Көзге салкыннарга кадәр чәчәктә булучы бакча гөлләре

24 Июля 2017

Укылган: 2958 тапкыр

Автор: Энҗе Ногманова
Гөлләр – бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр. Чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Берьеллык һәм күпьеллык гөлләрне моннан  300 мең еллар элек үк барлыкка килгән дип исәплиләр. Шулай да, һәвәскәр бакчачылар еш кына җәй буе шау чәчәктә утыручы, күпьеллык гөлләргә өстенлек бирә. Ни өчен?

Күпьеллык гөлләрнең өстенлекләре:

  • Бер урыннан күчермичә, 2-3 ел үстерергә була;
  • Салкыннарга чыдам;
  • Алар кышны яхшы кичерә һәм махсус тәрбиягә мохтаҗ түгел;
  • Декоратив билгеләрен сезон буена саклыйлар;
  • Төрләренең күп булуы нәтиҗәсендә үзенчәлекле композицияләр ясарга мөмкин;
  • Аларның чәчәк ату һәм ныклы үсеш чоры җәйнең икенче яртысына туры килә. Шуңа да беренче кырауларга кадәр, күбесе, үз матурлыгын югалтмый.


Әллә кайдан ук күренеп торучы озын сабаклы, үзенчәлекле чәчәкле күпьеллык гөлләрнең кайберләре белән танышыйк:


Шток роза – озын булып үсүче күпьеллык чәчәк. 1,5 метрлы нык сабакларны пионны хәтерләтүче бәрхетсыман, зур чәчәкләр бизи. Аларның төсләре төрле-төрле: ачык алсу төстән куе шәмәхәгә кадәр булырга мөмкин.


Трициртис Пурпул Бьюти чәчәкләре исеме кебек үк үзенчәлекле. Гөл чәчәге лилия, орхидея гөлләренә тартым. Күләгәле урыннарны яратучы бу озын сабаклы гүзәлкәй июльнең беренче көннәреннән алып кырау төшкәнче чәчәктә утыра. Сабагы 70 см җитә, чәчәкләре зур түгел - 4 см тирәсе.


Таплы посконник үстерү өчен бик җайлы үсемлек. Сабагы 1,5 метрлы,  ачык шәмәхә төстәге чәчәкләре июль аеннан башлап алсу төстә чуклар чыгара, аларның төсе акрынлап үзгәрә бара.


Көнбагыш чәчәгенең “иволистный” (гелиантус) дип аталучы төре диаметры 5-7 см лы алтынсу-көрән чәчәкле, сабагы 2,5 метрлы. Бу декоратив көнбагыш кышкы салкыннарга чыдам булуы белән аерыла. Моңа өстәп, бакчаны әллә кайдан ук күренеп торырлык итеп бизи.


Василистник куагының алсу-шәмәхә төсендәге вак чәчәкләреннән нәфис гөлләр болыты барлыкка килә. Чәчәк куагы 1,8 метрга җитә, июль һәм август айларында ул алсу шарчыклар белән каплана.


Вакытсыз атучы чәчәк (безвременник, колхикум) нең исеме аның соң чәчәк атуыннан килә. Агач яфраклары коелып бетеп, бакча моңсу һәм шәрә калганда да аның чәчәкләре әле ноябрь аена кадәр ямь биреп тора. Ул нәзберек гөл түгел. Аларны июль-август айларында кояшлы яки яртылаш күләгә урынга утырталар. Шуннан соң аларны тәрбияләү өчен аерым шартлар кирәк түгел.


Шәмсыман горец чәчәгенең сабаклары 1 м га кадәр җитә. Кызыл, ак яки алсу төстәге зур булмаган чәчәкләр йомшак шәмсыман кузакларда барлыкка килә. Аны ачык җирләрне бизәү өчен кулланалар. Бу үсемлекне май аенда утырталар. Чәчәк ату чоры августтан беренче кырау төшкәнче дәвам итә. -15 градуска кадәр чыдамлы. Кышлау өчен аның өске өлешен бераз кисеп алып, тамырын пычкы чүбе яки торф белән күмәләр.


Икеөйле Волжанка чәчәге үсү өчен аерым шартлар таләп итми. Шулай да аның күләгәле урын яратуын искәртү кирәк. Чәчәк сабагы 2 м га кадәр үсә, вак-вак күпсанлы ак, ачык сары төстәге чәчәкләре июнь аенда ачыла.



Гималай эремурусы сабагы 1,8 м га җитүче, ак һәм сары чәчәкле үсемлек. Чәчәкләренең чугы 60 см лы, зурлыгы 2,5 см лы булганга ул бик үзенчәлекле, купшы күренә. Чәчәк ату чоры июнь-июль айларына туры килә. Үстерү өчен туклыклы матдәләргә бай туфрак, якты кояш, кышлау чорында яхшылап каплау кирәк.


Астильба – июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк атучы гөл. Сабак озынлыгы 20-120  см җитә. Үсәр өчен күләгәле урын, дымлы туфрак кирәк. Бакчада агач һәм куак күләгәләре астына, су буйларына, кечкенә төрләрен махсус савыт-контейнерларга утырталар. Гөлнең чәчәге дә, яфраклары да үзенчәлекле матур.Чәчәк ату вакытына карап төрле төрләрен, төсләрен сайлап бер астильбадан гына да гөлбакча ясарга була.


Фикерләр








Йорт һәм бакча

"Су сипкәндә нашатырь спирты кушарга кирәк". Экзотик үсемлекләрдән дә уңыш алган тәҗрибәле бакчачы киңәшләре

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Кәбирова безнең якларда моңарчы үстерелмәгән төрле сорт кабакларны, карбыз-кыяр, кавын-кыярларны үстереп тә шаккаттырды. Чуфа, бататлар үстереп тә өләшә. Хәтта йокы бүлмәсендә дә кырык төрле, 500гә якын помидор кәлшәсе шаулап үсеп утыра. Орлыктан ике елда үстерелүче суганнан да, ул бер елда мул уңыш җыеп ала. Яшеллек булгач, бик күңелле һәм җанга рәхәт. 

Йорт һәм бакча

Көзен бакчада ниләр утырталар?

Җәен бакчадан кайтмый мул уңыш өчен “көрәшкән” бакчачылар бераз тын ала – яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.

Йорт һәм бакча

Туфракта эшләгәч, кулны ничек чистартырга - бакчачыларга киңәшләр

"Республика Татарстан" газетасыннан бакчачыларга киңәшләр тәкъдим итә. Бакчачы Тамара Михайловна бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга, җиләк сабагын кисәргә ярыймы, кайнатмада витаминнар саклансын өчен нишләргә кирәклеге хакында сөйли. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла