Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нитратлар белән үстерәләр" дигән сүз ни дәрәҗәдә дөрес һәм кыяр-помидорларны ничек сайларга?

Химик Аркадий Курамшин химиясез кыяр-помидорларны ничек сайларга икәнен, ә Татарстанның Кулланучылар союзы Казандагы кайсы кибетләрендәге яшелчәләрнең зарарсыз икәнен сөйләде.

news_top_970_100
"Нитратлар белән үстерәләр" дигән сүз ни дәрәҗәдә дөрес һәм кыяр-помидорларны ничек сайларга?

Кыяр һәм помидордан ясалган җәйге салаттан да җиңелрәк нәрсә бар икән? Ун минутта әзерләнә, ит һәм кош ите янына менә дигән. Дөрес, хәзер бу салат өчен кирәкле ингредиентларны елның теләсә кайсы фасылында сатып алырга була, сезнең күпме түләргә әзер булуыгыздан гына тора.

"Нитратлар һәм пестицидлардан котылып булмый"

Базарда һәм кибетләрдә җирле җитештерүчеләрнең яшелчәләрен кулай бәягә табарга була. Ләкин алар чыннан да куркынычсызмы? Яшелчәләрдә нитратлар һәм пестицидлар – уйдырмамы әллә инкарь итмәслек фактмы? Әлеге сорауга  “Жизнь замечательных веществ” китабы авторы Аркадий Курамшин җавап бирде.

“Нитратлар белән үстерәләр” – бу иң киң таралган ялгыш. Чыннан да, бигрәк тә карбызларга, тизрәк өлгерсеннәр өчен нитратлар өстәү була. Ә гомумән, нитратлар үсемлекләрдәге азот циклы барышында үзеннән-үзе барлыкка килә. Без нитратлы ашламалар белән бөтенләй дә эшкәртмәскә мөмкинбез, ләкин нитратлар формалаша, чөнки әлеге матдәләр конверсиясе бәрабәренә үсемлек энергия ала. Ул үсеш өчен барыбер туфрактан азот ала, безнең нәрсә белән ашлау мөһим түгел”, - дип аңлатты химик.

Аркадий Курамшин белдерүенчә, нитрат белән агулану чынлап та бар һәм ул кешегә шактый кыенлыклар тудырырга мөмкин.

“Нитратлар канда кислород йөрешенә тәэсир итә, бавыр һәм ашказаны-эчәк трактына көчәнеш бирә. Кешедә ашказаны-эчәк тракты тайпылышы булырга мөмкин. Әмма нитратлар суда яхшы эри. Күпләп су эчкәндә алар организмнан тиз чыга һәм агулану начар нәтиҗәләрсез генә уза”, - дип киңәш итте химик.

Аның фикеренчә, пестицидлар белән дә нитратлар кебек үк хәл – алардан котылып булмый. Пестицидлар чүп үләннәрен юкка чыгара торган гербицидларга, корткыч-бөҗәкләрне һәлак итә торган инсектицидларга, патоген гөмбәчекләрне бетерә торган фунгицидларга бүленә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче пестицидлардан баш тарта алмый, дип ышандыра Аркадий Курамшин.

“Органик игенчелектә пестицидлар кулланмау турында белдерү күпмедер дәрәҗәдә хәйләкәрлек. Бакыр купоросы белән эшкәртергә була, ләкин бакыр кушылмалар да агулы”, - ди химик.

 Бавыр, үт куыгы авырулары булган кешеләр пестицидлы җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне кулланудан баш тарта ала.

Кыяр белән помидорны ничек сайларга һәм үзеңне химикатлардан ничек сакларга?

