Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда алма, груша, чия, сливаның кайсы сортларын утыртырга: галим Роман Исаевтан киңәшләр

Суыклар чигенергә теләмәсә дә, яз тәрәз шакый. Тиздән кыр эшләре башланыр, бакчачылар кишәрлекләрендә казына башлар. Яз – яшелчә белән беррәттән, җимеш агачлары да утыртыр чак.

news_top_970_100
Татарстанда алма, груша, чия, сливаның кайсы сортларын утыртырга: галим Роман Исаевтан киңәшләр

Сортлар төрлелеге буенча кытлык юк хәзер. Мәгълүматка да ихтыяҗ юк, интернетны ачасы да карыйсы. Тик җиләк-җимеш агачлары утыртканда районлашкан культураларны сайлыйсын күпләр белеп бетерми. Нәтиҗәдә, кызыгып, экзотик сортлар утырта һәм акчасын суга сала.

Мәскәүнең И.В.Мичурин исемендәге федераль мәгълүмати үзәк җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Роман Исаев Татарстан шартлары өчен кулай сортларны тикшергән. Без аның белән элемтәгә кердек. Галим нинди культура һәм сортларга өстенлек бирергә, сайлау үзенчәлекләре, үсентеләрне кайдан алырга, ничек дөрес утыртырга кебек сорауларга җавап бирде.

– Роман Дмитриевич, Татарстан белән сезне нинди җепләр бәйли?

– 2009 елда безнең оешмага (Тамбов өлкәсенең Мичурин шәһәре) Әлмәтнең ООО “Интех-Лес” җитәкчесе Габделкадыйр Михалев мөрәҗәгать итте.  Ул бездән бакча һәм питомник утыртуда ярдәм сорады. Бу вакытта аларның төп эшчәнлеге урманнар утырту иде. Авыл хуҗалыгы эшләре өчен яраксыз туфракта нарат һәм чыршы үстерәләр.
    
Бакча өчен Әлмәтнең Югары Мактама авылы тирәсеннән 19,5 гектар җир бүлеп алганнар. Без анда кайтып, туфрак анализы ясадык, бакча һәм питомник проекты төзедек. Нәтиҗәдә, шул ук елның көзендә анда алмагачлар утыртылды. Дүртенче елда беренче уңыштан авыз иттеләр. Бүген анда 70 төрле җимеш агачы үсә. Питомникта сыйфатлы, районлашкан үсентеләр. Без әле бу оешма белән эле дә элемтәдә торабыз. Кирәк очракта телефон аша да киңәшләшәбез, Әлмәткә кайтып, ботакларны кисү һәм башка сораулар буенча күчмә семинарлар оештырабыз. Шуңа күрә, Татарстан белән ике арага тузан да кунмый.

– Татарстан шартларына яраклы җимеш агачлары сайлаганда, иң элек нәрсәгә игътибар итәргә?

– Беренче чиратта климат шартларына. Бигрәк тә кыш айларындагы температура тирбәлешенә карарга кирәк. Агач һәм куаклар  кышын һәм язгы чорда: түбән температура тәэсир иткәндә зарарлана. Җепшек кардан соң температура төшсә, бу бигрәк тә куркыныч. Җиләк-җимешнең тәменә һәм зурлыгына вегетация чорының озынлыгы һәм явым-төшем күләме дә йогынты ясый. Культура һәм сорт сайлаганда бу үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәк.

- Безнең республикада экзотик  җимеш агачлары үстереп буламы?

– Татарстан шартларында алмагач, груша, чия, слива котырып уңа. Сортлар сайлаганда кулланылышка кергән, дәүләт селекция уңышлары реестрына таянырга кирәк. Анда Урта Идел регионы өчен туры килә торган шартлар күрсәтелгән. Алар Татарстаннан тыш, Мордовия республикасы, Пенза, Самара, Ульян өлкәсе өчен дә туры килә. Мәсәлән, әлеге реестрга 2017 елда алмагачның 33 сорты кергән. Шулай ук дәүләт реестрына кертелмәгән, әмма Татарстан шартларында әйбәт үсүче сортлар да бар.

– Роман Дмитриевич, үзегез Татарстанда үстерү өчен нинди кулай сортларны әйтер идегез?

– Мин телгә алган реестрдан, шәхси тәҗрибә, Әлмәт бакчасындагы үзенчәлекләрдән чыгып, мондый сортларны тәкъдим итәр идем.

Перспективалы җәйге, көзге һәм кышкы алма сортлары

Җәйге алма сортлары: Папировка, Мечта, Конфетное, Мантет, Медуница, Мелба, Грушовка Московская, Китайка золотая ранняя.

