Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә ничә кеше аена миллион сумнан артыграк хезмәт хакы ала?

Россиядә ничә кеше аена миллион сумнан артыграк хезмәт хакы ала?

news_top_970_100
Россиядә ничә кеше аена миллион сумнан артыграк хезмәт хакы ала?
РБК, Росстатка сылтама белән, айлык хезмәт хакы 1 миллион сумнан артыграк булган кешеләртурында яза. Шундый барлыгы 11287 кеше бар икән. "Миллионерлар" Россия халкының 0,1 проценттан азрагын тәшкил итә.

Соңгы ике елда мондый кешеләр саны 38 процентка арткан. 

Аена миллион сумнан артыграк хезмәт хакы алган кешеләрнең уртача хезмәт хакы 2,4 миллион сум тәшкил итә. Мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу оештыру өлкәсендә эшләүчеләренең уртача хезмәт хакы 5,8 миллион сум. 

Хезмәт хакы миллион сумнан артыграк булган кешеләрнең күпчелеге сәүдә һәм транспорт ремонтлау өлкәсендә эшли. Андыйлар 1960 кеше. Ә бу категориядәге иң аз белгечләр су кертү һәм чүп эшкәртү өлкәсендә эшләүчеләр - 13 кеше. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100