Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Шаһиморатова: “Хатын-кыз өчен опера җырчысы булу – авыр хезмәт”

Опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова “Культура” каналының “Линия жизни” тапшыруында катнашты. Анда ул үзенең тормыш юлы, ничек итеп дөнья аренасына чыгуы, дөнья театрлары һәм уңышлы рольләре, гаиләсе турында сөйләде.

news_top_970_100
Альбина Шаһиморатова: “Хатын-кыз өчен опера җырчысы булу – авыр хезмәт”

“Мине максатчан рәвештә профессиональ пианист булырга әзерләделәр”

– Альбина, Сез балачактан ук опера җырчысы булырга хыялландыгызмы? Гаиләгез музыка белән ничек тә булса бәйле идеме?

– Мин 1979 елда Ташкентта юристлар гаиләсендә тудым. Мин туганда ук ап-ак тәнле булганмын, шуңа да әти-әнием миңа Альбина дигән исем кушкан. Ул латин теленнән тәрҗемә иткәндә “ак төс”не аңлата. Әти-әнием музыкантлар булмаса да, безнең даирәдә һәрвакыт музыка хөкем сөрде. Әтиемнең беренче белеме – музыкаль, ул баян буенча Ташкент музыка көллиятен тәмамлый. Бездә гел радио яки магнитофон яңгырый иде. Ләкин беркайчан да опера яңгырамады. Мин операны кечкенәдән тыңлап үсмәдем. Әниемнең искиткеч матур тембрлы тавышы бар. Ләкин ул вокал белән шөгыльләнми, юристлыкка укырга керә.

Биш яшьтән мин музыка мәктәбендә фортепиано классы буенча укый башладым. Әйтергә кирәк, мине максатчан рәвештә профессиональ пианист булырга әзерләделәр. Урамда мәйданчыкларда уйнап йөрдем дип әйтә алмыйм, андый балачагым булмады минем. Мин һәркөн 6-8 сәгатемне пианинода уйнауга багышлый идем. Музыкаль мәктәптән тыш, аннары гомуми мәктәп тә кушылды.

Советлар Союзы таркалганнан соң, Ташкентта мохит кискен үзгәрде. Әтиебез (ул безнең гаилә башлыгыбыз) Казанга күченеп китәргә карар кылды. 1994 елда гаиләбез белән Казанга күчендек. Мин Казан музыка көллиятенең фортепиано факультетына кермәкче булдым, ләкин мине кабул итмәделәр. Сәбәбе – бармакларымның артык кыска булуында. Бер елны бушка уздырмас өчен, хор һәм дирижерлык бүлегенә керергә тәкъдим ясадылар (анда буш урын калган булган). Тавышымны тыңладылар, сольфеджио фәненнән имтихан тоттым һәм мине алдылар. Дүрт ел буена мин уңышлы гына укып чыктым, хорда җырлауны бик тә ошаттым.

“Хәйдәр Бигичев: “Син әле “Ла скала” театрында җырлаячаксың”, - диде”

– 17 яшемнән эшли башладым, үземнең балалар хоры бар иде. 1-3 сыйныф балаларын җырлаттым. Без алар белән төрле концертларда, конкурсларда катнаштык. 

Көллияттән соң мин Казан дәүләт консерваториясенең хор һәм дирижерлык факультетына кердем. Мин һич тә опера турында уйламадым! Әмма 12 яшемдә мин радиодан грек опера җырчысы Мариа Калласны ишетеп алдым. Ул “Травиата” операсының соңгы актын җырлады. Беләсезме, мин аның тавышына сокландым һәм шуннан соң ике көн еладым. Мин төрле опера спектакльләрен дә тыңладым, Казан дәүләт опера һәм балет театрына спектакльләренә дә йөрдем. Ләкин үземне опера җырчысы итеп күз алдына да китермәдем.

Консерваториянең икенче курсында бер концертта соло җырлаганымны танылган тенор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев ишетеп алды. Хәйдәр абый миңа: “Нигә син хорда җырлыйсың? Син операда җырларга тиеш”, – диде. Аның сүзләрен мин җитди кабул итмәдем. 

Берничә айдан соң мин Хәйдәр Бигичевны очраклы гына урамда күреп алдым. Без әти белән кайтып бара идек. Хәйдәр абый: “Ну, ничек, син опера белән шөгыльләнәсеңме?” – дип сорады. Юк, дип җавап бирдем. “Ник алай? Әйдә, шөгыльләнә башла. Минем сүзләремә ышан, син әле “Ла скала” театрында җырлаячаксың”, – диде. Бу сүзләр мине тирән уйланырга мәҗбүр итте.

