Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җырчы нәчәлник"нең триумфы: өлкән яшьтәге үзешчәннәр бәйгесендә утыз ел төрмә җитәкчесе булып эшләгән Рубис Зарипов җиңде

21 гыйнвар көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә 40 яшьтән узган үзешчән җырчылар арасында “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесенең финал этабы узды. Өлкән яшьтәге үзешчәннәр арасындагы моңлы башкаручыларны табуны максат итеп куйган концертта "Алтын Акчарлак"ны Илһам Шакировның якташы Рубис Зарипов алды.

news_top_970_100
"Җырчы нәчәлник"нең триумфы: өлкән яшьтәге үзешчәннәр бәйгесендә утыз ел төрмә җитәкчесе булып эшләгән Рубис Зарипов җиңде

Бу бәйгенең төп оештыручысы – “Акчарлак” нәшрият йортының генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Рузилә Сафина. Бу чара икенче тапкыр үткәрелде. Беренчесе “Акчарлак” газетасы укычылары арасында гына булса, бу юлы катнашучылар бөтен республикадан җыелган, хәтта күрше республикалардан да килүчеләр бар иде. Бу хакта бәйгенең оештыручы - Татарстанның атказанган артисты Габделфәт Сафин әйтте. 

Сайлап алу этабыннан соң 32 катнашучы, финалга чыгып, шушы концерта чыгыш ясады. “Бар катнашучылар да лаеклы булгач, сайларга бик авыр булды”, – диде Габделфәт Сафин. Жюри әгъзасы – Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та җырлаучыларның бик көчле булуларын әйтте.“Мин сезгә сокланып, үземнең җырлавымнан оялып утырдым”, – диде катнашучыларны котлар өчен сәхнәгә менгән Рөстәм Закиров.

Бу концерта чыгыш ясаучыларның җырларын көн-төн радио-телевизордан яңгыратмыйлар, аларның күбесенең җыр өлкәсендә профессиональ белемнәре юк, ләкин аларның җырлаулары халыкка якын. Моның шулай икәнен алкышлардан чыгып та әйтеп була иде.

Шундыйларның берсе - 14 яшендә Апас районы Болын-Балыкчы авылыннан Казанга күчеп килгән, 36 ел сәүдә системасында җитәкче булып эшләгән Нурия Низамова. 

“Яшьтән җырлап йөрергә мөмкинчелекләр булмады, сүз дә юк, туганнар, дуслар белән очрашулар беркайчан да җырсыз узмый иде. Хәзер лаеклы ялга чыккач, балалар, оныклар үсеп җиткәч, яраткан шөгылемә әйләнеп кайттым. Җыр яшәргә көч бирә, кайгы-борчуларны оныттыра, җыр белән яшәү бик җиңел”, – диде ханым. Нурия Низамова бәйгедә беренче тапкыр катнашса да, инде күп еллар шундый чараларда катнашып, җиңүләр яулый икән. Аның сүзләренчә, 2018 елда аңа аеруча уңышларга ирешергә насыйп булган. “Аллага шөкер, мин бик бәхетле. “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесенең кастингында катнашып,финалга чыгып, бүген Кариев театры бинасында җырлавыма мин бик шат. Берничә айдан миңа 70 яшь була, шушы яшьтә дә җырлап сәхнәләрдә күренүемне мин зур бәхеткә саныйм”, – диде ул. Ул җырын баянга башкарды. “Бүгенге көндә ул “Кичке утлар” татар халык хорының хормейстеры,” – диде ул баянчысы Таһир Сөләйманов турында.

Гомумән, катнашучыларның күбесе гармунга кушылып җырлады. Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп популяр җырлар авторы Илгиз Закиров, иң өлкән баянчыларның берсе, консерватория доценты Таһир Сөләйманов, Роза Тимофеева, Илгизәр Идрисов, Рамил Хәсәнов – нәкъ менә алар җырларны гармун көйләре белән бизәп торды.

