Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фарсель Зыятдинов: "Иң яхшы, уңдырышлы туфрак – августта казылганы”. Танылган бакчачыдан августка 10 киңәш

Бакчачыларның урак өсте иртә яздан башланып, кара көзгәчә дәвам итә. Инде чәчәсен – чәчтек, үстерәсен – үстердек, сугардык та, ашламасын да керттек. Җәйнең соңгы ае – августта бакчада ниләр эшләргә кирәк? Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов “Интертат” укучылары өчен алтынга тиң киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Фарсель Зыятдинов: "Иң яхшы, уңдырышлы туфрак – августта казылганы”. Танылган бакчачыдан августка 10 киңәш
– Фарсель абый, августта бакчада нинди эшләрне эшләп өлгерергә кирәк?

– Билгеле, август әле ул – бакчада эшләрнең кызган чагы гына, эшләр кимеде дип әйтә алмыйм мин. Чөнки, беренчедән, тәрбия эшләрен дәвам итәсе бар әле. Ачык грунтта үсүче кыяр-помидорлар бар икән, аларның өсләрен капларга кирәк. Көтмәгәндә суыклар килеп, җимеш бирүдән туктарга мөмкин.

Икенчедән, инде суган, сарымсак кебек культураларны җыеп алырга кирәк. Җыеп алучылар да шактый инде. Әгәр аларны җилләтмәгән булсагыз, өч-дүрт көн кояшта тотыгыз. Кояш җылысында андагы бактерияләр бетә һәм алар яхшырак саклана. Аннан соң аларны даими температура булган, җил йөри торган урынга куялар.

Өченчедән, иртә өлгерешле кәбестәне алып, саклауга куя торган вакыт.

Дүртенчедән, хәзер компост ясый торган чак. Чөнки без һәрвакыт һәр кв.метрга 3-4 кило компост кертергә кирәк дип сөйлибез. Аны ничек әзерлиләр соң? Иң элек аскы кат итеп салам, үсемлек калдыклары җәелә. Бер кат сидераль культураларны сибәргә була. Болар: фацелия, рапс, гәрчич, вика, борчак, уҗым культуралары. Билгеле, кухня калдыкларын да салып барырга мөмкин, алар зыян итми, аның таркалуына китерә. Һәр 10 килога 200 гр известь өстәсәгез дә ярый. Бу инде компостның әчелеген киметү өчен кирәк. Шулай ук калий гуматы да өстиләр. Ул компосттагы органиканың минералга әйләнүенә ярдәм итә. Аннан соң компост әзер була башлагач, аны әйләндерәләр. Һава кергән вакытта андагы микроорганизмнар эшләү өчен уңай шартлар туа, ягъни микроорганизмнар компостны черетә башлый. Аның өлгерү срогы 12-24 ай. Компостны өлгергәч кенә кулланалар. Өлгергәнче кертсәң, зыяны да булырга мөмкин. Компостка агулы үләннәр – лютик, ландыш үсентеләрен сала күрмәгез.

Бишенчедән, туфракны органик-минераль ашламалар белән ашларга кирәк. Аның составында органика да бар, минераль ашламалар да бар. Боларның төп исеме “гумат” дип атала. Калий гуматы, мәсәлән. Яшелчә, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр өчен аерым суфлер калий гуматы чыгарыла. Кайсы туфракта нинди культура үстерергә телисез, шуңа карап кертергә кирәк. Чөнки бу ашлама туфрактагы калдыкларның тизрәк таркалуына ярдәм итә.

Алтынчысы. Элек колхозларда “туңга сөрү” дигән төшенчә киң кулланылышта иде. Кайсы колхоз алданрак туңга сөргән, ул – алдынгы санала. Шуңа күрә бакчада да бу эшне онытмаска кирәк. Туңга сөрү дигән эш - туңга, кышка казып калдыру дигән сүз. Август аенда туңга казып калдырылган туфракта яшелчәләр әйбәтрәк үсә, уңышы да мул була. Августта казылган җирдә микроорганизмнар эшли башлый һәм ашлама керткәч тагын да активлаша. Казыр алдыннан җиргә ашлама кертергә онытмагыз. Һәр кв.метрга 3-4 кило компост, минераль ашламалардан суперфосфат (1 кв.метрга 1 кашык чамасы), калий сульфаты (шулай ук 1 кв.метрга 1 кашык). Калий сульфаты булмаса, аның урынына көл сибәргә дә ярый. Шуннан соң гына казырга мөмкин.

Җиденчедән, туфракның әчелеген киметү турында да онытырга ярамый. Көл туфракның әчелеген киметә. Бу – шул ук вакытта калий ашламасы да булып тора. Көл булмаганда, һәр кв.метрга 100 гр известь чамасы кертергә була. Дөрес, туфракның әчелегенә карарга кирәк. Ул бик әче булганда, 200-300 гр да кертергә мөмкин. Туфракның әчелеген тикшерә торган лабораторияләр республикада бар. Казан авыл хуҗалыгы институты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты шундыйлардан. Иң әче туфрак 1-4 баллга кадәр билгеләнә. 4-6 балл – уртача әчелектәге туфрак. 6,5-7 баллы туфрак – нейтраль туфрак. Ул әче дә, селтеле дә түгел. Аннан соң балл тагын да артса, бу селтеле туфрак дип атала. Монда селтеле туфракка ярашмаган культураларны үстерергә ярамый да, уңыш та түбән була.

