Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй: Туфан Миңнуллин фатихасы белән яза башладым

17 Ноября 2017

Укылган: 545 тапкыр

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Cолтан Исхаков
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты, язучы Хәлим Җәләй татар сәхнәсендә төрледән-төрле образлар тудырган. Аның “Шәрә бүре”,“Турай батыр”, “Пәриле күл буенда”, “Кала юлы” дигән китаплары да укучылар күңелендә күптән инде урын тапты. “intertat.tatar” электрон газетасы уздырган әңгәмәдә Хәлим Җәләй сәхнә һәм ничек язучы булып китүе хакында бәян итә.

“Режимны бозудан туктагач, кулга каләм алдым”

- Хәлим абый, театр артистының язучы булып китүе азрак гаҗәпләндерә әле мине. Сирәк күренеш бит: театрда гөрләтеп уйнаганда, сәгатьләр буе өстәл янында басылып утырырга сәләтлеләр алай күп түгел. Язучылык куәсенә ничегрәк ирештегез? Әллә берәр нәрсә мәҗбүр иттеме?

- Сирәгрәк күренештер, ләкин тормышта була торган хәл. Безнең Абдулла Шамуковыбыз - менә дигән мәсәлче. Руслар арасында да очрый андыйлар. Шәхсән үзем бернәрсә дә арттырып сөйләргә җыенмыйм. Ничек бар, шулай бәян итәрмен. Мин кечкенәдән укырга яраттым. Мәктәпкә укырга кергәнче хәреф таный идем инде. Ул хәзер генә балалар мәктәпкә кергәнче укый-яза, ә без 1947 елда мәктәпкә барганда андый күренеш юк иде... Әдәбиятка булган омтылыш әтидән килмәдеме икән? Безнең әтинең иске хәрефләр белән язган, каяндыр күчереп алган поэмалары, бәетләре бар иде. Ул бик калын папка эчендә саклана. Әле дә хәтерлим: сугыш вакытында күрше тол хатыннар җыелып безгә керә. Кич утырганда алар шул папкадагы бәетләрне укый торган иделәр.

Кайчандыр Язучылар берлегенә керермен, каләм әһеле булып китәрмен дигән зур максатлар куймадым. Үзегез беләсез, безнең заманда төрле хәлләр булды, “режимны бозып” йөргән чаклар да. Мин 1984 елны ул зәһәр нәрсәне ташладым, шуннан соң кулга ниндидер шөгыль кирәк иде. Берзаман радиода сүз ара сүз китеп, Туфан Миңнуллинга: “Минем буш вакыт күп, нәрсә белән шөгыльләним икән?” - дим. Ә ул миңа: “Синең азрак каләмең бар, шуны сизәм. Тәрҗемәгә алын”, - диде. Ул заманда Александр Вампилов бик модада иде. Вампиловның 4 пьесасын тәрҗемә итеп, ул вакытта Бауман урамындагы нәшрияткә бирдем. Шунда аерым китап булып басылып та чыкты. Вампиловның дүрт әсәрен тәрҗемә иткәннән соң, берәр әкиятне поэмага салып карыйсы килеп китте. Татарның бик популяр “Корчаңгы тай һәм Таз малай” әкиятен шигырьгә салып, поэма итеп эшләдем. Караламадан соң ак биткә күчергәч, Зөлфәткә шалтыратам: “Зөлфәт, син эштәме? Анда Мөҗәй күренмиме?” – дим. (Мөдәррис Әгъләмне шулай дип йөри идек). “Ә ул монда коридорда тәмәке тартып тора”, – ди бу. Алар янына чаптым, поэмамны бер тында укып чыктым боларга. Зөлфәт, мәрхүм нинди шагыйрь иде: “Мин мондый авыр эшкә алынмас идем,” - диде. Мөдәррис исә, башта журналга бирергә, аннары аерым китап итеп бастырырга тәкъдим итте. Ул нәкъ шулай булды да. Татарда бер мәкаль бар: “Тегермән ташын бер ялаган күсе, аңа тагын килми калмый”. Шуннан соң “Шәрә бүре” язылды. “Яшь ленинчы”да басылды, аерым китап булып та чыкты. “Турай батыр”, “Пәриле күл буенда” дигән китапларым дөнья күрде. Берничә ел узганнан соң, боларны җыеп, бер китап итеп бастырырга карар кылдым. Редакторы Талия Шакирова булды, биш әкиятне саллы китап итеп чыгардык. Аны яратып алалар, ә менә бу “Пәриле күл буенда”сы бөтенләй юк. “Кала юлы” дигән басмамны да укучыларыма ирештердем. Кала юлы - ул авылдан зур тормышка алып чыга торган юл. Монда театр тормышы да, коллегаларым турында истәлекләр дә тупланган.




