Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татарстанның чуаш гүзәле - 2018” Карина Токтамышева: "Туганнарымның йөзләрен кызартырга тиеш түгел идем"

Татарстан халыклары дуслыгы йортында IХ нчы мәртәбә "Татарстанның чуаш гүзәле - 2018" ("Тутарстан Чаваш пики - 2018") республикакүләм матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. 13 катнашучы арасыннан җиңүче исеменә Әлмәт кызы Карина Токтамышева лаек булды.

news_top_970_100
 “Татарстанның чуаш гүзәле - 2018” Карина Токтамышева: "Туганнарымның йөзләрен кызартырга тиеш түгел идем"

Бәйрәмгә килүчеләр башта тере коридордан узды: милли киемнәргә киенгән артистлар, тезелеп, һәркемне ипи-тоз, җыр-биюләр белән каршы алды. Кунаклар өчен чуашларның гореф-гадәте буларак сакланган экспонатлары күргәзмәсе дә эшли иде, анда игенчеләрнең эш кораллары, элеккеге авыл йорты күренешләре, киемнәре, бизәнү әйберләрен күреп булды.


"Татарстанның чуаш гүзәле" конкурсының төп максаты – яшьләр арасында халык гореф-гадәтләрне, тел һәм мәдәниятны тарату. Бәйгене Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм "Татарстанның чуваш милли-мәдәни автономиясе" оештырды. Конкурста Татарстан Республикасының район турларында җиңү яулаган 13 кыз катнашты.



"Мондый конкурсларның булуы бик әйбәт! "Тутарстан Чаваш пики" бәйгесе милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны берләштерүче бәйрәм буларак истә калды. Ул киләчәктә дә шушы үзенчәлеген сакласын. Чибәр, тырыш, укымышлы кызлар тагында күбрәк булсын", - диде үзенең чыгышында Татарстан халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров.



Кызлар матурлыкта һәм талантта көч сынашты - барысы да бииләр, җырлыйлар, нәфис сүз осталары. Бөтенесе чиста-матур итеп чуаш телендә сөйләшә.



Николай Владимиров фикеренчә, бәйгедә катнашучылар санын арттырырга кирәк. "Татарстанда чуашлар милләт саны буенча өченче урында. Республикада 116 мең кеше исәпләнә. Икенче елга "Тутарстан Чаваш пики" конкурсы 10 нчы тапкыр уза. Катнашучыларның саны 20 дән артык булырга тиеш", - диде ул.



Конкурсның программасында катнашучылар 6 номинация буенча чыгыш ясады. Видео открытка – визитка (үзең белән таныштыру), милли ризыкны тәкъдим итү, иҗади чыгыш (үз талантыңны күрсәтү: җыр, бию, актерлык осталыгы һ.б.), блиц (интеллектуаль конкурс), милли киемнән дефилега чыгу, әниләргә бәйрәм уңаеннан бүләк ясау.



Бәйгене оештыручыларның берсе Сильвия Чаркина сөйләвенчә, беренче чиратта, әлеге бәйге гүзәллек ярышы гына түгел, ә талантларны ачу чарасы да. "Безнең төп максат – милли мәдәниятне, чуваш милли киемен, гореф-гадәтләрне бүгенге буынга җиткерү", - диде ул.



Татарстан халыклары Ассамблеясы яшьләр берлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров бәйге онытылганнар турында хәтерне торгызуга һәм яңартуга китерә, дип билгеләп узды. "Бәйрәмгә кечкенә кызымны алып килдем. Мин бүген аңа халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихын күрсәтә алганыма куанам. Катнашучыларга милләтебезнең асылын чагылдырган чыгышлары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Мондый бәйгеләр яшьләрне җәлеп итә һәм туган тел, мәдәниятны саклап калырга булыша", - ди ул.



Барлык сынауларны да уңышлы үтеп, "Татарстанның чуаш гүзәле - 2018"  титулына Карина Токтамышева ия булды. Ул Мәскәүдә "Чуваш гүзәле" Россия бәйгесендә республика данын яклаячак.



Бәйгедә  "Маттур пике - 2018" исемен Анна Тихонова яулады. 3 урынга "Сарпике - 2018" исеменә Регина Сислюкова лаек дип табылды.



"Татарстанның чуаш гүзәле - 2018"  титулына дәгъва итүче 13 кызга бәйгенең интернет-битендә тавыш бирү дә оештырылган һәм барлыгы 15 меңнән артык тавыш бирелгән иде. Иң күп тавыш җыеп "Халык мәхәббәте" титулына Зинаида Воронова ия булды. Аның өчен 2 мең кеше тавыш биргән.



– Минем өчен иң катлаулысы һәм дулкынландырганы - беренче тапкыр чыгу булды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты 16 яшьлек җиңүче Карина Токтамышева. Якыннарымның минем өчен җан атып торулары бик нык ярдәм итте. Бер яктан, бу минем өчен зур җаваплылык иде, чөнки мин аларның йөзләрен кызартырга тиеш түгел идем. Һәр чыгыш өчен безгә куелган бәяләр һәм балларны хәбәр итмәделәр, шуңа күрә дә иң соңгы минутларга кадәр дулкынланып көттем, бүләкләү тантанасында җиңүемне ишеткәч ышана алмый тордым. Бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Кызлар барысы да җиңүгә лаек иде.



Ярты елдан соң, мәктәпне тәмамлагач, Карина Казан мәдәният институтына укырга керергә тели. Киләчәктә ул вокал яки хореография белән шөгыльләнергә планлаштыра.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100