатырга зарур. Ни өчен бу мөһим?

Барлык сорауга да башымда җавап юк, барысын да белгән булсам, инде күптәннән барчасы татар телен, милли мәдәниятне белсен өчен югары дәрәҗәгә күтәрергә булышыр идем. Әмма без белмибез, без сынаулар, хаталар ясау ысулы белән барабыз, нәрсәдер килеп чыга, нәрсәдер килеп чыкмый. Үзебез өчен ниндидер яңа форматта эшләп карыйбыз, яңа ысуллар кулланабыз, иске гореф-гадәтләрне, дини бәйрәмнәрне искә төшерергә булышабыз, мөмкин булганча, Корбан бәйрәмен, Ураза бәйрәмен бергәләп үткәрергә тырышабыз. Узган елны без беренче тапкыр татарларны, яшьләрне һәм олыларны җыйдык та үзебез өчен үзәктә бәйрәм оештырдык. Кешеләр өчен сәбәп булды бу, чөнки күбесе ешрак күрешергә тели, ләкин кешеләрне җыяр өчен сәбәп тә кирәк бит әле. Һәм без бу сәбәпләрне күбрәк табарга тырышабыз. Балалар өчен Яңа ел бәйрәмен үткәргәндә, балалар да татар сүзләрен өйрәнсен, сүз байлыгы булсын, Кыш Бабайның кем икәнен белсен өчен, без татар халкының гореф-гадәтләрен дә кертеп җибәрәбез. 



– Казан яшьләре белән Алтайныкылар арасында аерма бармы?

– Татарларны гына түгел, гомумән алганда, безнең яшьләр охшаш диярлек, бездә шәһәр зуррак, төрләдән-төрле мәдәни мәйданнар, мөмкинлекләр күбрәк. Бездә хәзер актив яшьләр үсеп килә, аларның кайдадыр катнашасылары килеп тора, бөтенләй яшь, гиперактив балалар бар, аларны гел ниндидер юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк, “яңа чара кирәк, без бөтенесен дә эшләргә әзер” дип торалар, үзләрен күрсәтәселәре килә, бигрәк тә студентлар мохитендә. Мондагы кебек, бездә дә чит илдән килгән студентлар күп, аеруча Урта Азиядән һәм Кытайдан, сирәгрәк ерак чит илләрдән. Медицина университетында Һиндстаннан килгән студентлар бихисап. Килгән кешеләр, студентлар  өчен үзебезнең мәдәниятне күрсәтергә тырышабыз, алар белән аралашабыз. Гомумән, өлкә һәм Татарстан халкы турында әйткәндә, Себернең салкын традицион стереотиплары, кешеләре бар. Ниндидер дәрәҗәдә, әйе, алар чагылыш таба, бездә халык күбрәк туры, салкын шартларга ияләшкән, климат ягыннан гына түгел, даими начар һава торышы, икътисад ягыннан бик алга китмәгән регион. Бу факторлар җыела инде. Бәлки, чыдамрактыр да. Бездә Аурупа өлешеннән, Татарстаннан, Башкортстаннан күченеп килгән кешеләр бар, алар бездә тиз җайлаша. Безнең бердәм мәдәни мәйдан бит, нинди милләттән һәм регионнан булуга карамастан, илнең халкын берләштерүче уртак әйберләр бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100