- Үзегез эшләгән Г.Камал театрында да сезнең тәрҗемәләр куелды бит әле.

- Куелды. Чыңгыз Айтматовның “Ахырзаман”ы беренче тәҗрибәм булды. Аннан соң У.Гибсон, Островский, Мольер… Ул өлкәдә шактый тәҗрибә тупланды. Ә шигърияткә тартылуым шуннан да киләдер: мин яшьтән талантлы шагыйрьләр белән аралашып яшәдем. Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин – менә болар белән дус булып яшәдек.

- Хәлим абый, сез заманында институтны ташлап, театр училищесына килеп кергән кеше. Тормышыгыздагы бу вакыйга ничегрәк булды?

Камал сәхнәсенә күтәрелгәнче, итек бастым...

- 1957 елда унынчы сыйныфны төгәлләдем. Моннан 60 ел элек килеп чыга. Тәртип ягыннан алдынгылардан булмасам да, мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым. (Ул вакытта бик сирәк күренеш иде, хәзер генә ул бер класста 2-3 медалист). Мәктәп тарихында икенче медалист идем. Авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерли торган факультетына кереп укый башладым. Төгәл фәннәрне авылда татар телендә укып килгәнгә күрә, бераз авыррак булды. Әмма йөзгә кызыллык китерерлек итмәдем, тырышып укыдым. Бераз укыгач, эшләп укырга кирәк, дигән фикергә килдем. Матди хәлемне дә яхшыртасы килде. “Татваленки”га кереп эшли башладым. Итек баса торган цехларны күз алдына китерә торгансыздыр... Унтугыз яшемдә, буем да чамалырак, өч смена эшли торган идем. Укуымны да читтән торып дәвам иттем. “Татваленки”да үзешчәннәр сәнгатенә зур игътибар бирелә иде. Ул вакытта хор бик көчле, бөтен Казанны яңгыратып тора иде. Вахитов клубына драма түгәрәгенә дә йөрдем. Анда Һидәят абый Солтанов, Сәет Шәкүров, Мәсгуть абый Имашевлар эшләде. Ә өченче курста чагында, комбайнчылар курсында укытып алып, Павлодар өлкәсенә уңыш җыярга җибәрделәр. Ике ай эшләп кайттым. Кайтуыма өйдә язу көтә: “Тиз генә Мәсгуть абыеңны күр!” – диелгән анда. Казанда театр училищесы ачылган икән. Һидәят абый: “Синдә сәләт бар, сиңа артист булырга кирәк. Тик синең буең да, кыяфәтең дә әллә нәрсә түгел!” – дип әйтә торган иде шул. Бер ел эчендә буйга тартылып киттем, Аллаһының миңа карата мәрхәмәте булгандыр инде. Институттан бөтен документларымны алып, тәвәккәлләдем.


- Г.Камал театрындагы артист тормышыгыздан канәгать булдыгызмы соң?

- Театр - ул минем бәхетем. Театр училищесына кергәндә 360 гариза бирелгән иде. 180 рус, 180 татар дигәндәй. 180нән 16 кеше һәм ике кандидат алдылар. Укуны тәмамлаганда, 6 кеше калдык. Шулардан Наил Әюпов белән икебез академия театрына, Наил Шәйхетдинов Күчмә театрга эшкә урнашты. Академия театрына көчле мастерлар арасына килү, алар белән бер сәхнәдә уйнау зур бәхет иде инде. Укып бетердем дә, артист булдым дигән сүз түгел. Әле олуг артистлардан өйрәнергә, тәҗрибә тупларга кирәк. Габдулла абый Шамуков, Фоат абый Халитов, Шәүкәт абый Биктимеровлар белән бер сәхнәдә булу үзе бер мәктәп бит. Ул вакытта еш та уйный идек.



