Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ул бит… ямьсез! (Зилә Мөдәррисова)

«Казан утлары» журналының 7нче (июль, 2015) санында Зилә Мөдәррисованың хикәясе басылган иде. Шуны «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ул бит… ямьсез! (Зилә Мөдәррисова)

Быел гына сиксән яшен тутырган Мәрфуга карчык тутыгып беткән калай чәйнегенә бер касәлек кенә су салды да газ плитәсен кабызып җибәрде.

Оныгы юбилеена бүләк иткән матур бизәкле чәйнекне күңел өчен генә дә тотып карамады ул. Хәер, башка бүләкләргә дә кагылмады, барсын да күз алдыннан җыеп алып, өенең аулак почмагына өеп куйды.

Зәңгәрсу төстәге җиңел синтепон юрганын кат-кат кулына алып: «Нәрсәгә инде моны әрәм итим», — диде. Ипи салган көнне дә ачтан үлә торган Мәрфугага хан заманындагы сиксән ямаулы юрган да ярап тора. Алсу бизәкләр төшерелгән кыйммәтле ак җәймәләрне дә туздырып тормады ул: «Ай-һай, бигрәк матур! Тик мондый затлы җәймәләрдә йокларга мин инде карт. Әнә хәзер минем өчен… ак кәфенлек…» – дип баш чайкады.

Башкортстаннан туган көн бәйрәменә махсус кайткан килендәше бүләк иткәндә: «Кара аны, саклап ятма, барыбер теге дөньяга алып китә алмассың! Хет картлык көнеңдә булса да кадерлә үзеңне!» – дигән иде. Әмма кунагы китүгә аның бүләге дә сандык төбенә төшеп ятты…

Ә менә кызы бүләк иткән чәй сервизын Мәрфуга җыеп куярга батырчылык итмәде. Кызы: «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән кәсәләрдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме? Чәйне ул уң як күршесе Зәйтүнә белән дөнья хәлләрен гәпләшә-гәпләшә эчәргә ярата. Билгеле, ялгыз кешенең ашы — аш, эше — эш түгел.

Кадерле күршесе генә өендә юк әле. Себердән кайткан балалары Ял йортына җибәрделәр үзен. Мәрфуганы да үгетләп караганнар иде, күндерә алмадылар. Йортын ташлап китәме соң?! Ник дисәң дә, монда үз өе, үз көе. Аягында йөри алганда, беркая да китмәячәк. Аллаһы боерса, шул иске караватында гына җан бирер. Тик әҗәл генә еракта йөри әле, Ходайның рәхмәте!

Менә инде ике атна Мәрфуга Зәйтүнәсен юксынып яши. Аның хәлен бары тик күршесе генә аңлый шул. Балалары, оныклары тыңламый да кебек үзен. Берәр җире авыртып зарлана башласа: «И-и әби! Әни! Сиңа ничә яшь әле? Сиксән яшеңә җитеп, шулай йөри алгач, шөкрана кылып яшә!» — дияргә тотыналар.

Беркөнне газ плитәсен дөрес сүндермичә, газ чыгып торганын сизмәгән. Шул әлеге дә баягы күршесе коткарды. «Зәйтүнәм кермәсә, хараплар була идем. Менә ул булмаса, күмәргә генә килгән булыр идегез! Хәлемне дә белмисез!» — дип сукрануына да: «Үлмәгәнсең ич, яшисең! Шатланып тор!»— дип авызын томаладылар.

Нәрсәсенә шатланырга? Ятса — ялгыз, торса — ялгыз. Ичмаса, моң-зарын түгәргә күршесе генә дә китте…

Кинәт уйламаганда-көтмәгәндә, май кояшыдай елмаеп, куенына төргәк кыстырып, кунакка гына кия торган киемнәрен дә алыштырып тормыйча,

Зәйтүнә килеп кермәсенме! Аны күргәч, Мәрфуга шаккатты!

— И-и, кайттыңдамыни? Рәхмәт яугыры! Кая әле, чәйнегемә су өстим. Бергәләп чәйләрбез!

Карчык, шатлыгыннан кабалана-кабалана, әле генә кайнап чыккан чәйнегенә башта бер йомры, аннан, бәлкем, бер утыргач, икене дә эчеп ташларбыз дип, тагын берне өстәп, чәйнеген янәдән куеп җибәрде. Зәйтүнә керә-керешкә:

— Исәнме, Мәрфуга! Ни хәлләрдә яшәп ятасың?— диеп сорашырга тотынган иде.

— Минеке нәрсә? Чигәләр кыса, йөрәк сикерә, тәнем сызлый, аяклар авырта… — диеп гелдәгечә зар-моң түкте Мәрфуга.

— Бетте-бетте, бүтән сорамыйм, — дип, сүз озайтып тормады Зәйтүнә дә. — Авылда нинди яңалыклар бар?