Тамашачылар тарафыннан һәр катнашучыга чәчәкләр һәм алкышлар бүләк ителде. Аягүрә басып кул чаптырткан җырчы – бу бәйгенең “Иң өлкән җырчы” исемен яулаучы, Сарман районының Иске Имән авылыннан 95 яшьлек Фатыйма Гайнемова. Фатыйма апа Сарман районы Азалак авылында туган, кечкенәдән үзенең курайчы әнисенең уйнаган көйләрен, җырлаган җырларын тыңлап үскән. Хәзерге көндә әнисеннән отып алган җырларын, моңнарын тальян гармунында үзе уйнап, җырлап балаларын сөендереп яши. Ул бит әле алты бала әнисе дә! Концерт чыгышында Фатыйма апаның балалары һәм оныгы катнашты. “Бәйгеләрдә еш катнашам, Сарман районында ярышларда катнаша-катнаша, беренче урыннар алып, мәдәният йортын баетып бетердек,” – диде ул.

95 яшьлек Фатыйма Гайнемованың тормышында авырлыклар күп булган. Яшьлеге сугыш чорына туры килгән, авыр елларда трактор бригадасында хисапчы эшен дә башкарган, ләкин ул беркайчан да җырлаудан туктамаган.

Фатыйма апа үзенең беренче чыгышы турында да искә төшерде: “Яшь чактан ук җырлый идем. Кечкенә чакта качып кына җырлап йөрдем, миңа комсомоллар куйган спектакльдә катнашырга туры килде, ятим кыз булып уйнаттылар, җырларга куштылар. Миңа себерке бирделәр, бер яулык бәйләттеләр дә, бер озын эскәмия сөйрәп чыгардылар. Шул эскәмия артында себергән булып, җырлаган булып йөргән идем, шуннан җырлау китте”, - дип сөйләде ул үзе хакында.

Иң өлкән катнашучыны Габделфәт Сафин зәңгәр шәльяулык һәм матурлык салонына сертификат белән бүләкләде.

Бу бәйгедә “Иң өлкән җырчы”дан кала, тагын 5 номинация бирелде.

“Театраль тавыш” номинациясендә җиңүчеләр:

Рәмзия Әсхәдуллина, Балтач районы Сәрдек авылы, 61 яшь;

Нурания Гыйльметдинова, Теләче районы Олы Нырсы авылы, 61 яшь;

Наилә Сабирова, Апас районы Сатмыш авылы, 43 яшь.

“Халыкчан тавыш” номинациясендә җиңүчеләр:

Халидә Вафина, Арча районы Чиканас авылы, 58 яшь;

Халидә Газизова, Арча районы Мөрәле авылы, 62 яшь;

Айгөл Галимуллина, Саба районы Эзмә авылы, 47 яшь;

Ильмира Заһидуллина, Арча, 47 яшь;

Гөлсинә Идрисова, Питрәч районы Пимәр авылы, 65 яшь;

Халидә Николаева, Кукмара районы Зур Кукмара авылы, 46 яшь;

Клара Мөбәрәкшина, Саба районы Миңгәр авылы, 42 яшь;

Рафис Шәйдуллин, Кукмара районы Әсән-Елга авылы, 46 яшь;

Разия Якупова, Түбән Кама районы Тоба авылы, 49 яшь;

Касыйм Хәлиуллин, Кукмара районы Күкшел авылы, 65 яшь.

“Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүчеләр:

Люция Рәхимова, Казан, 41 яшь;

Миңненур Садыйкова, Саба районы Шәмәрдән авылы, 66 яшь;

Резидә Юдина, Яр-Чаллы, 50 яшь;

Хәлим Сибгатуллин, Казан, 69 яшь;

Гөлсем Галиева, Башкортстан Республикасы Краснокамск районы Николо-Берёзовка авылы, 62 яшь;

Гөлсинә Садыйкова, Ульян, 51 яшь;

Надил Шакирҗанов, Арча районы Яңа Кенәр авылы, 54 яшь;

Нурия Низамова, Казан, 69 яшь;

Илдус Камалов, Лениногорск, 51 яшь.

“Универсаль артист” номинациясендә җиңүче:

Нурдания Низамова, Буа районы Түбән Наратбаш авылы, 59 яшь. Ул универсальлеген күрсәтеп, үзе җырлады да, гармунда да уйнады.