- Зур сәхнәгә сез укыганда аяк баскансыз булып чыга ахры?

- Икенче курстан ук сәхнәдә уйный башладым. “Чаткылар” спектаклендә Тимергали образын башкардым. Яшь вакытта рольләргә кытлык булмады. Эшләргә талпынып тора идек. Беренче елларда ук “Ата хакы, тәңре хакы”, “Зөбәйдә - адәм баласы”, “Күзләре нинди иде?”, “Гүзәлем Әсәл”, “Хуҗа Насретдин” - барысында да зур рольләр башкарып башладым иҗади юлымны. Хәзер олыгайгач рольләр сирәгәйде. Сәнгать яшьләрнеке, сәхнәдә яшьләр булырга тиеш. Бу - табигый хәл. Театрымнан бик канәгать. Тиздән сиксәнгә якынлашам. Әле миңа: “Хәлим абый, театрдан китәргә уйламыйсызмы?” - дигән тәкъдим булганы юк. Яңа гына “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә уйнадым.

- Хәлим абый, артист һөнәре режиссерга бәйле. Алар белән уртак тел табып эшләдегезме?

- Бу яктан минем бәхет булды. Без бик көчле режиссерда Ширияздан Сарымсаковта укыдык. Ә телдән Габдулла Шамуков укытты. Актерлык осталыгыннан Хөсәен абый Уразиков сабак бирде. Укыганда ук зур мастерларда гыйлем тупладым. Режиссерлар Празат Исәнбәт, Рифкать Бикчәнтәев белән мөнәсәбәтләребез яхшы булды. Мактанып әйтүем түгел, Рифкать абый мине ярата иде. Әле ул вакытта Мәскәүдән Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиевләр укып кайткан чаклар.


Татар юморы билдән түбән булырга тиеш түгел!

- Сез юмор аша да татар күңелен яуладыгыз. Равил абый Шәрәфиевләр белән яздырылган мәзәкләрегез бик популяр иде.

-“Биш татар” дигән төркем иде ул. Безнең Марсель Хәкимович әйтә торган иде: “Җәләй менә бер тик тормый. Йә яза, йә сукырларга барып китап укый, йә “Биш татар”га барып кысыла”, - ди. Алар барысы да кирәк иде. Мин сәхнәдән беркайчан да начар, оятсыз сүз сөйләп йөрмәдем. Эстрада сәхнәсендә дә сәнгатьнең югарылыгын, чисталыгын сакларга тырыштым.

- Юмор дигәннән, татарның авырткан җире инде ул. Бездә юмор дип авыз ачылса, бер тирәдәрәк бөтереләләр...

- Чыннан да, билдән түбәнен мин аны кабул итә алмыйм. Кендек тирәсе, кайвакытта түбәнгәрәк тә китәләр. Китапларны күбрәк укырга кирәк. Китап уку зәвыкны үстерә. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевләрне укыган кеше беркайчан да сәхнәгә чыгып шакшы мәзәк сөйләми. Ә аннары аның тамашачысы да хуплап көлеп утыра, чыгып китәсе урынга.

Ялагайлана димәгез!

- Хәлим абый, сез - Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Берлекнең бүгенге эшчәнлеген ничек бәялисез?

- Мондый авыр сорауга җавап бирә алмыйм, минем вәкаләтемә дә керми. Эшеннән бик канәгать, әкиятләр китабым өчен А.Алиш премиясе бирделәр. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бик актив эшли. Бөтен язучылар белән аның мөгаләмәсе яхшы. Ялагайлана димәгез, чынында шулай...


Тел милләтнең чисталыгын тәэмин итә, дин иманын саклый

- Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендә шау-шу купты. 25 ел дәвамында бу өлкәдә җыелып килгән проблема, ниһаять, быелгы уку елында кискенләште. Флера апа белән ике кыз үстергән, хәзер 4 оныкның бабасы булган агай бу хакта ниләр уйлана икән?

- 1968 елны Рәсүл Гамзатовның “Мой Дагестан” дигән китабы чыкты. Анда шундый сүзләр бар: “Әгәр минем телем иртәгә бетә, - дип әйтсәләр, мин бүген үләргә риза!” – ди ул. Шулкадәр гыйбрәтле, акыллы сүз. Милләтне яшәтүче, аны югарыга күтәрүче ике канат бар: тел һәм дин. Тел милләтнең чисталыгын тәэмин итә, дин иманын саклый. Хәзер бөтен матбугат чаралары, халык гел тел темасын сөйли, инде шуннан соң да җылы караш булмасмы икән? Мин өметемне өзмим әле. Безгә чигенергә ярамый, уйлавымча, татар теле мәсьәләсенә җитди алындылар. Татар телен атнасына ике сәгать укыту – ул бик аз. 4 сыйныфка кадәр баланы ата-ана ихтыяры белән түгел, ә мәҗбүри рәвештә туган телендә укытырга кирәк! Милли мәсьәлә дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш. 9 сыйныфка кадәр булса, тагын да шәбрәк булачак. Ана теленең моңы, бөтен күркәмлеге сабый күңеленә кереп калачак. Балаларның гыйлемне башта үз телләрендә алуы зарур, башка телләрне соңыннан да үзләштерә ул. Татар теле дөньядагы иң камил 14 арадашчы тел арасына кергән икән, аны яшәтү – безнең бурыч. Бу эштә һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш.



Белешмә: язучы, тәрҗемәче, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй 1940 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылында туган. 1957 елда Олы Солтан урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга килә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1958-1961 елларда Казан киез итек фабрикасында слесарь-ремонтчы булып эшли. Мәктәп елларыннан ук әдәбият-сәнгать белән кызыксынган, үзешчән сәхнәләрдә төрле тамашаларда актив катнашкан Хәлим, 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, бернинди икеләнүсез фабрикадагы эшен һәм институттагы укуын ташлый да, имтихан тотып, театр училищесына укырга керә. Аны 1965 елда тәмамлый. Шул елны ук талантлы егетне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп эшкә алалар. Инде менә илле елдан артык ул шунда, спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы сыйфатында, оста уены белән тамашачы мәхәббәтен яулаган татар актерларының алгы сафында фидакарь хезмәтен дәвам иттерә. 1976 елда аңа “Татарстанның атказанган артисты” һәм 1992 елда “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелә. Татар театрының күренекле артисты һәм нәфис сүз остасы булу өстенә, Хәлим Жәләй шигъри җанлы, йөгерек телле каләм иясе һәм оста тәрҗемәче дә. Ул — балалар өчен татар халык иҗаты сюжетларына таянып язган һәм нәни укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән “Корчаңгы тай һәм Таз малай”, “Турай батыр”, “Шәрә бүре”, “Аю белән Төлке”, “Пәриле күл буенда” исемле әкият-поэмалар авторы. Узган гасырның туксанынчы елларында Г. Камал исемендәге театрның кече сәхнәсендә яшь тамашачыларга X. Җәләловның берничә әкият-пьесасы (“Тылсымлы йозак”, “Шәрә бүре”, “Шомбай эшләпәсе”) буенча маҗаралы спектакльләр дә күрсәтелә һәм уңыш казана.Тәрҗемәче буларак, Х. Җәләлов татар театрларының репертуарын төрләндерү һәм баету юнәлешендә эшли. Аның тәрҗемәсендә Г. Камал театрында А. Вампиловның “Булмас димә, дөнья бу!”, Чыңгыз Айтматовның “Ахырзаман”, А. Галинның “Сагыш” (“Ретро”), норвегияле классик драматург Һенрик Ибсенның “Өрәкләр” пьесалары сәхнәгә куела.

Фикерләр








Иҗат

Альбина Кармышева: “Чиста татар булмасам да, татар телен өйрәнергә теләвем белән мин - балаларыма үрнәк”

Альбина Кармышева – катнаш гаиләдә, чит төбәктә үскән, татар телендә иркен аралашучы хатын-кыз. Татар теленә булган мәхәббәте, балаларына татар исемнәре кушып, аларда да шундый ук мәхәббәт тәрбияләү теләге – зур мактауга лаеклы күренеш. Альбина белән әңгәмәбез дә үзе кебек үк ихлас, күңелгә ятышлы булды.

Иҗат

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла