Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа карар: җырларны соцчелтәргә куяр алдыннан комиссиягә күрсәтергә кирәк

Яңа карар: җырларны соцчелтәргә куяр алдыннан комиссиягә күрсәтергә кирәк

news_top_970_100
Яңа карар: җырларны соцчелтәргә куяр алдыннан комиссиягә күрсәтергә кирәк
Чечняда артистлар, җырларын соцчелтәрләргә куяр алдыннан, аларны махсус комиссиягә күрсәтергә тиеш. Җирле мәдәният министры Хож-Бауди Дааев, үзенә җырчыларны чакыртып, моны искәрткән.

Комиссия җырның сүзләрен генә түгел, аккомпанементны да тикшерә. Музыка хуплау алгач кына, ул халыкка тәкъдим ителергә хокуклы, дип аңлаткан министр. Бу хакта РИА Новости яза.

Мондый карарның максаты - чечен трацияләренең абруен саклап калу дип аңлатыла. 

Чечня хөкүмәте аңлатканча, соцчелтәрләрдә үз иҗатлары белән бүлешкән җырчыларның кайбер җырлары министрлык сәясәтенә каршы килә һәм чечен халкы турында начар фикер калдыра.

Комиссиягә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр һәм сәнгать әһелләре кергән. 

Чечен мәдәниятен тәкъдим иткән һәр иҗатчы үз халкына менталитеты ягыннан да, кыяфәте белән дә туры килергә тиеш, дип аңлатканнар министрлыкта. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100