Аркадий Курамшин нитратлар һәм пестицидлар корбаны булмас өчен берничә киңәш бирә:

  1. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр өлгергән булырга тиеш. Аларны сезон вакытында алу яхшы. Еш кына җитештерүче, уңышның тулысынча өлгергәнен көтеп тормыйча, җыеп ала, шуның аркасында нитратлар һәм пестицидлар күләме артып китәргә мөмкин.
  2. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күпмедер вакыт саклап торырга кирәк, чөнки саклаган вакытта нитратлар үзләре таркала.
  3. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юыгыз – бу балалар китапларыннан ук билгеле кагыйдә. Юылмаган җиләк-җимеш, яшелчәдән бөҗәкләрне агулау өчен файдаланган химикатлар организмга эләгергә мөмкин. Сатып алганнан соң, яшелчә, җиләк-җимешләрне һичшиксез юарга кирәк. Агуларны җылы су белән яхшылап юып төшерергә була. Сатып алынмаган булсалар да,юарга кирәк, чөнки эшкәртелмәгән яшелчә, җиләк-җимешләр дә эчәк инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин.
  4. Яшелчәләрнең нитратка бай булган өлешләрен ашарга ярамый. Кыярларда бу – кабыгы, кәбестәдә – күчән, кишер белән чөгендердә – тамыразыкның яфракларга иң якын өлеше. Ашар алдыннан бу өлешләрне кисеп алырга кирәк.

    Кайберәүләр кибеткә яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алыр өчен нитратотестер, нитратомердан башка йөрми дә. Әлеге җыйнак җайланма уртача биш мең тора. Ләкин, Аркадий Курамшин фикеренчә, аларның күрсәткечләрен артык чынга алырга кирәкми. Нитротестерлар дөрес һәм дөрес булмаган нәтиҗә күрсәтергә мөмкин, диде Аркадий Курамшин.

    “Тыелган матдәләрне ачыклаганда ике параметр бар: тизлек һәм төгәллек. Тиз анализ ясау һәрвакытта да төгәл булмый. Әгәр төгәл нәтиҗә кирәк икән, көтеп торырга туры киләчәк”, - дип белдерде химик.

    “Әгәр рөхсәт ителгән микъдардан арып китү күзәтелә икән, лабораториядә тикшертү яхшырак”, - дип киңәш итте Аркадий Курамшин.

    Химик фикеренчә, авыл хуҗалыгында химикатларны, ашламаларны куллану үз-үзен аклый. Чөнки алардан башка авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кими һәм ачлык киләчәк, дип саный ул. Ләкин ашламалар билгеләнгән норма буенча кулланылырга тиеш. 

    Казандагы кибет киштәләрендә контрафакт кыярлар табылган, ләкин зарасыз яшелчәләр дә бар

    Әгәр сезне үзебездә үскән кыяр-помидорларда нитратлар һәм пестицидлар булу-булмавы кызыксындыра икән, моның өчен лабораториягә мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Россия кулланучылар тәҗрибәсе институты белгечләре еш кына контроль сатып алулар башкара һәм популяр продуктларның сыйфатын тикшерә. Күптән түгел алар Казанда кыяр-помидорларны тикшерде, аларга Татарстан Кулланучылар союзы ярдәм итте.

    Тестта илдә җитештерелгән кыярларның сигез үрнәге булды. Аларны Казанда, Воронежда, Рязаньдә һәм Брянскида сатып алдылар һәм нитратларны, калдык пестицидларны ачыклау өчен Мәскәүгә җибәрделәр.

    Татарстан Кулланучылар союзы өч үрнәк сатып алды: “Белореченский” теплица комбинатының “Эстафета” сортлы Краснодар кыярлары; Липецкның “Липецк Агро” теплица комбинатының “Долина овощей” брендлы сакланылган грунтта үскән “Сева” сортлы уртача зурлыктагы кыярлары һәм ярлыгында Башкортстанның иң зур теплица хуҗалыгы “Совхоз Алексеевский” күрсәтелгән кечкенә кыярлар.

    Липецкның “Долина овощей” кыярлары Казанда гына түгел, ә Брянскида да сатып алынган. Алар пестицидлар дәрәҗәсе югары булмаган бердәнбер үрнәк. Моннан тыш, Казанда сатып алынган кыярларда нитратлар күләме нормада (рөхсәт ителгән дәрәҗәнең 68 проценты) булган.

    Шулай ук, Краснодарның “Эстафета” сортлы кыярлары зарарсыз дип табылган. Алардагы нитрат микъдары рөхсәт ителгән күләмнән артмаган (рөхсәт ителгәннән 96 процент). Бу кыярларда металаксил пестициды табылган, ул да рөхсәт ителгән иң югары күләмнән артмаган. Җитештерүчеләр бу матдәне яшелчәләрне киң таралган гөмбәчек авыруы – фитофтороздан саклау өчен куллана.

