Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмәндә табиблар үпкәсе шешкән яшь кызны кабул итүдән баш тарткан

Төмәндә табиблар үпкәсе шешкән яшь кызны кабул итүдән баш тарткан

news_top_970_100
Төмәндә табиблар үпкәсе шешкән яшь кызны кабул итүдән баш тарткан
Төмәндә хастаханә табиблары үпкәсе шешкән яшь кызны, биш минуттан дежурлык бетә дигән сәбәп белән, кабул итүдән баш тартканнар. Пациентны башка медицина учреждениесенә алып китәргә туры килгән, дип яза 72.ru Төмән сайты.

Инцидент халык телендә "Водников хастаханәсе" дип йөртелгән дәүләт медицина учреждениесенә булган. Кызның егете сөйләвенчә, ул башта ашыгыч ярдәм чакырткан. Килгән табиб кызга укол кадаган һәм тиз арада хастаханәгә алып барырга кушкан. "Водников хастаханәсе"ндә кызны кабул итмәгәннәр һәм егеткә аны Котовский урамындагы башка хастаханәгә алып барырга туры килгән.

Табибларның ярдәм күрсәтүдән баш тартуын бер кеше видеога төшереп алган. Язмада күренгәнчә, медиклар кызга капельница куярга кирәген әйтәләр, ләкин моның өчен ике сәгать кирәк була, ә безгә биш минут дежурлык калды, дип аңлаталар. 


Хәзер кызның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, аңа торган урыны буенча амбулатор дәвалану узарга кушылган.

Төмән өлкәсенең сәламәтлек саклау департаментында бу очракны башка сыймаслык хәл дип таныганнар һәм пациентканы кабул итүдән баш тарткан табибларга җәза бирәчәкләрен әйткәннәр.

"Моңа кадәр әлеге медицина учреждениесендә мондый хаталар күзәтелмәгән иде. Бу очрак яхшылап өйрәнеләчәк, медицина хезмәткәрләренә карата катгый чаралар күреләчәк", - дип аңлатканнар департаментта.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100