“Тавыш бу кадәр “нагрузка”га чыдый алмады”

– Мин мөстәкыйль рәвештә үзем өчен генә шөгыльләнә башладым. Аннары педагог кирәклеген аңладым һәм аны Казаннан эзләдем. Ул – консерваториябезнең вокал факультеты кафедрасы җитәкчесе Зилә Сөнгатуллина булып чыкты. Аннан вокал дәресләрен алдым. Һәм ул миңа вокал факультетына укырга керергә тәкъдим итте. 

Күз алдына китерә аласызмы, мин ике ел буена хор буенча дирижерлык һәм вокалны берләштереп алып бардым! Алар бөтенләй икесе ике төрле юнәлеш.

Әлбәттә, тавыш бу кадәр “нагрузка”га чыдый алмады. Мин әти-әниемә сайлау ясарга кирәклеген әйттем, һәм вокалда укуымны дәвам итәргә булдым.

Казанда барлык әйберне белеп бетергән идем инде, хәтта миңа кысан була башлады. Әтием мине бер җиргә дә җибәрмәде диярлек. Бервакыт мин К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко театрында куелган опера җырчылары Николай Путилин һәм Ольга Гурякованың концертында булдым. Миңа шундый ошады. Һәм шунда мин әтиемә: “Әйдә, Мәскәү консерваториясенә барып, җырлап карыйм”, - дидем. Билгеле, әти моңа каршы иде: “Әгәр дә укырга керә алсаң, нинди йөрәк белән мин сине Мәскәүгә җибәрермен?” – диде. “Әйдәле, барып карыйк. Килеп чыкмаса, Казанга кире кайтырмын”, - дидем. Мәскәү консерваториясенә мине кабул итмәделәр.

“Мәскәү консерваториясенә керә алмам дип, төшенкелеккә бирелдем”

– Мин Казанга кайттым һәм тагын бер ел укыдым. Әмма операга көннән-көн тартыла бардым. Икенче елга тагын бер кат Мәскәүгә барып, үземне сынап карадым. Һәм мине бу юлы да консерваториягә алмадылар. Әлбәттә, мин инде төшенкелеккә бирелдем. Казанга кайттым һәм миннән бернәрсә дә килеп чыкмаячагына инандым. Ярты ел узды. Мин хорда җырлый бирдем. Һәм хор җитәкчесе миңа хорда җырларга ярамавын әйтте. “Синең тавышың шундый аерылып тора, сиңа операда җырлау турында җитди уйларга кирәк”, - дип киңәш бирде ул.

Мин өченче тапкыр Мәскәү консерваториясенә кереп карарга булдым. Бу юлысы мине кабул иттеләр. Мин Россиянең халык артисткасы Галина Писаренко классына эләктем. Шул мизгелдән минем тормышым икенче якка үзгәреш кичерде.

“Укытучым Галина Писаренко үз кызына караган кебек карады”

– Галина Алексеевна бик тә үзенчәлекле сыйфаты белән аерылып тора: ул укучыларына балаларына караган кебек карый. Бу бик тә сирәк сыйфатларның берсе. Аның белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен. Мине турыдан-туры Казан консерваториясеннән Мәскәүгә өченче курска күчерделәр. Ул бик тә сирәк була торган хәл. Мин аның классында өч ел укыдым һәм аспирантурага укырга кердем.

Галина Писаренко – бөек кеше. Ул мине уйларга, фикерләргә, буш һәм битараф калмаска, кайгы-хәсрәтне героиня белән бердәмлектә кичерергә өйрәтте. Берсүзсез, ул мине җырларга өйрәтте. Хәтерлим, мин Испаниядә үтүче Франсиско Виньяс исемендәге Халыкара конкурска барырга булдым. Авиабилетка акчам юк иде. Галина Алексеевна миңа ярдәм кулын сузды. Ул миңа бар нәрсәдә дә булышты: җырлаудан алып, әхлак-тәрбиягә кадәр. Кирәкле киңәшләрен бирде. Бик тә акыллы хатын ул.

“Тел өйрәнүнең иң җиңел ысулы – шул телдә сөйләшүчеләр арасында, шул илдә өйрәнү”

– Сез инглиз телендә бер сүз белмичә Американың Хьюстон шәһәренә стажировкага баргансыз. Авырлыкларны ничек җиңеп чыга алдыгыз? Ул вакыт нәрсәсе белән истә калды?

