Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә банк карталарыннан СМС аша акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

Россиядә банк карталарыннан СМС аша акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

news_top_970_100
Россиядә банк карталарыннан СМС аша акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән
Мошенниклар банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулын үзләштергән, дип кисәтә "Известия". Хәзер алар куркынычсызлык хезмәтеннән шалтыраткан робот булып кылана икән.

Робот клиентка шалтырата һәм, төрле сораулар биреп, СМС аша килгән кодны белергә тели. "Тавышыгызны идентификациялибез" дип, кабатлаталар да икән. Мондый ысулны мошенниклар 2019 елның языннан бирле куллана.

Мошенниклар үзләрен эштә утыручы банк хезмәткәрләре итеп күрсәтү өчен фон итеп автоответчик, колл-үзәк тавышларын куллана, бу кешене ышанырга мәҗбүр итә, дип кисәтә белгечләр.

Август башында мошенниклар Мәскәүдә яшәүче берәүдән 3,5 миллион сум акча урлаганнар. Алар ир-атка банк номерыннан шалтыратканнар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм "Хисабыгыздан акча алу омтылышы булды" дип алдап, ир-атка СМС белән дүрт пароль җибәргәннәр. Ир-ат бу парольләрне ялган хезмәткәрләргә җиткереп барган.

Бер мәлдә ир-ат шикләнә башлаган һәм бу хакта "банк хезмәткәрләренә" әйткән. Шуннан соң мошенниклар сөйләшүне роботка күчергәннәр, ир-ат тавыш сигналыннан соң кодны әйтергә тиеш булган. Шулай итеп ир-ат мошенникларга тагын берничә код әйткән. 

Шул рәвешле мошенниклар берничә транзакция белән ир-ат картасыннан миллионлаган акчалар урлаганнар. 

2018 елда мошенниклар Россиядә яшәүчеләрнең карталарыннан 1,4 миллиард сум урлый алган, бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артык. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100