Мәдинә Маликова: Гинекологлар турында роман язарга ярамый, дисәләр дә...

4 Марта 2017

Укылган: 478 тапкыр

Автор: Мөршидә Кыямова
Мәдинә Габделхак кызы Маликова – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Ямашев премиясе лауреаты. Шагыйрь Әхмәт Рәшитнең сөекле җәмәгате. Татар хатын-кызларыннан беренче романчы. 
Быел Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» дигән китабы Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. «Иң күп укылган китап» номинациясендә дә бер генә мәртәбә җиңмәгән ул. Гомер буе хатын-кызлар журналында эшләү барышында күп язмышлар, гыйбрәтле хәлләр белән әвәрә килеп яшәгән кеше. Язарына азыкны шуннан алган микән – бу кадәрен безнең әңгәмәдән укып белерсез. 
 
– Мәдинә ханым,  журналистикага беренче адымнарыгыз ничек ясалды?
 
– Студент чагымда газет-журналларга яза башладым. Моңа, дөресен генә әйткәндә, җитешмәүлек сәбәп булды. Мәктәп елларында мин шигырьләр яздым. Пьесага да алынып караган идем. Ә шигырьләремне мәктәп сәхнәсендә укый торган идем. Минзәлә педагогия училищесына килеп кердем, анда шигырь язучы талантлы егетләр бик күп укыды. Мин, ничектер, алар арасына кереп китә алмадым. Училищены кызыл дипломга тәмамлагач, Казан педагогия институтына укырга кердем. Югары стипендия алып укысам да, ул акча җитмәде. Өченче курста  яшьләр газетларына яза башладым. Русчасына да, татарчасына да. Русчасына тизрәк тә кереп киттем кебек, чөнки алар яшьләрне үстерүгә зур көч куялар иде. Алар мине язарга өйрәттеләр. Комсомол өлкә комитетының  мактау грамотасы белән бүләкләделәр. 
 
Институтны тәмамлар вакыт җиткәч, «Чаян» журналына корректор итеп эш тәкъдим иттеләр. Ике телдә дә яхшы язганымны искә алганнардыр инде, күрәсең.
 
5 ел корректор булып эшләдем. Ул вакытта анда зур язучылар: Шәүкәт Галиев, Аяз Гыйләҗев,  Газиз Мөхәммәтшиннар эшләде һәм анда иҗади мохит иде. Менә шундый коллективка килеп кердем.  Аларга карап, минем дә язасым килә башлады. Балалар газетына игълан ителгән ябык конкурска бер хикәямне тәкъдим иттем. Ул хикәя басылып чыкты, премия алмадым алуын. Шуннан повесть язарга тотындым. Повесть язарга этәргечне Аяз Гыйләҗев бирде. «Мәдинә, үз башыңнан үткәргәннәрне  повесть итеп яз әле», – диде. 
 
– Сез – укучыга күңел канаты куярга сәләтле, көнүзәк идеяләр һәм якты максатларга өнди белүче, хатын кызлардан беренче татар романчысы. Беренчеләрдән булып ызанны ярып бару авыр булмадымы, ир-ат әдипләр терсәкләрен җәймәдеме?
 
– Бернинди каршылыкларга да юлыкмадым. Киресенчә, язучылар мине колагымнан тартып үстерде дияргә мөмкин. Ләкин беренче романымны язарга тәүге этәргечне миңа язучылар түгел, ә фәннәр докторы, профессор Зәйнәп Якупова бирде. «Азат хатын»га күчеп эшли башлаган идем. Бүтән бүлекләр белән беррәттән, медицина темасын да алып барам. Зәйнәп ханым мине ничектер якын итә, яратып кабул итә иде. Менә ул миңа: «Мәдинә, син роман яз! Мин сиңа сөйләрмен», –  диде. Ул миңа сөйләде. 
 
Эш, гаилә дә булгач, ул роман озаграк язылды. Берничә ел эшләдем мин аны. Кызганыч ки, Зәйнәп ханым, аны үзе укый алмыйча, вафат булды. Ә роман аның вафатыннан соң басылып чыкты. «Гинекологлар турында роман язарга ярамый, килешми...», – дигән иде язучылар. Әсәремне исә, укучы яратып кабул итте. «Шәфкать» романы буенча режиссер Әхтәм Зарипов дүрт серияле телевизион спектакль куйды. Дистә еллар телевидениедән кабатланып та торды ул. Әле хәзер дә күрсәткәлиләр. Ул чагында татар хатын-кызлары арасыннан беренчеләрдән булып роман язганмын, дип башыма да китермәгән идем. Әдәбият, фән кешеләре шулай билгеләде. Бу факт мине куандырганнан бигрәк, гаҗәпләндерде, чөнки татар халкы – ул бик талантлы. Мең елдан бирле китаплы, иҗатлы халыкның кызлары ничек инде аңарчы роман язмаган икән?.. Бәлкем язганнардыр, таратырга, халыкка чыгарырга гына мөмкинлекләре булмагандыр?
 
– Мәдинә ханым, сез – актив язучы, шул ук вакытта, әсәрләрегезне укыгач, ирләр кулы сизелә, диләр. Башка берәүләр шикелле елап утырмыйсыз, ирләр шикелле конкрет язасыз... Үзегез моны ничек аңлатыр идегез?
 