– Беренчедән, мин Америкага бик тә очраклы барып эләктем. Хьюстон Гранд Операның артистлык буенча директоры Даяна Зола Мәскәүдә булганда мине тыңлап карады, ошатты һәм Хьюстонга чакырды. Мин тыңлауларны уздым һәм Даяна Зола миңа Хьюстонга ике елга эшләргә чакырды. Мин аның белән тәрҗемәче аша аралаштым.

Кыен булды. Чөнки минем беркая да чыкканым булмады, мин бөтенләй икенче илгә, менталитетка, тел даирәсенә килеп эләктем. Америкалылар бөтенләй башка кешеләр. Беренче вакыт мин шок кичердем. Даяна Зола миңа тәрҗемәче бирде, ул минем һәр дәресемә йөрде һәм миңа ярдәм итте. Җиде ай узгач үзем инглиз телендә сөйләшә башладым һәм телне кайсы җирдә торсаң, шунда өйрәнергә кирәклеген аңладым. Чит телне үзөйрәткеч дәреслекләр белән дә өйрәнергә мөмкин, әмма телне өйрәнүнең иң җиңел ысулы – шул телдә сөйләшүчеләр арасында, шул илдә өйрәнү.

Соңрак, Австрия, Германиядә еш чыгыш ясый башлагач, мин немец телен, Италиядә итальян телен өйрәндем. Мин Франциядә сирәк җырлыйм, шуңа күрә французчам “нуль” дәрәҗәсендә диярлек.

Без әле дә Даяна Зола белән аралашып торабыз. Шулай ук ул дөньяның иң яхшы театрларының берсе – Нью-Йорктагы Метрополитен-опера театры кастингын җитәкли.

Америкага китәргә бер ел кала, гаиләмдә тетрәндергеч хәлләр булды. Гаиләмне бер дә калдырып китәсем килмәде. Иң элек мин үзем дә каршы идем, Хьюстонга барасым килмәде. Ләкин нәкъ менә Даяна Зола үзенекен итте, ул әти-әниләрем белән үзе сөйләште. “Син Хьюстонга мәҗбүри рәвештә килергә тиешсең, вокал белән Халыкара дәрәҗәдә шөгыльләнергә кирәк”, - диде. Моцарт, Россини, Бельканто кебек мәшһүр композиторларның әсәрләрен җырларга өйрәнүне әһәмиятле дип тапты. Әтием аңа: “Яхшы, мин кызымны җибәрергә риза. Аңа күз-колак булырсыз дип ышанам”, - диде.

“Минем торыр урыным калмады...”

– П.И. Чайковский конкурсында катнашу һәм анда җиңеп чыгу Сезнең өчен азарт булдымы яисә шансмы? Конкурсларда катнашу психологик яктан ни дәрәҗәдә кыен?

– Кыен. Ул бүгенге көндә булган барлык конкурслардан да иң авыры булып санала. Анда иң авыр программа бирелә. Иң мөһиме – беренче һәм икенче турларда җырлау. Ләкин минем башта ул конкурста катнашасым килмәде. Мин инде Хьюстонда яшьләр программасының студенты булып санала идем. Остазым Галина Писаренконың концертмейстеры Анна Маргулис безнең иске язманы җибәргән.

Сайлап алу язмалар буенча үткәрелде. Беренче турга үтүем турында март аенда хат килеп төште. Мин бик нык гаҗәпләндем. Конкурс июнь аенда үтте. Өч ай арасында диярлек мин аңа әзерләндем. Америкадан катнашырга дип кайттым, ләкин чыгыш ясаячак күлмәгем салынган багаж кайтмады. Шулай итеп, чыгыш ясарга күлмәгем юк иде. Ул вакытта конкурс катнашучылар өчен яшәү урыны бирмәде, миңа тулай торакта яшәргә туры килде. Мине ни өчендер тулай торактан да куып чыгардылар, минем торыр урыным калмады. Шуңа күрә дә, мин конкурс вакытында дулкынлануымны тоймадым да. Икенче турга инде күлмәгем килеп җитте.

Хәтерлим, жюри рәислегендә опера җырчысы Ирина Богачёва иде. Сәхнәгә чыгуым гына булды, мин аның йөзендә елмаю күреп алдым һәм мин дулкынлануым турында оныттым. Мин икенче, өченче турда рәхәтләнеп җырладым һәм беренче урын алдым. Бик тә көтелмәгәндә булды ул. Шуннан соң миңа Американың бер менеджеры котлап шалтыратты һәм мине берничә ай элек ишетүе турында әйтте. Атаклы итальян дирижеры Риккардо Мути В.А. Моцартның “Волшебная флейта” операсының Царица ночи партиясенә җырчы эзләгәнен дә сөйләде. “Бер атнадан соң ул сине тыңлап караячак, әзерлән”, - диде ул.

