Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарадан Мәксүт Хәбибрахманов: Үзең әзерләгән чәйне бер эчеп карасаң, кибет чәен башка эчәсе килми

Татар кешесенең 90% өлеше чәйдән тора,- дигән шаяру ишеткәнегез бармы? Бу безнең халыкның тәмле итеп чәй эчәргә яратуыннан килә. Элек-электән татар халкы чәйне төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимештән әзерләп эчкән. Шуңа күрә дә кем-кем, ә инде татар чәйнең белгече санала, аны тәмен белеп, сөт белән, каты итеп ясап эчәргә ярата.

news_top_970_100
Кукмарадан Мәксүт Хәбибрахманов: Үзең әзерләгән чәйне бер эчеп карасаң, кибет чәен башка эчәсе килми

Эх, тәмле чәй – күңелдә җәй!

Үлән чәйләре төрле була: витаминлы, дәвалаучы, хуш исле һ.б. Ничек кенә булмасын, алар барысы да файдалы. Иң мөһиме – сез аны үзегез җыеп, үзегезгә кирәгенчә ясый аласыз. Витаминлы чәйләрне ел әйләнәсендә, күпме телисең шуның кадәр эчәргә була. Ә дәвалаучы чәйләр белән игътибарлы булу кирәк. Аларны гадәттә табиб билгели һәм билгеле бер күләмдә, билгеле вакытта гына эчәргә куша. Дәвалаучы чәйләр составына кергән үләннәр-кайбер авырулар вакытында катгый тыелган булырга мөмкин.

Кукмара районында яшәүче табиб Мәксүт Хәбибрахманов соңгы елларда чәй ясау эшенә чын-чынлап күңел салган. “Сатарга дип түгел, үзебезгә, балаларга, туганнарга дип әзерлибез. Үзең әзерләгән чәйне бер эчеп карасаң, кибет чәен башка эчәсе килми”, - ди ул. Ул Intertat.ru электрон газетасына кайбер серләрне чиште.

Үләннәрне чәчәк аткан вакытта яки чәчәк атып бетергәч җыябыз. Бу якынча май, июнь айларына туры килә. Аларны явымсыз, коры көнне җыябыз. Иртән төшкән чык кибеп бетү белән эшкә керешсәң була. Үлән җыйган вакытта табигатькә тагын да якынаясың. Аның биргән байлыкларын күрергә, файдаланырга өйрәнәсең. Җәйге коры, саф һавада кош-кортлар тавышын тыңлап үлән җыю үзе бер хозурлык. Бу тынычландыра, дөнья гаменнән арыган башка ял бирә.

- Үлән җыярга чыкканда, табигатькә сакчыл карарга онытмагыз. Бер җирдән бөтен үләнне җыеп бетермәгез, яңадан үсеп китәр өчен үләннең берникадәр өлешен калдырыгыз.
Кырлыганның яфрагын да, чәчәген дә бергә җыябыз. Тик чәчәге кузакланган булырга тиеш түгел. Дөрес җыйганда чәйдән бик хуш исле, бал тәме килеп торачак.

Кура җиләге, җир җиләгенең яфракларын җыйганда һәр сабактан берничә яфрак кына алыгыз. Бөтнек, сары мәтрүшкә кебек чәчәкле үләннәрне җыйганда орлык җитешү өчен берникадәр чәчәкле өлешне дә калдырыгыз. Жасмин, гөлҗимеш, юкә чәчәкләрен шау чәчәктә вакытта җыябыз. Ә җимешләрне тулысынча өлгереп беткәч кенә өзәбез.
- Үләннәрне күләгәле урында (өй, мунча чормаларында яки яхшы җилли торган бүлмәләрдә) тулысынча кибеп беткәнче киптерәбез. Үләннәр каралып күгәрергә тиеш түгел, андыйлары булса – ул кулланырга яраксыз!
Гөлҗимеш, кара карлыган, миләш, җиләкләрне 80-90 градус эсседә киптерәбез.
- Үлән, яфрак һәм чәчәкләрне куллану вакыты 1-2 ел, җимешләрнеке- 3-4 ел, үлән тамырларыныкы – 2-3 ел.  

Мәксүт Хәбибрахманов: Мин чәйне мондый составта әзерләргә яратам: иван чәй (иман чәй, кырлыган, кипрей да диләр), карлыган яфрагы, ак һәм кызыл төстәге ике төрле тукранбаш, юкә чәчәге, каен җиләге яфрагы, бөтнек белән аз гына сары мәтрүшкә, гөлҗимеш, роза чәчәге таҗлары, каен җиләге, кипкән алма, кыргычтан уылган чөгендер (ул чәйгә матур, караңгы төс бирә). Һәр үләнне аерым-аерым урнаштырып күләгәле урында киптерәбез. Август айларында аларны азрак ваклап, бөтенесен бергә кушып болгатып, махсус тегелгән тукыма капчыкларда (кечкенә кәгаз капчыклар да ярый) коры урынга сакларга эләм. Артык исле үләннәрне пыяла яки керамик банкаларда капкачын ябып сакларга була. Һәр капчыкка яки банкага үләннең җыелу вакытын, исемен дә язабыз. Кырлыганның үзен генә дә киптерергә мөмкин. Аны шулай ук тактага җәеп, уклау белән сыттырып вакларга һәм эмаль савытта пресс белән бастырып 8-9 сәгать әчетеп киптерергә була. Болай эшләгәндә, биохемик реакция нәтиҗәсендә үләннең файдалы үзлекләре арта.

Һәр үлән нинди микъдарда кушыла? Без ясаган чәйнең күп өлешен кырлыган алып тора. Мәтрүшкә белән бетнекне һәркем үзе теләгәнчә куша ала. Кура һәм чия, пион яфракларын күп кушарга киңәш итмим. Гомумән, үләннәрне төрлеләндергән саен, аларның организмга кире тәэсире кимрәк була.

Әзер чәйне ничек эчәргә? Үлән чәен үзен генә яки кибет чәенә дә кушып эчәләр. Чәйне эчү генә түгел, әзерләү процессы да рәхәт. Чәчәк, үлән чәйләрен зур фарфор чәйнеккә салып, өстенә кайнап торган су агызалар һәм 5-10 минут төнәтеп табынга чыгаралар. Дөрес әзерләнгән чәй бик хуш исле, тәмле һәм ачык төстә була. Ул составында бик күп файдалы матдәләр: витаминнар, ферментлар, органик кислоталар, микро һәм макро элементлар саклый.

- Иртәнге якта: җир җиләге, лаванда, клевер яфрагы, лимонник һ.б. дан торган витаминлы чәй.
- Кичен тынычландыручы үләннәрдән: кура җиләге яфрагы, бетнек, мелисса, ромашка, иван чәй, чия яфрагы һ.б. торган чәй.
- Кышын һәм иртә язда поливитаминлы: кура җиләге, карлыган, кычыткан, кишер, гөлҗимеш, облепиха, миләш җимешләреннән чәй.
- Ә җәен яңа өлгергән яфрак, үләннәрдән  - витамынлы чәйләр эчү яхшы.

Һәркайсыгызга тәмле чәйләр эчеп ләззәтләнү насыйп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100