— И-и, беркая да чыгып йөргәнем булмады. Син белсәң генә инде, Зәйтүнә!

— Кара әле, сул як күршеңнең кечтек кызы әллә ире белән тормыймы?

— Раниясеме, әллә Саниясеме?!

— Исемен белмим. Иң кечесе диделәр инде.

— Алайса Рания инде, Рания! Ул бит… ямьсез! Ир дигәне матурракны тапкандыр. Мин ничек бу кәртинкә кебек ир моңа өйләнде икән диеп гел баш ваткан идем.

— И-и, син бигрәк! Күрше кызыңны бөтенләй юкка чыгарып ташлама инде! — диде Зәйтүнә, Ранияне яклап.

— Әйе, матур түгел ул, тик уңган, уңган! Ул кайтсамы? Ул кайтса, әнкәсенең бер эше дә калмый инде. Юасын юа, пешерә-төшерә, тозлый-кайната… Вәт мәхлук, ирен әйтәм, ничек шундый булган-уңган хатыннан баш тарткан, ә?

— Карга Саматының уртанчы малае Камил дә Гөлчәчәге белән аерылышканнар, бергә тормыйлар икән, — диде Зәйтүнә, болар беренчесе дә, соңгысы да түгел дигәндәй кулын селтәп.

— Ул бит… ямьсез! Камилне әйтәм… ягымсыз… йолкынган чебеш сыман үзе ябык, үзе килбәтсез озын! Җиләк кебек хатыны үзе белән әле дә ничек яшәгән диген.

— Әй Мәрфуга, Мәрфуга! Чибәрлектәмени эш? Матурлык туйда гына кирәк бит ул! Иң мөһиме — холкың матур булсын!

— Анысы шулай инде, шула-ай! — дип килеште Мәрфуга.

— Камил ул болай тыныч, ипле генә егеткә охшаган. Артыгын сөйләми, эчми-тартмый! Хәзер андый ирләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый! Хатын дигәненә нәрсә җитмәгәндер, ә?! Адәм баласы михнәткә чыдый, ә менә рәхәткә чыдый алмый, дип белмичә әйтмәгән шул борынгылар.

— Ишеттеңме соң әле? Бака Фираясының оныгы теге ни… лисме шунда, ласмы… реклам күрсәтәләр бит инде. Теге ни… чит илнең кипкән бәрәңгесен ашап, ун мең акча откан ди!

— Кит аннан! Ул бит… бигрәк ямьсез! — дигәнен сизмичә дә калды Мәрфуга.

— Алай димә, Мәрфуга, керпе дә баласына йомшагым диеп әйтә! Һәрберебезгә үз баласы якын, иң матуры, иң яхшысы шу-у-л!

Мәрфуга карчык тагы килеште:

— Әйе шул, Фираяның оныгы бик башлы ул, харап зирәк. Мәктәптә дә гел «5»леләргә генә укый дип ишеткән идем. Болай булса, мәктәпне алтын медальгә дә тәмамларга күп сорамас.

— Авылыбызга яңа табиб килгән икән. Син күрдеңме әле? — дип сорады Зәйтүнә.

— Күрдем, ул бит… ямьсез! Шундый ягымсыз!

— Мәрфуга! Ни пычагыма сиңа аның матурлыгы? Безгә ни, эшен белсен, кешелекле булсын! — дип шелтәләде күршесен Зәйтүнә.

— Анысы хак, яңа табибны болай бик мактыйлар. Әйе, бик яраталар. Үз эшен белә, җиренә җиткереп башкара, диләр.

— Сеңлең Розаның күршесе Бөрәйдәне дә җирләгәнсез икән… — диде Зәйтүнә дога кылып.

— Ул бит… ямьсез… карап торырга да коточкыч иде! Бичаракай, котылды инде.

— Өй сатып алганчы, күршеңне тикшер, диләр. Иң мөһиме, әйбәт, саф күңелле кеше булсын ул! — диде Зәйтүнә.

— Бөрәйдәнең урыны оҗмахта булсын! Бигрәк изге кеше иде! Роза белән бик тату яшәделәр, бик йөрешәләр иде! Нәкъ менә безнең кебек инде! — дип Мәрфуга мәрхүмәне мактый башлады.

— Күршекәем! Онытып та торам, сиңа дигән күчтәнәчем дә бар иде! Яшел чәй алып кайттым үзеңә! Бик файдалы ди! Онытканмын бирергә! Ну бу тишек хәтерне! Ну бу картлыкны!

— Ул бит… ямьсез, бик ямьсез!

— Кем?! Минме?

— Картлыкны әйтәм, картлыкны! Шундый ямьсез, шундый килбәтсез, үзе сөйкемсез… Үзе котсыз! — дип уфтанды Мәрфуга.

— Менә бусы дөрес! — дип хуплады ахирәте.

"Казан утлары" журналы сайтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100