Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Су сипкәндә нашатырь спирты кушарга кирәк". Экзотик үсемлекләрдән дә уңыш алган тәҗрибәле бакчачы киңәшләре

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Кәбирова безнең якларда моңарчы үстерелмәгән төрле сорт кабакларны, карбыз-кыяр, кавын-кыярларны үстереп тә шаккаттырды. Чуфа, бататлар үстереп тә өләшә. Хәтта йокы бүлмәсендә дә кырык төрле, 500гә якын помидор кәлшәсе шаулап үсеп утыра. Орлыктан ике елда үстерелүче суганнан да, ул бер елда мул уңыш җыеп ала. Яшеллек булгач, бик күңелле һәм җанга рәхәт.

news_top_970_100
"Су сипкәндә нашатырь спирты кушарга кирәк". Экзотик үсемлекләрдән дә уңыш алган тәҗрибәле бакчачы киңәшләре

Илсөяр ханым башка бакчачылардан безнең як өчен ят булган яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәре үстерүе белән аерылып тора. Бакча, дача участогын ризык буларак кулланыла торган яшелчә, җиләк-җимешләрдән тыш, дару үләннәре белән дә баетырга киңәш итә ул. 

Быел Япониядә генә үсә торган гинкгобилоба агачын утыртып карарга ниятли. Аны аңа лагерьга ял итәргә барган укучы кыз бала Камилла Гәрәева алып кайткан.

– Аның яфраклары үзенчәлекле, һәр яфрагы урталайга киселгән кебек. Аптекаларда сатылучы гинкоум, танакан дарулары шушы үсемлектән ясала. Агач кебек зур булып үсә. Япониядә көз көне яфрак очканда ябалдашы астында торырга яраталар икән. Яфраклар кешенең баш миен яхшырак эшләтү, капиллярларны чистарту өчен файдалы, – ди бакчачы.

Илсөяр апа, гинкгобилоба агачы үсеп китеп, тамырлар чыгарса, килер елларда Интертат укучыларына да өлеш чыгарырга вәгъдә итте. 

Бакчада менә ниләр үстерергә киңәш итә тәҗрибәле бакчачы Илсөр Кәбирова. 

Укроп агачы

- Укроп агачы халык телендә “божье дерево” дип тә йөртелә. Бу үсемлек әремне хәтерләтә. Әмма, әрем ачы, ә бу тәме һәм исе буенча укропка охшаш. Куак кебек үсә. Шунлыктан күрше яшелчәләрдән арасы бер метр чамасы булса яхшырак. Корткычлардан курыкмый, үстерү өчен артык мәшәкате юк. Бакчагызда ун ел буе тәмләткеч куагы үсәчәк. Составында эфир майлары бар. Аппетитны ачу, ангинаны дәвалау, цистит, тире авыруларыннан шифасы бар. Спиртта ясалган төнәтмәсе чәчләр үсеше өчен бик әйбәт. Майлы ит ризыкларына, салатларга, яшечләләр тозлаганда бер дигән тәмләткеч. Кызыксынган кешеләргә үсентесен бирә алам. Көзен җыеп алгач, чәй эчеп кулланырга мөмкин.

Яз көне бер чыбыгын кисеп алып, суга салып куйсаң, шуннан ике-өч көндә тамыр җибәрә. Бик әрсез үсемлек.

Чуфа

- Март урталарыннан үсентесен үстерә башладым. Аны җир чикләвеге дип тә әйтәләр, җир астында үсә торган чикләвек ул. Ел саен утыртабыз, мул уңыш алабыз. Чикләвек буларак, состында микроэлементлар бик күп. Кыяклы үсемлек. Җылы якларда матурлык өчен түтәл кырыйларына утырталар, күпьеллык булып үсә. Ә бездә бер ел гына үсә дә, икенче елга кабат утыртасың. Бер төптә 500дән 1000 меңгә кадәр чикләвеге булырга мөмкин. Чуфа яфракларыннан ясалган мендәр тынычландыру үзлегенә ия. 

Кабаклар

Кабакларның да нинди төре генә үсми аның бакчасында. Казга, грушага, утын бүкәненә, хәзрәт чалмасына, кызлар таҗына, кояш оясына охшаганы... бик күп төрле. Ә гадәти кабаклар кырыгар килограммга кадәр җитә. Кабакның ризык буларак кулланганда файдалы якларын сөйләп торасы юк. Ә менә балалар мәктәпләрдә балалар белән бергә утырту өчен яшелчәләрдән иң файдалысы кабак ди тәҗрибәле бакчачы. Ул бу фикерне озак еллар мәктәптә биология фәненнән дәресләр биргән укытучы буларак та киңәш итә. Беренчедән, кабак орлыгы эре булганлыктан, балаларга үзләре утырту өчен уңайлы. Икенчедән, әрсез үсемлек, әлләни тәрбия сорамый. Өченчедән, декоратив кабаклар утыртканда балалар белән бергәләп җыеп алырга да күңелле. Һәм алардан төрле композицияләр ясау да кызыклы булачак. 


Зур уңыш алу өчен тәҗрибәле бакчачыдан 8 киңәш  

– барлык яшелчәләргә дә су сипкәндә нашатырь спирты сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы);

– шулай ук яшелчәләр чүпрәне дә бик ярата. 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;  

– чөгендер баллы булсын өчен, тишелеп чыккач һәм сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә (10 литр суга бер стакан). Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә бик файдалы; 

– помидорларны фитофторозадан саклар өчен сөт яки сөт сыворыткасына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк. Җәй буена берничә тапкыр кабатласаң, яхшырак; 

– помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта; 

– суган көпшәкләнмәсен өчен утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына; 

– иртә яздан җиләкләргә марганцовка эремәсе сибәргә, ә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе. 10 литр суга – 10 тамчы; 

– йод эремәсен шулай ук кәбестә дә бик ярата. Чәкән ясала башлаганда сибү яхшырак. 10 литр суга – 40 тамчы. Һәр төп кәбестәгә бер литр эремә кирәк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 июнь 2022
    Исемсез
    Исэнмесез Илссоя апай.Сездэ карбоз усентесе юкмы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100