Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«16+» импровизацион спектакле: контактсыз көчләнү яки Туфан Имаметдинов белән Нурбәк Батулладан нейрон бәйләнешләр

«Калеб» иҗади яшьләр берләшмәсенең Кариев театры залында оештырылган «Театрда импровизация» лабораториясе кичә өч айлык дәресләренең нәтиҗәсен чыгарды. Ул шау-шулы булырга охшап тора. «Татар-информ» импровизация театры тамаша кылган беренче тамашачылар арасында иде.

news_top_970_100
«16+» импровизацион спектакле: контактсыз көчләнү яки Туфан Имаметдинов белән Нурбәк Батулладан нейрон бәйләнешләр

«Театрда импровизация» лабораториясе шау-шулы башланып китте.

Кариев театры диварлары эчендә «Театрда импровизация» лабораториясе эшли башлаячагын оештыручылар «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясе аша җиткерделәр. Нурбәк Батулла конференция залында ук импровизациянең ни икәнлеген аңлатып күрсәтте. Аның үзен чамадан тыш иркен тотуы кемгәдер кызык тоелды, кемгәдер шок булды.

Нурбәк Батулла: Проект кысаларында үзебезнең булган тәҗрибә белән уртаклашырга булдык. Импровизация – ул демократик күренеш. Анда режиссерның роле дә үзгәрә, без күнеккән режиссер юк. Алай да ниндидер алымнар, күнегүләр бар. Без импровизациягә өйрәнеп була дип уйлыйбыз. Чын иҗат ул импровизациядән башлана. Тормыш үзе импровизация, киләсе мизгелдә ни буласын белмибез.

Йолдыз Миңнуллина: Импровизация булса да, аның чикләре, нокталары куела. Шундый нокталарның берсе итеп без соңгы ноктада Андрей Феськов белән соңгы куелыш - спектакль ясауны күрәбез. Бәлки, кызыклы проект килеп чыгар. Бу Калеб-баттл идеясеннән башланды. Ул театрлар, шагыйрьләр, композиторлар арасында көч сынашудан башланырга тиеш иде. Андый чаралардан яңа продукт барлыкка килми. Катнашучы өчен аның файдасы күренми, ул яңа әйбергә өйрәнми, булган белеме белдн генә эш итә. Без аны лабораториягә әйләндерергә булдык, яңа бер продукт ясап карарга телибез.

Марсель Нуриев: Бу үз тәнеңнең чикләрен аңларга тырышу. Син кая кадәр керә аласың һәм моның чикләре бармы? Бу үзеңне яңадан ачу. Америка хореографы Стив Пэкстон контактлы импровизацияне башлаганда мин башладым дими, әмма ул шушы юлны тапты. Бу инде контаклы импровизация генә түгел, бу тормыш фәлсәфәсе.

Шулай итеп дәресләр башланды. Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриевтан дәресләр. Шушы аралыкта педагог һәм режиссер Илдар Мусин актерлар белән үзенчәлекле техника буенча шөгыльләнеп, эчке ирекле булырга да өйрәтте.

“Яңа алым кызык. Минем өчен актерлык профессиясе кызыгын югалта башлаган иде. Димәк, профессияне яңа яктан ачарга кирәк иде. Аңламаган вакытларыбыз күп булды, ташлап китәсе дә килде. Әмма ярты юлда калдырып булмый. Мин педагог буларак моны аңлыйм, тәнгә сеңгән стереотиптан аерыла алмый идем”, - дигән иде актриса Лилия Низамиева.

Тренингка артистлар катнашса да, импровизациядә алар күренмәде.

Википедия мәгълүматы: Импровизация театры – импровизация ысулы белән иҗат ителгән театр. Импровизация театрлары халык арасында безнең эрага кадәр V гасырда билгеле булган. Алдан эшләнгән сценариесе булган һәм махсус тамаша урыннарында күрсәтелгән драматик куелышлардан аермалы буларак, урам тамашаларын артистлар әзерлексез башкарганнар, аларның бары тик комик яки көн кадагындагы темага багышланган юнәлеше генә билгеләнгән.

Өч айлык укуларның нәтиҗәсе буларак, импровизацион спектакль тамашачыга тәкъдим ителде. Аның режиссеры, дөресрәге, кураторы Алексей Феськов.

Спектакль театрның Кече залында күрсәтелде. Тамашачылар арасында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова һәм башкалар бар иде.

Татарстанда беренче импровизацион спектакль. Һәрхәлдә, дәүләт театры диварлары эчендә беренче, ул «16+» дип аталды.

Бу нәрсә дигән сүз? 16+ ул әле 18+ түгел, димәк, натуралистик күрсәтелмәгән фаҗигаләр була аладыр, сексуаль хәрәкәтләр тасвирланмаган җенси мөнәсәбәтләргә ишарәләнә аладыр, цензура үтә алган сүгенү сүзләре булырга мөмкиндер. Бу һич кенә дә 18+ түгел.

Кыскасы, спектакльнең исеме дә, темасы да, юнәлеше дә 16+. Һәркем үзенчә аңлый, үзенчә чишә.