    Белгечләрне иң гаҗәпләндергәне өченче үрнәк булган – маркировкасына башкорт җитештерүчесе язылган кечкенә кыярлар. Беренчедән, тиаметоксам пестициды рөхсәт ителгән иң югары дәрәҗәдән артык булган. Ә нитратлар күләме нормада. Икенчедән, кыярлар контрафакт булып чыккан, чөнки белгечләр чын җитештерүчене тапмаган.

    “Сатып алынган кыярларның маркировкасында күрсәтелгән җитештерүче ГУСП “Алексеевский” совхозы, Башкортстан республикасы. РИПИ җитештерүчегә аларның продукциясендә пестицид барлыгы ачыкланганны хәбәр иткәч, Башкортстанның “Алексеевский” совхозы бу продукциянең үзләренә катнашы булмавы турында хәбәр итә”, – дип сөйләде Татарстан Кулланучылар союзының баш белгече, эксперт Ираида Пурсанова.

    Башкорт җитештерүчесе кечкенә кыярларны гомумән үстермәүләрен аңлатып язган. Әлеге сортны утырту бары тик 20 июльдә генә көтелгән, ә тикшерү нәтиҗәләре июнь башында билгеле булган.

    Моннан тыш, сату итүченең дә ялган булуы ачыкланган. Ярлыкта Самара компаниясе “Фрутэкспорт” күрсәтелгән, ләкин алар да бу кыярларга бернинди дә катнашлары булмауны әйтте. Бу кыярлар алынган кибет аларны инде сатудан алган.

    Кулланучылар союзыннан киңәш – ярлыкка игътибар белән карарга кирәк.

    “Кечкенә кыярларның ярлыгы бездә шундук шик уятты: ак төстә, шыксыз, компьютерда бастырылган. Алар мошенниклар булып чыкты”, - дип аңлата Пурсанова.

    Аның фикеренчә, җитештерүче төргәгендәге яшелчәләрне эзләргә һәм базарда сатучы сүзенә генә ышанып алмаска кирәк. Аның дөресен әйтүендә гарантия кайда?

    “Кыярлар җыерылмаган булырга тиеш, юеш тә булырга тиеш түгел. Суыткычта саклыйлар да, җылыга чыгаралар, кыярлар конденсат белән каплана. Әгәр кыярлар озак саклана икән, алар лайла белән каплана. Йомшакларны сатып алмау хәерле. Кыярлар тыгыз, сыгылмалы булырга тиеш. Әгәр алар йомшак икән, димәк озак вакыт складта ятканнар. Күгәрек булу-булмавын да тикшерергә кирәк”, - дип киңәш итә белгеч.

    Помидорлар ике ел рәттән нитратларга һәм пестицидларга тикшерелә

    Кыярлар сатып алу белән беррәттән Татарстан Кулланучылар союзы ике үрнәктә томатлар сатып алган. РИПИ тестында Казаннан, Воронеждан һәм Брянскидан барлыгы алты помидор үрнәге катнашкан. Бәхеткә, алар нитратлар һәм калдык пестицидлар күләме буенча барысы да зарарсыз дип табылган. Ә хәзер Казан кибетләрендә алынган помидорлар турында тулырак.

    Танылган “Липецк Агро” теплица комбинаты “Долина овощей” бренды астында кыярлар гына түгел, ә томатлар да чыгара. Кулланучылар союзы слива формасындагы “Прунус” сортлы помидорлар сатып алган. Анда пестицидлар бөтенләй табылмаган, ә нитратлар күләме нормада булган.

    Татарстанның “Майский” теплица комбинаты помидорлары да сатып алынган. Аларда шулай ук пестицидлар табылмаган, ә нитратлар рөхсәт ителгән күләмнән артмаган.

    РИПИ тикшерү өчен томатларны беренче мәртәбә генә сатып алмый. Ике ел рәттән помидорларда агулы матдәләр табылганы юк диярлек. Бу тикшерүдә томатлардагы нитрат микъдары рөхсәт ителгәннән аз гына артык - 9 дан алып 33 процентка кадәр булган. Узган тикшерүләр вакытындә бу төр культураларда нитратлар буенча бар да тәртиптә булган.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100