Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шоколадлы ваннада коенган түрә хатынны эшеннән алырга мөмкиннәр

Шоколадлы ваннада коенган түрә хатынны эшеннән алырга мөмкиннәр

news_top_970_100
Шоколадлы ваннада коенган түрә хатынны эшеннән алырга мөмкиннәр
Ульян өлкәсендә гауга купкан. Сәбәбе - регион башлыгы киңәшчесе Светлана Опенышеваның шоколадлы ваннада коенып, шуны фотога төшерүе. 

Шоколадлы ванна дип нафталан нефте салынган ваннаны атыйлар. Әзербәйҗанда табыла торган нафталан нефте тире авыруларын дәвалау үзлекләренә ия. 

55 яшьлек Светлана Опенышева инстаграмында куйган фотосында ваннада чумып ята, аның бары башы һәм аягы гына күренә. Фото астында түрә хатын "Шоколад күп булмый ул" дип язып куйган.

Нафталан ваннасын Опенышева Әзербәйҗанда кергән. Андагы санаторийларда мондый сеанс кыйммәт түгел, бер мең сум тирәсе, әмма түрә хатынның мондый гамәле җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырган.

Түрәнең эш урынында тикшерү башланган. Дәүләт хезмәткәре, барлык кешеләр кебек үк, ял итәргә хокуклы, әмма, администрациядә белдерүләренчә, ул байлыгын күрсәтеп фотоларга төшәргә тиеш түгел. Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Опенышеваның фотосын кылану дип атаган һәм тыйнаграк яшәргә кирәк дип белдергән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100