Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргызстанның элекке президенты Атамбаевны кагылгысызлыктан мәхрүм иттеләр

Кыргызстанның элекке президенты Атамбаевны кагылгысызлыктан мәхрүм иттеләр

news_top_970_100
Кыргызстанның элекке президенты Атамбаевны кагылгысызлыктан мәхрүм иттеләр
Кыргызстанның парламенты элекке президент Алмазбәк Атамбаевны "элекке президент" статусыннан мәхрүм итте. Бу статусны югалткач, ул экс-президентлар ия кагылгысызлыгын югалтачак. 

110 депутатның 103е экс-президент статусын юкка чыгару өчен тавыш биргән. 

Кыргызстан парламентындагы депутат комиссиясе Алмазбәк Атамбаевка гаепләүләрне прокуратурага тапшырды. Депутатлар фикеренчә, ул Бишкәк ТЭЦын яңартка вакытта акча үзләштерүгә, җир кишәрлекләрен алуда, ялган белешмәләр файдаланып, криминаль авторитет Азиз Батукаевны азат итүдә, хакимиятне үз кул астына үзләштерүдә гаепле. 

Баштарак Атамбаевны сәяси көндәшләрен һәм журналистларны кысуда да гаепләгәннәр иде. 

Атамбаев бу гаепләүләрне кире кага һәм үзенең гадел булуын әйтә. Ул яшәгән Кой-Таш авылы янында тарафдарлары җыелган, алар барысы 400 кеше. Йорт тирәсенә бетон балкалар куйганнар. 

Кыргызстанның яңа президенты Сооронбай Жээнбеков 16 майда элекке президентларны кагылгысызлыктан мәхрүм итү турында карарга кул куйды. Бу документ буенча, элекке президентларны хөкем итәргә мөмкин. Моның өчен кимендә 40 депутатның президентка каршы гаепләү җиткерүе һәм депутат комиссиясенең бу гаепләүне тануы, генераль прокурор бәяләмәсе, депутатларның өчтән икесенең кагылгысызлыкка каршы тавыш бирүе кирәк. 

Тикшерү Атамбаевны гаепле дип тапкан очракта аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Алмазбәк Атамбаев Инстаграмда бу вакыйгаларга карата үз фикерен белдергән. "Сооронбая Жээнбековның сәяси көндәшен юкка чыгару максатында дәүләт органнары эшли. Иң пычрак коррупцион үткәннәре булган иң пычрак сәясәтчеләр шушы максаттан әхлаксыз мәгълүмати технологияләр куллана. Мин бу спектакльдә катнашмыйм. Җаваплылыктан курыкмыйм... Беркайчан да җинаять эше имеш-мимеш һәм пычрак фантазияләргә нигезләнеп төзелә ала дип уйламый идем", - дип язган ул. Атамбаев фикеренчә, аны парламентка чакырмыйча тавыш бирү дөрес түгел. "Дөреслектән куркалар, бу кешеләр пычрак эшләрен астан гына, куркакларча эшләргә ияләнгән", - дип язган ул. 

Сәясәтчеләр Кыргызстандагы бу каршылык сәяси кризиска китерергә мөмкин дип белдерә. Кыргызстанда 2005, 2010 елларда хакимиятне урамнарга чыккан халык бәреп төшергән иде. 

Атамбаев 2011-2017 елларда Кыргызстан президенты булды. Ул 2016 елда Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен референдум уздырды.Президентлыкның соңгы елларында аның инициативасы белән журналистлар, активистларга каршы суд процесслары барды. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100