Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баклажан һәм борыч күбрәк төшсен өчен, үсентене акрын гына селкетергә кирәк"

Бакчаларның иң ямьле чагы. Яшеллеккә күмелгән бакчада кошлар җыры, черкиләр безелдәвен тыңлый-тыңлый чүп утый торган чак. Бакча эшен ихластан яратучылар, вак чебенгә, черкигә зарлансалар да, яшелчә-җиләк-җимеш үстерүнең нәтиҗәсен тату рәхәтлеген уйлап бакчада кайнаша. "Интертат" тәҗрибәле бакчачыдан киңәшләр тәкъдим итә.

news_top_970_100
"Баклажан һәм борыч күбрәк төшсен өчен, үсентене акрын гына селкетергә кирәк"

Шәмәрдәндә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Илсөяр ханым Кәбирова да бакчасыннан ләззәт алып эшли. Һәр үсемлеге көлеп тора кебек аның. Сарымсак, суганнары солдатлар кебек тезелешкән, төз һәм матур, чүпсез. Төрле сорт җиләкләре кызлар кебек. Җиләк чәчәкләре кояшка карап елмаешып, сөенешеп хуҗабикәсен шатландырырга әзерләнәләр. Ни генә юк бу бакчада. Җәй дәвамында аз-азлап таныштырып барыбыз. Ә бу язмада июнь аенда башкарыласы бакча эшләре турында берничә киңәш. 

- июнь аенда да яшелчәләрне чәчү дәвам итә. Редиска, салатларны бер кат җыеп алганнан соң, укроп, петрушкаларны әле кабат чәчә алабыз. Июньнең унбишеннән соң, кыска көн үсемлекләре – шалкан, ачы торманы чәчәргә мөмкин.

– кыярлар күп булсын өчен очын өзү, үсемлекләрне тукландыру эшләре бара. Хәзерге вакытта кычытканнан үсемлекләрне тукландыру өчен файдалы сыекча ясарга мөмкин. Су тутырылган савытка кычытканны салып әчетергә куйсаң, ун көннән әзер була. Ул туфракны ашлый, кирәкле матдәләргә баета.

– кишер-чөгендер тишелеп чыкканнан соң, бер чиләккә бер стакан исәбеннән тозлы су сибәм. Аш тозының натрий һәм хлорын үсемлекләр яхшы үзләштерә. Чөгендер дә баллырак була.

– июнь ае зарарлы бөҗәкләрдән белән көрәшү ае да. Кәбестәгә ялангач әкәм-төкәм, күбәләкләр килә башлый. Кәбестә яфракларына зыян китерүче корткычларны юк итүдә мин гап-гади суның файдасын күрәм. Моның өчен 60-70 градустагы кайнар суны кәбестәнең өстенә сибәм. Бигрәк тә бу кәчән барлыкка килгән вакытта файдалы. Әкәм-төкәмне, күбәләк личинкаларын табып булмаган вакытта кайнар су аларны үтерә, әмма кәбестәгә зыян китерми.

Помидор

– Помидорны бик тиресле җиргә утыртмыйм. Тиресле җиргә утыртканда яфракка, ботакка күп көч бирә. Шунлыктан чәчәк бөреләре аз була, уңышны азрак бирә. Яхшырак уңыш бирсен өчен чәчәк күп атканнан соң, әчетке сибәргә мөмкин. Сыер тизәгеннән ясалган әчеткене электән кулланабыз бит, файдасы бик күп. Су сибүнең дә тәртибе бар. Кыярга сипкән кебек өстеннән түгел, төбенә генә сибәргә кирәк. Шулвакытта фитофтороз авырулары куркынычы азрак була. Чәчәк аткан вакытта ун литр суга ун тамчы йод тамызып сибәсең икән, чәчәк бөреләре яхшырак үсә, җимеше күбрәк һәм тәмлерәк була. Помидорлар күбәя башлагач аскы яфракларын өзеп торам, бик шәрә итеп калдырмыйм, ике-өч көнгә бер алам, – дип тәҗрибәсен уртаклаша Илсөяр ханым.


Баклажан

– Баклажанны гаиләбез белән яратабыз. “Банан” һәм “Алмаз” сортын үстерәбез. Аны да помидор тәрбияләгән кебек карыйсы. Аскы ботакларын алырга һәм суны төбенә генә сибәргә. Саргая башлаган яфракларыннан да даими чистартып торырга. Баклажаннан бик күп төрле кабымлыклар ясыйбыз. Без үстерә торган “Банан” һәм “Алмаз” сортларын шунысы белән яраттык, алар үзләрендә әчелек тотмыйлар. Аларны эшкәрткән вакытта да тозлы суга салып торуның кирәге юк. Баклажан һәм борыч күбрәк төшсен өчен, үсентене акрын гына селкетергә кирәк.


