Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньядагы иң бай кешеләр бер көндә 18 миллиард доллар акчасын ничек югалткан?

Дөньядагы иң бай кешеләр бер көндә 18 миллиард доллар акчасын ничек югалткан?

news_top_970_100
Дөньядагы иң бай кешеләр бер көндә 18 миллиард доллар акчасын ничек югалткан?
Дөньяда иң байлар саналган тугыз бизнесмен бер көндә 18 миллиард доллар чамасы акча югалткан. Бу турыда Forbesбасмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Аларның байлыгы шулай кисәк кенә кимү Америкада фондлар индексы төшү белән аңлатыла. Dow Jones индексы 2019 елда максималь күләмдә кимегән.

Forbes исемлеге лидеры Джефф Безос 3,5 миллиард доллар, Facebook башлыгы Марк Цукерберг — 3,2 миллиард, LVMH компаниясе гендиректоры Бернар Арно өч миллиард чамасы акчасын югалткан.

Басма мәгълүматы буенча, акцияләрнең бәясе төшү Forbes унлыгына кергән бер бизнесменга — Нью-Йорк шәһәренең элеккеге мэры Майкл Блумбергка гына кагылмаган.

Август башында финанс базарларында бәяләр төшү иң бай 500 бизнесменның 118 миллиарды югалуга китергән. Bloomberg басмасы акцияләр бәясе кискен төшү Кытай белән АКШ арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре кискен бозылу белән бәйле дип хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100