“Кабатланмас тавыш” номинациясендә җиңүчеләр:

Рубис Зарипов, Яр-Чаллы, 79 яшь;

Илсөяр Гафиятуллина-Зарипова, Яр-Чаллы, 63 яшь;

Альберт Хәбибуллин, Сарман районы Көүҗияк авылы, 65 яшь;

Илсөяр Сираҗетдинова, Кукмара районы Зур Кукмара авылы, 46 яшь;

Наилә Йосыпова, Азнакай, 48 яшь;

Әлфинур Юнысова, Кукмара, 56 яшь;

Рузилә Хәбибуллина, Балык Бистәсе, 55 яшь;

Равил Ягъфәров, Буа районы Түбән Наратбаш авылы, 65 яшь;

Шулай ук, бу бәйгедә махсус бүләкләр дә бирелде. Наилә Сабирова социаль челтәрләрдә иң күп “лайк”лар җыючы булып табылды. Альберт Хәбибуллинның җыр башкарган видеосы иң күп комментарий җыйган. Илсөяр Гафиятуллина “Милли сандугач” исеменә лаек булды. Наилә Йосыповага махсус бүләк җырны бизәлешсез (а капелла) җырлаганы өчен бирелде.

Жюри әгъзалары бик озак киңәшләшкәннән соң дипломантларны, лауреатларны һәм гран-при иясен сайлап алдылар.

III дәрәҗәдәге дипломант – Рүзилә Хәбибуллина;

II дәрәҗәдәге дипломант – Гөлсем Вәлиева;

I дәрәҗәдәге дипломант – Разия Якупова;

III дәрәҗәдәге лауреат – Халидә Николаева;

II дәрәҗәдәге лауреат – Халидә Газизова;

I дәрәҗәдәге лауреат – Нурания Гыйльметдинова.

Гран-при иясе –Рубис Зарипов

Гран-при Рубис Зариповка бирелде. Аңа алтын йөгертелгән акчарлак сынын концерны оештыручы Габделфәт Сафин үзе тапшырды.

Рубис Зарипов – эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән кеше. Утыз елдан артык төрмәдә җитәкче булып эшләгән, “Рубис Зарипов гомере буе гармунын төрмәдәге радиога ялгап, шуның аркылы, төрмәдә утыручылар өчен уйнап җырлаган”, - диде Габделфәт Сафин. Рубис Зарипов истәлекләрендә тоткыннарның үзен "җырчы нәчәлник" дип атап йөрткәннәрен әйтә. "Ул тоткыннарны җырлары белән тәрбияләгән", - диде аның хакында Рузилә Сафина.

Рубис Таҗи улы Зарипов 1939 елның 20 апрелендә Тукай районы Теләнче Тамак авылында хезмәткәр гаиләсендә туган.  Рубис Зарипов җырчы Илһам Шакиров, тел белгече Флера Сафиуллина белән бер авылда туган, яшәгән, бер мәктәптә, бер сыйныфта укыган. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр белән мавыга. Дистәдән артык китап авторы. Дистәләгән шигырьләргә көйләр язган. 1989 елдан Чаллы шәһәрендә яши.

"Утыз елга якын хезмәт-төзәтү учреждениеләрендә хезмәт иттем. Анда «ристан»нар белән «нәчәлник»ләр арасында катгый таләпләр булса да, мин татар тоткыннары белән үз телемдә сөйләштем, хәтта, начар яши торган баракларда җырлар җырлап, елатып та ала идем. Милли җырларым миңа алар белән якыннан, ышанычлы итеп аралашырга ярдәм итте. Татар тоткыннары мине «җырчы нәчәлник» дип атый башладылар", - дип яза ул үз истәлекләрендә.

Хәзерге вакытта ул иҗат белән шөгыльләнә. Аны котлап сәхнәгә менгән иптәше Рубис Зариповның җырлар иҗат итүен һәм, язучы буларак, кырыктан артык китап чыгарганын әйтте. Рубис Зарипов Илһам Шакиров белән бер мәктәптә укыган, аларга авыл сәхнәләрендә бергә чыгыш ясарга да туры килгән. 

Җиңүче үзе бу бәйгене халкыбыз өчен бик кыйммәтле чара дип санавын белдерде. ”Бүген менә шушы олы яшьтәге башкаручылар телебезне, туган җиребезне ничек яратырга кирәк икәненә мисал күрсәтте. Болар барысы да сабак булды”, – дип үз фикере белән бүлеште Рубис Зарипов.

“Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесенең финалы барлык катнашучыларның “Туган тел” җырын башкарулары белән тәмамланды.

Бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә Габделфәт Сафин: "Татарның моңа кадәр тиелмәгән, ачылмаган моңы – халык арасында икән”, - диде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100