Орлыктан суган үстерү серләре

– Орлыктан суганны гадәттә ике елда үстерәләр. Бер ел эчендә дә үстереп була. Аның өчен апрель урталарында кара, вак суган орлыгын аерым савытка куе итеп сибеп куясың. Ул бик кечкенә генә булып тишелеп чыга. Яз көне суган утыртыр вакыт җиткәч, түтәлгә күчерәсең. Кайбер кешеләр бик мәшәкатьле эшкә саныйлар, ләкин моның бер мәшәкате дә юк. Суганны орлыктан үстерү отышлырак та әле. Мисалга, вак утырту суганын (севок) кыш буе саклап чыгасы, әле ул кибә, чери. Орлыктан үскән суган үсентесен утырту тәртибе болай: аның өчен түтәлгә көрәк белән канаулар ясап, шул суган үсентесен тезеп саласың, туфрак белән тамырын каплыйсың. Су сипсәң икенче көнне үк барысы да торып басалар. Канауга яткырып куйсаң да, үзләре тураеп, үсеп китәләр. Көзгә таба төбен дә ачасы юк. Алар үзеннән үзе үсеп, йодрык зурлыгында, хәтта ике йодрык зурлыгында 500-600 грамм авырлыкка җитәләр. Мин “Эскибишен” дигән баллы суганны бик яратып үстерәм.

Күпчелек кешеләр сарымсак кыяклары саргаюдан киңәш сорый. Бу очракта тозлы су яки көл сибәргә киңәш итәм.


Салам арасында бәрәңге үсә

– Бәрәңге утыртуның яңа ысулы түгел инде бу. Күптән бу ысулны кулланып үстерәләр. Безнең йорт-җиребез сулы урында утырганлыктан, күп еллар инде бәрәңгене салам астында үстерәбез. Бакчада эшне җиңеләйтү өчен дә бу ысулны бик хуп күрәм. Болай утыртканда җирне китмәнләп тору кирәк түгел дисәләр дә, без бер кат китмәнләп чыгабыз. Аннан соң, бер нинди чокыр да ясамыйча, бәрәңге бүлбеләрен рәт-рәт тезеп чыгабыз. Рәт араларын киңрәк, бүлбе араларын якынрак итәбез. Һәм өстенә 20-25 сантиметр салам салына. Салам астыннан чыгып җитү өчен озаграк вакыт кирәк, ул озаграк тишелә. Ләкин, алга таба аның үсешендә безгә мәшәкатьләр кими. Чөнки, монда чүп чыкмый, чүп утыйсы юк. Дым саклана. Салам астында микроорганизмнар яхшы эшли. Салам аркынлап чери, җылылык бар. Тишелеп чыканнан соң эшкәртәсе юк, төбен өясе түгел. Иң күңеллесе уңыш җыйган вакытта. Бәрәңге алыр вакыт җиткәч, саламын гына җыеп аласың да, яңгырлы көн булса да, түтәлдә өлгергән бәрәңгеләр ялт итеп, чиста булып чүпләп алганны көтеп кенә яталар.

Бәрәңгенең 15-20 төрле сортын үстерәбез. Утырткан вакытта да аерым-аерым бүлекләп исемнәрен язып куям. Сыналган сортлар белән беррәттән, яңа сортлар да үстереп карыйбыз. Яңа сортлардан “Журавинка”, “Зорачка”, “Янка” бик тәмле, яратып үстерәбез. Сез дә үстереп карагыз, – дип киңәш итә Илсөяр Кәбирова.

Илсөяр ханымның бакчасында экзотик үсемлекләр дә бик күп үсә. Алга таба да кызыклы һәм мул бакчадан язмалар тәкъдим итәрбез. Яшелчәләрне кәлшәләндереп утырту буенча яз көне башкарыласы эшләр дә язылды. Әмма үз бакчасында экологик чиста яшелчә үстерергә теләүчеләр өчен бу киңәшләрне хәзер язуның да зыяны юк. Күңел дәфтәренә генә түгел, бакчачы дәфтәренә дә теркәп торырга гына кирәк. Килер язлар бик тиз килеп җитә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100