Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә бер ел эчендә доллар миллиардерларының саны бер ярым тапкырга арткан

Россиядә бер ел эчендә доллар миллиардерларының саны бер ярым тапкырга арткан

news_top_970_100
Россиядә бер ел эчендә доллар миллиардерларының саны бер ярым тапкырга арткан
Россиядә 1 млрд доллар милке булган кешеләр саны бер елда 74 тән 100 гә кадәр арткан. Бу хакта Credit Suisse банкына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Илдә байлык дәрәҗәсе уртача булса да, безнең исәпләүләр буенча, Россиядә 110 миллиардер бар”, - диелә документта. Моннан тыш, Россия бай кешеләрнең артуы буенча 9 урында урнашкан. Россиядә 3120 кеше үзенең милкен 100 млн долларга җиткерә алган. Credit Suisse банк мәгълүматлары буенча, Россиядә 246 мең доллар миллиардеры бар, ә 264 кеше дөньядагы иң бай кешеләрнең 1 процентына керә.

Тикшеренү авторлары әйтүенчә, Россиядә байлык тигез бүленмәгән. Гомуми байлыкның 83 проценты Россиядәге иң бай 10 процент кеше кулында.

2019 елда дөньяда гомуми байлыкның күләме 360,6 трлн долларга җиткән. Бу 2,6 процентка арткан дигән сүз. Уртача байлык дәрәҗәсе дә арткан һәм бер олы кеше өчен 70 849 долларны тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100