“Дөньяның бөтен театрларыннан тәкъдимнәр Царица ночи ролен башкарганнан соң килә башлады”

– Мин... Мин куркуга калдым. Мути шәхсән үзе мине тыңлаячак! Чайковский конкурсының гала-концертында җырлаганнан соң, мин маэстро Мути өчен җырлап карарга Зальцбург шәһәренә очтым. Шул ук көнне мин иртәнге сигездә аңа өченче октаваның дүрт “фа” нотасын җырладым. Иртәнге сигездә! Бу партияне җырлар өчен мин иртәнге дүрттә тордым. Тыңлау этабында минем алда тагын тугыз җырчы бар иде. Мин иң соңгысы булдым. Ике сәгатьтән соң маэстро Мути мине сайлаганын хәбәр иттеләр. “Икенче елда сез Зальцбург фестивалендә Моцартның туган ягында Царица ночи партиясе белән чыгыш ясаячаксыз”, - диделәр.

Һәр артист өчен дә әлеге партияне башкару – зур сынау, имтихан. Беренче тапкыр мин аны 28 яшемдә башкардым. Шуннан соң дөньяның бөтен театрларыннан миңа тәкъдимнәр килә башлады. Соңгы тапкыр ул партияне мин шулай ук Зальцбург фестивалендә яңа куелышта башкардым. Ун ел буена шуны җырлаганмын булып чыга.

Мөгаен, "Царица ночи" партиясен иң озак җырлаган опера җырчысы Эдита Груберовадыр. Аны озак җырламыйлар, өч-дүрт, максимум биш ел. Мин аны ун ел җырладым. Кызым туганнан соң, тавышым үзгәрде, авырайды. Аллага шөкер, өске ноталар югалмады. Һәм шунда мин үз-үземә "Царица ночи" минем өчен соңгысы булыр, дигән карар кылдым.

Миңа калса, әлеге партияне башкаручылар рәхмәтле булырга тиеш. Чөнки ул яшь башлангыч опера җырчысына үзенең юлын салырга, җаваплы сәхнәләрдә чыгыш ясарга ярдәм итә. Мин бу партиядә техник яктан үсеш кичердем. Минем өчен өченче октаваның “фа” нотасын гына түгел, “фа-диез” яисә “соль” нотасын да җырлау авырлык тудырмый. Гәрчә мин ул партияне консерваториядә укыган елларымда җырламасам да. Ул минем тормышыма Хьюстонда булганда “керде”.

“Риккардо Мутиның беренче репетицияләрендә минем тезләрем калтырады”

– Риккардо Мути – Сез Зальцбургта дебют ясаган вакыттагы дирижер була. Ул кайсы ягы белән кадерле булды?

– Риккардо Мути бик таләпчән, җитди кеше. Беренче репетицияләрдә минем тезләрем калтырады. Аның репетицияләренә беркайчан да соңга калырга ярамый. Гомумән, җырчылар соңга калып килүләре белән дан тота (көлә). Әмма ул үзе пунктуаль һәм башкалардан да пунктуальлекне таләп итә. Бервакыт минем каршымда соңарып килгән җырчыны куып чыгарды. Әйе, тотты да куды да чыгарды. Ул нәрсә кирәклеген үзе төгәл белә, шуңа да мин аны зур музыкант дип саныйм. Аның белән эшләү – зур дәрәҗә,чөнки аннан күп әйберләргә өйрәнеп була. 

Мин хәтерлим, премьера көнендә җәйге Зальцбург фестивалендә ул минем гримеркага килде һәм: “Кадерлем, бернәрсәдән дә курыкма. Җырла, ә мин сиңа ярдәм итәрмен”, – диде. Мондый сүзләрне шундый мэтрдан ишеткәч, синең канатларың үсеп китә! Син сәхнәгә очасың һәм рәхәтләнеп җырлыйсың. Ул минем Европа буенча Халыкара дебютым иде.

Язмышым уңышлы булганына мин бәхетле генә. Премьерадан соң ул миңа Токиода Джузеппе Вердиның “Реквием” әсәрен җырларга тәкъдим итте. “Маэстро, ә Сез “Реквием”ны миңа җырларга әле иртәрәк дип санамыйсызмы?” – дип сорадым. “Юк, кадерлем минем”, - дигән җавап ишеттем. Ул вакытта миңа бары тик 28 яшь иде. Шуннан соң без аның белән Токиога очтык һәм “Реквием”ны җырладык.

Мин аннан бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Шушы үтә дә таләпчән булган кешенең эчендә бик тә ягымлы, изге күңелле, тәртипле, сөйләшүдә җылылык хисе булган кеше яшеренгән. Риккардо Мути җырчыны ярата калса, ул бөтенләй башка яктан ачыла. Аның кебек музыкант белән эшләү үзе бер рәхәтлек кенә.

“Россия опера җырчылары өчен Көнбатышта башка таләпләр куела: Италия музыкасын нәкъ итальянча, француз музыкасын нәкъ французча башкарырга тиеш”

– Дөньядагы опера театрлары бер-берсеннән кайсы ягы белән аерыла? Кайсы опера театрында эшләве авыррак булды?

– Иң авыры – Италиядәге “Ла скала” театры булды. 2014 ел иде, мин Гаэтано Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” операсы партиясен башкардым. Театры да, операсы да бик кыен булды. Театрның директоры миңа: “Син Россия җырчыларыннан бу партияне беренче булып башкардың”, - диде. Миңа кадәр аны Рената Скотто, Мария Каллас һ.б. җырлаган. Минем өчен ул партия икеләтә авыр булды. Шул ук вакытта, алдагы алты спектакльдә тиешле дәрәҗәдә җырлау почетлы да иде. Италия әлегәчә элекке опера традицияләрен саклап килә, мин ризалашмыйча булдыра алмадым.

Лючия партиясен җырлагач, мин, чыннан да, зур уңышка ирештем. Аннары, минем янга бик тә танылган бер итальян тәнкыйтьчесе килде һәм Италиядә мондый алкышлауларга лаек булу өчен күп хезмәт куярга кирәклеген әйтте. Мин моның белән горурланам.

Россия театрлары тормышымда соңрак урын алды. Мин Мәскәүдә “Большой театр” ачылган көндә тарихи сәхнәдә “Руслан и Людмила” операсы партиясендә җырладым. Шул моменттан соң мин Мәскәүдә һәм Мария театрында еш чыгыш ясый башладым.

Россия опера җырчылары өчен Көнбатышта башка таләпләр куела. Без Италия музыкасын нәкъ итальянча, француз музыкасын нәкъ французча башкарырга тиеш. Ягъни телне белү сорала. Икенче яктан, стильне тоемлау зарур. Һәр театр төрле. Америка тамашачысы бик тә рәхмәтле: басып торып алкышлыйлар.

“Бүгенге көндә режиссерлар эшләргә яратмый”

– Россиядә опералар драма театрлары режисерларының куелышында еш кына заманчалаштырыла: күпчелек очракта ул опералар классикадан бик ерак була. Ә Сезнең мондый спектакльләрдә катнашканыгыз булдымы? Һәм Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

– Операларны заманчалаштырып кую тенденциясе Россиядә генә түгел. Ерак та китәсе түгел, әйтик, “Руслан и Людмила”Дмитрий Черняковның танылган постановкасы. Әйе, ул заманча, аның кайбер мизгелләре халыкта ризасызлык тудырырга да мөмкин. Әмма мин, җырчы буларак, әлеге режиссер белән бик тә рәхәтләнеп эшләдем. Һәр репетициядән соң тирләп чыга идем. 

Гомумән, бүгенге көндә режиссерлар эшләргә яратмый. Мин чыннан торып хезмәт куйган режиссерларны бармак белән генә санап күрсәтә алам (минем белән эшләгәннәре): Грэм Вик һәм Дмитрий Черняков. Россиядә аңа ничек кенә карамасыннар, ләкин Дмитрий Черняковны чит илдә бик нык яраталар. Аның барлык постановкалары да зур казаныш белән үтә.

Әлбәттә, заманча куелышлар ике төрле хис-кичереш калдырырга мөмкин. Ләкин XXI гасырда инде дөнья үзгәрде, шул исәптән опера да. Бер яктан, матур корсетлы кринолин (юбкага форма бирү өчен каты структура) күлмәкләр, париклар, веерлар белән традицион постановкаларда да чыгыш ясыйсы килә. Кайвакыт мин үземнең чәчләрем белән дә җырларга чыгам. Беләсезме, әгәр дә режиссер хезмәте укылса, ул аны намус белән башкарса, аны кабул итеп була. Әмма чиктән артып китә икән, юк.

“Бер режиссер миңа ачыктан-ачык сценада җырларга тәкъдим итте”

– Чит илдә Германия заманча постановкалары белән дан казана. Мюнхенда “Бавария дәүләт операсы”нда мин “Дон Жуан” операсында Донна Анна партиясен башкардым. Һәм андагы режиссер бер күренештә минем ачыктан-ачык булуымны теләде. Мин аңа моны булдыра алмавымны әйттем. Минем тәрбиям, мәдәниятем, табигатем башка. Һәм ул, миңа хөрмәт белән карап, күренешне алмаштырды.

Барысы да режиссер белән аралашудан, репетициядә яхшы шарт булудан тора. Грэм Вик белән мин Лондондагы “Ковент-Гарден” Корольлеге театрында Моцартның “Митридат, царь Понтийский” операсы куелышында эшләдем. Ул бик сирәк башкарыла. Мин грек королевасы Аспасия ролен җырладым. Тор, утыр, уңга бар, сулга бар, дип әйткән режиссерлар бар. Ә ул миңа иркенлек бирде, мин нәрсә тоярга тиешлекне әйтте. Мин азат рәвештә сәхнәдә йөри алдым. Бу – режиссер өчен сирәк сыйфат. Һәм без уңышлы гына чыгыш ясадык.

“Искиткеч артистка да булырга кирәк”

– Яхшы, сыйфатлы җырчы гына түгел, искиткеч артистка да булырга кирәк. Мин бушлыкка чыдый алмыйм. Әгәр дә музыка яңгырап, бернинди күренеш тә булмаса, ул ниндидер бушлык була. Сәхнәдә буш торырга ярамый, героиня образына кереп, аныңча борчылырга, уйнарга кирәк. Һәм, иң мөһиме, тавыш белән аның барлык кичерешләрен тамашачыга җиткерергә кирәк.

– Гаҗәеп матур тавышлы башкаручының акылы “сай” булса, аны начар кеше дип атап буламы?

– Сәләтле һәм акыллы кешеләр белән очрашуыма язмышыма рәхмәтлемен. Без, артистлар, бик тә эмоциональ кешеләр. Без ахырдан гына уйларга күнеккән. Бары тик еллар үткәч кенә акыллы һәм зирәк буласың. Мин танылган итальян опера җырчысы Рената Скоттода Нью-Йоркта укыдым, мастер-класслар алдым, “Ла Скала” театры өчен “Лючия ди ламмермур” операсына әзерлек тоттым. Ул миңа артист гомере җиңел түгеллеген әйтте, бу чыннан да дөрес сүз. 

Хатын-кызга опера җырчысы булу – авыр хезмәт. Бүгенге көндә акылның матур тавышка караганда кыйммәте зуррак. Матур тышкы кыяфәтең, Ходай тарафыннан бирелгән яхшы тавышың була ала, ләкин шул ук вакытта акылсыз, мәгънәсез булып кала аласың. Дирижер Валерий Гергиевның сүзләре дә исемә төшә: “Иҗат юлы, карьера акыл, ми белән эшләнә”. Бу – хакыйкать.

“Мин кайвакыт үземнең тавышымны танымыйм”

– “Травиата” операсында җырлау тәкъдимен кайчан алдыгыз? Ничек итеп Сез аны күз алдыгызга китердегез һәм ничек җырлап чыктыгыз?

– Мин “Травиата”ны әле студент елларында ук өйрәнә башлаган идем. Мәскәү консерваториясен тәмамлаганда мин аның икенче һәм соңгы актын башкардым. Виолетта роле – һәр җырчы репертуарында үзенчәлекле партия. Ул ике төрле тавышка язылган. Беренче акт – югары сопрано, калганнары – тулы лирик-драматик сопрано тавышы өчен язылган. Мин ул партияне күпме тапкыр җырласам да, ул һәрвакыт төрле булып ачыла, гел үзгәрә, үсеш кичерә. Һәм, беләсезме, минем тавышым 2014 елдан башлап шулкадәр үзгәрде! Мин аны кайвакыт үзем дә танымыйм.

Мин ул партияне шулкадәр яратам, һәрвакыт җырларга ризалыгымны белдерәм. Аллага шөкер, мин аны заманча постановкаларда җырламадым. Һәм тагын да җырлармын әле дип өметләнәм.

“Репертуар белән бик сак эш итәм”

– Сез кайсы партияләрдән баш тарттыгыз? Ни өчен?