Сигезенчесе,  сидераль культуралар чәчү. Чыннан да, соңгы елларда бакчачылар сидератларны чәчә, куллана, файдасын күрә башлады. Көздән чәчеп, чәчәк аткан вакытта аларны чабып, ваклап, туфракка кертеп калдырырга кирәк. Хәзер, минемчә, бигрәк тә арыш, уҗым бодае чәчеп калдыру өчен уңай вакыт. Алар хәзер тишелеп чыгып, 8-10 см га кадәр үсәргә өлгерәләр, ә яздан әйбәтрәк үсеп китәләр. Иртә язда аны чабып, ваклап, туфракка кертәләр. Сидератлар үскән җирдә теләсә нинди яшелчә әйбәт уңыш бирә.

Тугызынчысы, үрчетү эшләре. Август аенда карлыган, крыжовник үрчетү вакыты. Нигездә, алар вегетатив юл белән үрчетелә. Мәсәлән, карлыганны ике бөреле чыбыкчадан үстерергә мөмкин. Аннан соң инде 5-6 бөреледән дә була. Яисә инде карлыганның ян-яктагы җиргә якын ботакларны җиргә бөгеп, тамырландырып үстерергә дә мөмкин. Тамырландырган вакытта сузып саласыз да төбеннән 30 см читтәрәк кисем ясыйсыз. Бу, нигездә, карлыганның бер еллык ботагына эшләнә. Аны чокырга күмдереп, су сибеп, өстен туфрак белән каплыйсыз. Дымны саклау өчен мүлчәләргә дә онытмагыз. Язга ул тамырланып яфрак җибәрергә дә мөмкин. Киләсе көзгә аерым куак була, аны күчереп утыртырга кирәк була. Бу – беренче ысул. Икенчесе – ике бөреле чыбыкчадан үрчетү. Карлыганның иң таза, сәламәт 3-4 еллык ботакларыннан чыккан бер еллык ботакларны сайлап алып, 16-18 см озыклыкта кисәсез. Һәрберсендә 5-6 бөре булырга тиеш. Шуны утыртканчы юеш чүпрәккә төреп тотасыз. Карлыган чыбыкчаларын утырту өчен махсус урын – питомник әзерләнә. Билгеле, аңа ашлама кертергә кирәк. Һәр кв.метрга черемә дә, компост та, минераль ашламалар да кертелә. Шуңа рәт-рәт итеп чыбыкчалар утыртыла. Ягъни, 50-60 см киңлектәге түтәл ясап, ике рәт утыртырга мөмкин. Рәт арасын 40-50 см калдыралар. Ике чыбыкча арасы 8-10 см булырга тиеш. Алар 45 градус авышлыкта утыртыла. Бөреләргә килгәндә, бер-икесе туфрак белән күмдерелә, өченчесе туфрак тигезлегендә кала. Шулай ук яфрак җибәрү өчен өске өлешендә бер-ике запас бөре булырга мөмкин. Туфрак белән тигез калдырылган бөре тамырланырга да, яфрак та җибәрергә тиеш. Билгеле, утырткач яхшылап сугарырга, аннан соң йә торф, йә черемә белән мүлчәләргә онытмагыз. Мондый юл белән утырткан карлыган бер-ике атнадан тамырлана башлый. Тамырны яхшырак җибәрү өчен “Гетероауксин” дигән препарат яхшы. Ул - тамыр стимуляторы. Әйтик, чыбыкчаларны 10 сәгать әлеге препаратта тотсагыз, тамыр җибәрү тизләнә. Крыжовник та шушы ук ысул белән үрчетелә. Кара бөрлегән, киресенчә, очыннан тамыр җибәрә. Бөгелеп төшә дә очы җиргә тиеп, шуннан тамыр җибәрә. Аның шул җирен алып үрчетү өчен кулланалар.

Унынчыдан, август аенда теплицаларда авыруларның нык таралган чагы. Бигрәк тә ак канат зыян сала. Кыяр яфрагының аскы ягына ак канат үзенең ашказанында эшкәрткән ризыгын бүлеп чыгара да, акрынлап гөмбәчекләр барлыкка килә. Һәм аннан соң яфраклар кибә һәм үсемлек һәлак була. Ак канаттан котылу өчен, теплицаларда бер генә чүп үләне дә калдырмагыз. Чөнки алар аралашчы ролен үти. Ак канат шунда оя корып, үрчи. Шуннан соң үсентеләрне бакыр купоросы эремәсе (10 л суга 100 гр бакыр купоросы) белән эшкәртергә кирәк. Аннан соң авыруларга каршы яңа препарат чыкты хәзер. Аны күп кенә бакчачылар куллана да башлады. “Имудон” дип атала. Ул корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшә. Шулай ук беренче тапкыр эшкәртү өчен “Абига пик” препараты да файдалы. Икенче тапкырында “Алирин” препараты кулланыла.

Дәвамы бар. Фарсель Зыятдиновның укучыларыбыз сорауларына биргән җаваплары аерым әңгәмә булып басылачак.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100