Без нәрсә күрдек? Беренче карашка, артистларның тамаша залындагы хаосы, уйлабрак карасаң, абстракция. Бәлки, адәм баласының инҗир яфрагы белән капланып оят урынын томалаганга кадәрге тормышыдыр. Катнашучылар мәдәни нигезләрне җимереп, кыргыйлыкка кайттылар кебек.

Спектакльнең билгеләнгән теле булмау – шулай ук мәдәнилеккә кадәр тормышка ишарә. Импровизация бит, һәркем үз әйтергә теләгәнен үзенә якын телдә җиткерде - татар һәм рус телләре кулланылды. Кыскасы, спектакль милли үзенчәлеккә бәйле түгел.

Импровизациянең дә профессиональ була алуы мөмкинлеген тамашачыга хореограф һәм лаборатория педагогы Марсель Нуриев күрсәтте. Аның профессиональ хәрәкәтләре кыргый хәрәкәтләр арасында алтын бөртегенә тиң иде. Марсельгә тирәсендәге массовка каршылык тудырды. Әмма Марсель озак булмады, тарала башлаган тамашага тон бирде дә тамашачы арасына үтте.

Тамаша дәвам итте. Спектакльдә яңгыраган сүгенү сүзле шигырь бәлки, чик булгандыр. Аннан соң күпмедер тамашачы залдан чыгып китте. Оештыручыларны яклап шуны әйтә алам: әлеге шигырьне яңгыратучы артист түгел, ә, бәлки, образга кергән тамашачы иде.

Соңыннан «Театрда импровизация» лабораториясе кураторлары Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов Кариев театрында узган импровизацион спектакль вакытында яңгыраган сүгенү сүзләре өчен социаль челтәрдәге битләрендә гафу үтенделәр. Аларның гафу үтенү сүзләре видео һәм текст форматында урнаштырылган.

«Кариев театрында «16+» импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады. Без бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга телибез һәм бу хәл кемне дә булсак кимсетсә яки күңелен җәрәхәтләсә – гафу үтенәбез. Бик кызганыч. Бу импровизация иде. ни булды – шул булды», - дип яза Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов. Татар егетләренең гафу үтенүенә спектакльнең кураторы Андрей Феськов та кушылган.

Спектакль Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповның Башкортстанга спектакль куярга киткән чагында туры килде. Ягъни, әлеге импровизацион тамашаны традицион спектакль кысаларына кертеп карасак, аны «Әти өйдә юк чагында», дип атарга мөмкин. Ата юк чагында котырыша инде балалар, әни генә тыеп тора аламыни?! Балаларның уйныйсы килә.

«Ата кулы җитми сиңа», дигән иде Миңзифа исемле героиня Ренат Әюповның Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы буенча куелган спектакльдә. Әлеге импровизация спектаклен караган Халидә Сөнгатуллина тамашачылар арасында иде. Дөрес, азакка кадәр утырмады...

Шулай итеп Кариев театры кысаларында татарларга импровизацион спектакль күрү насыйп булды. Инде реалист буларак уйлап карыйк, бу театрга ни бирә? Артистларны үстерә дия алмыйбыз, катнашучылар артистлар түгел иде. Театрга яңа тамашачы китерәме? Бу тамашачы театр репертуарындагы “Мәхәббәт күгәрченнәре” тамашачысы түгел. Ә театрның репертуары импровизация театрының “продвинутый” тамашачысын канәгатьләндерә торган түгел. Ул башка тамашачы өчен көйләнгән.

Мөгаен, оештыручылар бу нәтиҗәләрне тамашачыга тәкъдим итергә тиеш булмагандыр. Чөнки бу очракта хәтта Нурбәк Батулла киңәшләре дә ярдәм итә алмый.

«Мин бер киңәш бирер идем: аңлашылмый торган спектакльләр куярга кирәк. Әгәр сәнгать әсәре миңа тулаем аңлашыла икән, мин башымда тәнкыйть схемаларын төзим икән, димәк, ул миңа таныш әйбер. Димәк, ул минем башымда яңа нейрон бәйләнешләр тудырмый. Миңа калса, сәнгатьнең максаты – яңа нейрон бәйләнешләр тудыру. Ә бу бик гади эш түгел.

Безгә курыкмаска кирәк. Аңлашылмаган булса, игътибар итәргә кирәк. Ә аңлашыла икән инде... әһә, ул моңа гашыйк, аннары ул аңа хыянәт итәчәк. Икенче актта дуслашып, бөтен персонажлар җырлашып, пәрдә ябылачак. Андый булса, ул безгә яңа нейрон бәйләнешләр бирми», - дигән ул татар театры чикләре турында түгәрәк өстәл сөйләшүендә.

Әйе, нейрон бәйләнешләргә дан! Бу спектакльнең нейрон бәйләнешләре кайтавыз булып дәвам итәр кебек.

Әлбәттә, төрки халыкларга импровизация тамашалары бик якын. Акынлык сәнгате дә импровизация. Кыргыз һәм казах халкындагы әйтешләр шушы импровизация тамашалары. Бәлки, безгә импровизациянең шушы төрки юнәлешенә йөз тотаргадыр.

Бәлки, Кариев театрына һәм “Калеб” иҗат берләшмәсенә акын-импровизаторлык сәнгатен дөньяга чыгарыргадыр. Ә педагоглар итеп төрки дөньяның, шәрыкънең данлыклы акыннарын чакырырга. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100