– Миңа Джузеппе Вердиның “Набукко” операсын җырларга тәкъдим иткәннәр иде яисә шул ук авторның “Отелло” операсындагы Дездемона роле. Мин репертуар белән бик сак эш итәм. Миңа тавыш буенча туры килмәгән яисә җырларга иртәрәк булган партияләргә алынмыйм. Мин үземә озын гомерле иҗат юлын телим. Һәм күбесе нинди репертуар башкаруыңнан да тора бит.

Шуңа күрә мин Царица ночи партиясен озак башкардым. Чөнки ул миңа тавышымны яхшы формада, югары ноталарымны саклап калырга ярдәм итте. Царица ночи роленнән соң инде курыкмыйсың, һәртөрле партияне дә башкарып була. Бөек итальян басы Ферруччо Фурланеттоның сүзләре искә төшә: “Мин 20 ел Моцартны гына җырладым”, - дигән иде ул. Хәзер инде аңа 70 яшь һәм ул бүгенге көндә дә җырлый! Минем өчен ул җырлау чоры озынлыгының бик яхшы үрнәге.

– Сез дирижёр Владимир Сливаковны икенче әтиегез дип йөртәсез. Ни өчен?

– Бу чыннан да шулай. Мин аның белән әле студент елларында ук таныштым. Мин бишенче курста булганда ул “Черешневый лес” фестивалендә җырларга җырчы эзли иде: “Мәскәү консерваториясенең Зур залында җырлыйсың килмиме?” – диде. Чайковский конкурсыннан соң ул минем икенче тапкыр Россиядә чыгышым иде. Аннары без аның белән һәр елны чыгыш ясадык, Франциягә гастрольләргә дә мине үзе белән алды. Ул минем музыкаль әтием.

“Анна Каренина сериалында төшәр өчен расписаниемә яраклаштылар”

– Сез “Анна Каренина” сериалында төштегез. Съемка вакытында нинди кызыклы хәлләр булды, сөйләп китә алмассызмы?

– Мин 2014 елның ноябрендә кыз таптым. Аңа Аделина дигән исем куштым. Миңа ул исем ошый иде һәм узган гасырда бөек опера җырчысы Аделина Паттины ишетеп белә идем. Бер айдан соң миңа “Мосфильм”нан шалтыраттылар һәм “Анна Каренина” сериалында Аделина Патти ролен уйнарга тәкъдим ясадылар. Әлбәттә, мин ризалаштым. 

Миннән Винченцо Беллининың “Норма” операсыннан “Каста дива”ны һәм Джоаккино Россининың “Севильский цирюльник” операсыннан Розина каватинасын җырлавымны сорадылар. Минем өч буш көнем бар иде һәм Мосфильм төшерү вакытын махсус шуңа туры китерде. Мин Мәскәүгә шул сериалда төшәр өчен өч көнгә кайттым, без шактый озак төшердек: иртәнге сигездән төнгә кадәр. Төшерү мәйданында мин инде Елизавета Боярскаяны, Максим Матвеевны очраттым, алар белән таныштым.

Сериалның режиссеры Карен Шахназаров миңа юнәлеш бирде. Әйтергә кирәк, Анна Каренинаның опера җырчысы Аделина Патти концертына килгән детален күп режиссерлар төшереп калдыра. Ләкин ул аны яңартырга булган. Карен Шахназаров яхшы, профессиональ, гади кеше. Миңа аның белән эшләве бик җиңел бирелде.

“Бала тапканнан соң тавышым беткәнен аңладым”

– Атаклы дирижерлар белән эшләве ничек Сезгә? Аерым алганда, Валерий Гергиев белән?

– Җиңел. Ул дөньяда бердән-бер репетиция ясамыйча да, чыгыш ясый ала торган дирижер. Аның вакыты һәрвакыт тыгыз. Репетициясез спектакль яисә концертта чыгып, дирижерлык эшен искитмәле алып бара ала. Шул исәптән, җырлаучыга кушылып уйнап та җибәрә ала. Бу – дөньяда булган бик сирәк сыйфатларның берсе. Мин тулы җаваплылык белән әйтә алам: бүгенге көндә опера дирижерлары бик аз. Минем чордашларым арасында алар юк диярлек.

Миңа Валерий Гергиев, Джеймс Ливайн, Риккардо Мутти, Зубин Мета кебек зур мэтрлар белән уртак тел табу бернәрсә дә тормый. Алар белән эшләү үзе бер рәхәт.