Көзге алма сортлары:  Услада, Аэлита, Коричное полосатое, Осеннее полосатое, Жигулевское, Теньковская, Волжская красавица.

Кышкы алма сортлары: Антоновка обыкновенная, Северный синап, Богатырь, Башкирский красавец, Московское зимнее, Спартак, Ренет Татарский, Ренет Поволжья, Волжское.

Перспективалы груша сортлары

Җәйге груша сортлары:

Лада, Чижовская, Скороспелка из Мичуринска, Красуля, Вековая, Свердловчанка.

Көзге груша сортлары: 

Памяти Яковлева, Москвичка, Нарядная Ефимова.

Перспективалы чия сортлары:

Чия: Заря Татарии, Краса Татарии, Апухтинская, Владимирская, Шакировская, Севастьяновская, Память Сахарова.

Перспективалы слива сортлары:

Слива:  Казанская, Татарская желтая, Волжанка, Память Хасанова.

Җимеш агачларын каян сатып алырга

– Үсентеләрне каян алырга киңәш итәр идегез?

– Миңа бу сорауны еш бирәләр. Дөрес, сезонында агач һәм куак үсентеләре белән базар тула, хәтта юл кырыйларында да саталар аны.  Базарда сатучы - гаиләсен туйдыру өчен чыгып утырган эшче. Ул үзе мактый-мактый саткан куак турында берни белми, аның белән кызыксынмый да. Дөрес, ул белгән кыяфәт белән аның ярашу үзлекләрен, сортын сөйләгән кыяфәт ясый. Билгеле, бу – товарны сату өчен реклама.

Мин үсентене фәкать питомник яки халык арасында авторитеты булган бакча үзәкләреннән генә алырга киңәш итәм.

Җимеш агачларын кайчан утыртырга

– Безнең шартларда җиләк-җимеш куакларын язын утыртыргамы, көзенме?

– Алмагач – чыдам культура, аны көздән утыртырга да була. Ә менә груша, чия, сливаны язын гына утырталар. Күпләр бу культураларны көздән утырта һәм аннан соң бер кочак проблема белән очраша: алар йә өши, йә авыруларга бирешә, йә җимеш бирми.

Җимеш агачларын утырту тәртибе

– Җиргә утырту үзенчәлекләренә килсәк?

– Җиләк-җимеш үсентеләрен коймадан ике метр эчкәрәк кереп утырталар. Ике агач арасында калган ара культураның үсеш көче һәм төп агачка нәрсә ялгануыннан тора (подвой). Элегрәк алмагач үстергәндә орлыклы “подвой” кулланыла иде. Соңгы елларда 54-118 номерлы уртача үсә торган клонлы һәм карликсыман 62-396 санлы  “подвой”га өстенлек бирелә.  Груша, чия, слива, гадәттә, орлыклы “подвой”дан үстерелә.
    
– Ике агач арасындагы ара күпме калырга тиеш?

Биек алмагачлар 5х4, уртачасы 4х3, тәбәнәге 3х2, груша 4х4, чия 5х4, слива 4-5х3 м схемасы буенча утыртыла.

50-60 см тирәсе әйләнәдә һәм шундый ук тирәнлектә чокыр казыла. Җирнең өске уңдырышлы катламын чокырның бер ягына, аскы катын икенче якка алып куегыз. Һәр чокырга органик (1 чиләк черемә) һәм минераль ашламалар кертегез. Болар 200-300 гр суперфосфат, бу 1 пластик стакан дигән сүз, 30-50 гр сернокислый калий, стаканның дүрттән бер өлеше. Шуннан соң чокырның яртысын уңдырышлы туфрак белән каплагыз да ашламалар белән катыштырыгыз.

Үсенте тамырының берничә мм ын кисегез. Аны чокыр уртасына утыртып, туфрак белән каплагыз.  Чыбыкча ялганган урын туфрактан 4-5 см өстәрәк булырга тиеш.

Үсентене утырткач, туфракны тыгызлап басыгыз. Аннары әйләнә тирәли су сибәр өчен чокырчык ясагыз. Куакның көньягына агач терәү батырып (1 м тирәсе)  бәйләп куегыз. Шуннан соң 2-3 чиләк су сибегез. Су сеңгәч, пычкы чүбе яки черемә белән мүлчәләгез. Бу җир ярылмас һәм дым саклау өчен кирәк.

Яшь агач һәм куакларны җиргә утыртып куеп, эш бетми. Аларны тәрбияләү турында да онытырга ярамый. Бу эшләргә вакытында сугару, корткычларга каршы көрәшү, кәүсә тирәсен йомшартып тору керә. Төп агротехник чараларны эшләргә иренмәсәгез, үсенте ныклы тамыр җибәрер, тиз арада үсеп китәр, мул уңыш белән куандырыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100