Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Былтыр 9,97 миллиард сум акча эшләгән": Россиядә иң бай депутат исеме билгеле

"Былтыр 9,97 миллиард сум акча эшләгән": Россиядә иң бай депутат исеме билгеле

news_top_970_100
"Былтыр  9,97 миллиард сум акча эшләгән": Россиядә иң бай депутат исеме билгеле
Forbes журналы Россиядә иң бай депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләре исемлеген чыгарды. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Беренче урында Закон чыгару җыены депутаты Павел Антов. Ул "Владимирский стандарт" компанияләр төркеменә нигез салган. 2018 елда 9,97 миллиард сум акча эшләгән.

Икенче урында Чиләбе өлкәсенең Закон чыгару җыены вице-рәисе, "Южуралзолото" хуҗаларының берсе Константин Струков. Аның байлыгы 1,9 миллиард доллар чамасы. Бер ел элек ул 4,46 миллиард сум кереме турында декларация биргән булган.

Өченче урында Белгород өлкәсе думасы депутаты Сергей Гусев. Ул "Славянка" кондитер фабрикасы хуҗасы, аның табышы 2,84 миллиард сум.

Рейтингта 100 кеше барысы бергә узган елда 71 миллиард сум табыш турында декларация тапшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100