Мин бала таптым һәм ярты ел җырламадым. Ә сез җырчыга җырламауның нәрсә икәнен күз алдыгызга китерәсезме? Ул янәдән тавышның вокаль формасына кайтырга кирәклеген аңлата. Мин кайбер контрактлардан баш тарттым. Ләкин Нью-Йорктагы “Митрополитен-опера” сәхнәсендәге чыгышка “юк” дип әйтә алмадым. Бала тапканнан соң дүрт ай үткәч, миңа Лючия дигән иң авыр партияне башкарырга кирәк иде. Һәм мин тавышым беткәнен аңладым. Миңа нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде.

Минем яктан ул артык кыю да булгандыр дип саныйм. Ләкин мин тәвәккәлләдем һәм Валерий Абисаловичка шалтыраттым, ул шулвакытта Австралиядә иде. “Тавышымны Мария театрында сынап карарга мөмкинме?” – дип, ситуацияне аңлаттым. “Әлбәттә! Син кайчан булдыра аласың? Кайчан Нью-Йоркка очасың?” – дип сорады ул. Ул үзенең коточкыч графикасына яраклашты: Нью-Йорктан безгә очты, ике сәгать йоклап алды һәм кичен инде Санкт-Петербург сәхнәсендә дирижерлык итте.

Ул 2015 елның 16 феврале иде. Әле дә хәтерлим. 25 февральдә мин 4 айлык балам белән Нью-Йоркка очтым. Ул вакытта әле кызымны имезә идем. Шуңа күрә мин Валерий Гергиевка бик тә рәхмәтлемен!

“Руслан белән ЗАГСта язылышырга буш вакыт та таба алмадым”

– Шулкадәр тыгыз эш режимына гаиләгез ничек түзә? Ул Сезнең арттан дөнья буйлап ияреп йөриме?

– Кайвакытта әйе, кайвакыт юк та. Кызым күкрәк баласы гына булганда ул минем белән дөньяның барлык ноктасына оча иде. Беренче елларда минем караучыларым булды. Әнием һәм каенанам соңрак булыша башлады. Әмма мин тормыш иптәшемә шулкадәр рәхмәтлемен. Ул музыкант түгел. Ләкин ул бик тә классик музыканы ярата. Без ирем белән “Большой театр”да таныштык.

Ул 2011 елда “Руслан и Людмила”ның премьерасына килде. Һәм аның исеме дә – Руслан. Һөнәре буенча – табиб-психиатр, медицина фәннәре кандидаты. Безнең арада бернинди дә уртаклык юк кебек. Ләкин ул мине премьерада күреп ала. Мин өйгә кайтып барганда ул урамда мине көтеп торган һәм ресторанга чакырды. Әлбәттә, мин ризалашмадым. 

Руслан, үз сүзендә нык торып, һәр спектакльдән соң очрашуны сорады. Нәтиҗәдә, мин аның тәкъдимен кабул иттем.

Беләсезме, мин хәтта ЗАГСта язылышырга буш вакыт та таба алмадым. Шулкадәр тыгыз эш графигы иде. 23 февральдә мин Миланда җырладым 24 февральдә Мәскәүгә кайттым һәм без 25 февральдә язылыштык. Ә инде 26 февральдә мин кире Миланга очтым. Менә шулай.

“Тормышымны сәхнәсез, операсыз, театрларсыз күз алдына да китерә алмыйм”

– Бүгенге көндә мин әти-әнием, кызым һәм ирем белән бергә уздырган һәр минутны кадерлим. Кыйммәтләрнең кадерен яңадан бәяләү булды. Киләсе минутта яки секундта нәрсә көтәчәген беркайчан да белеп булмый, шуңа күрә мин бүгенге көн белән яшим, тормыштан ләззәт алам, сәхнәдә чыгыш ясый алу мөмкинлеге булганга сөенәм. Мин тормышымны башкача, әйтик, сәхнәсез, операсыз, театрларсыз күз алдына да китерә алмыйм. Тормышымны очышларсыз, юлларсыз күз алдыма китермим. Алардан нык арыйсың. Әмма мин инде бер урында утыра да алмыйм. Бер шәһәрдә өч атна торсам, миндә башка шәһәргә китү ихтыяҗы туа.

Һәрвакыт хәрәкәттә, эштә буласың, яңа кешеләр, дирижерлар, музыкантлар, җырчылар белән танышасың. Һәм гел алардан нәрсәгә дә булса өйрәнәсең, алга ыргыласың, үсәсең. Әлбәттә, артистларның тормыш рәвеше авыр, әмма бик тә кызыклы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100