– Әдәбият ул ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленми. Әлбәттә, хатын-кыз авторның үзенә хас сыйфатлары сизелми калмыйдыр инде. Бала чактан малалайлар белән уйнап үстем, урам сугышларында күп йөрдем дигән шикелле. Шахмат уйный идем алар белән. Хатын-кызлар арасыннан минем белән шахмат уйнаучы табылмады. Институт буенча шахмат чемпионы идем, беренче тактада уйнадым... Характерымда егетләр чалымнары бардыр. Кечкенәдән командир булырга яраттым. Укыганда ук отряд советы председателе, комсомол секретаре булдым.  Бөтен класс малайларын линейка вакытында бер рәткә чыгарып бастыра идем. Каләмемдә ирләргә охшавым холкымнан килә торгандыр. Мин ирләр белән күбрәк аралашырга яратам. Хатын-кызларга караганда, аларны күбрәк төшенәм шикелле. Күп кенә хатын-кызларны кайвакытта аңлап та бетермим. Мәсәлән, егеткә гашыйк булдым дип, дөньясын оныткан хатыннарны. Шәхсән, мин үзем үлеп гашыйк була торган идем. Бу турыда хәтта бөтен авылга мәгълүм була торган иде, чөнки хисләремне  яшерә белмим. Сөйгәнемнең аяк астында туфрак булырлык дәрәҗәдә сөйдем, ләкин туфрак булып булмады. Минзәлә педучилищесына киттем. Бер гашыйк булган кеше гел гашыйк була дигән сүз бар бит.  Икенчесендә дә җанымны ярып бирерлек дәрәҗәдә яраттым. Мәхәббәтемне хәтта үзем беренче булып аңлаттым. Юк, минуты килеп җиткәч, җанымны бүлеп бирә алмадым – Казанга китәргә туры килде.
 

 
–  «Арыш тәме» дигән әсәрегез быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.
 
– Бу китапка берничә әсәр кергән. Монда роман, повесть, берничә истәлек-хатирә урын ала. «Арыш тәме» романының язылуы үзенә бер гаҗәеп тарих булды. Татар радиосыннан бер урыс хатыны сөйли. Татар телендә тапшыру булырга тиешле вакытта аны русча сөйләтәләр. Арыш сортларын чыгаручы селекционер ханым булды бу. Ул чыгарган арыш сортлары илнең 16  өлкәсендә  игелә икән. Хезмәте турында шулкадәр рухланып сөйли, әйтерсең лә җырлый, шигырь сөйли.  Дулкынланып тыңлыйсың.  Радиодан тыңлаганнан соң, бу ханымны табарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Мин аны эзләп таптым. Арыш турында сөйләде дә сөйләде инде, шулай ук төрле язмышларны да бәян итте. Ул сөйләгәннәргә үземнең тормыш тәҗрибәмне өстәп мин җиңел генә, рәхәтләнеп  роман язып куйдым. Бик тиз язылды. «Казан утлары» журналына тапшыргач, анда әсәрләр күп булу сәбәпле, укып өлгермәделәр – ул китап булып басылып та чыкты. Бик тиз сатылып бетте. 3 мең тираж белән чыккан иде, бер ел эчендә алып бетерделәр. 2012 елда басылган иде, 2014 елда яңадан чыгарырга насыйп булды... Татарстан Милли китапханәсенең беренче дәрәҗәдәге дипломына да лаек дип табылды.
 
– Тукай премиясе турында фикерләрегез нинди?
 
– Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең исеме, әлбәттә, зур, ә менә премиясе инде (үзем алырга җыенганнан түгел) чамалы гына. Республиканың мөмкинлекләре шулайдыр, дип уйлыйм. Тәкъдим ителгәннәрнең күпләре аңа бик лаек дип саныйм. Талантлы иҗат итүчеләрнең барысына да бирәсе килә...
 
– Мәдинә ханым, бу сүзләрегез: «Әсәрләремне бастырмыйлар, китапларымны халыкка җиткерә алмыйм», дигән каләмдәшләрегезгә җавап кебек яңгырый инде...
 
– Алай ук әйтмәс идем, минеке башкаларныкыннан яхшырак, димим. Алай расларга минем кыюлыгым җитми. Шулай да җаен таптым шикелле. Минем хәзер сатуда, кибет киштәләрендә 8 исемдәге китабым тора. Алар арасында рус теленә тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Аллага шөкер, сатыла, акчасы керә. Китап бастырган чыгымнар каплана. Ипи сатып алырга, аңа май ягарга үземә дә кала. Шулай итеп, икенче әсәрем язылганчы, китап бастырырга акчамны туплап куям мин. Менә хәзер роман язып утырам, шул романны чыгарырга дип, сатылган китаплардан минем акчам тупланып куелган инде. Башка язучыларга да шулай эшләргә тәкъдим итәм. Китапларны сатуга куярга кирәк, китап кибетләре күп бит. Районнарда әле китап сатып көн күрүчеләр дә бар. Алар белән дә элемтәдә торам.
 
– Укучыларыгыз белән очрашырга вакыт табасызмы?
 
– Чакырган һәр җиргә дә барам. Укучыларым белән очрашудан беркайчан да баш тартканым юк. Язучыны күрү укучыда җанлы кызыксыну тудырса, әсәрен укырга ымсындырса, каләм иясенә дәрт, рух өсти. Заман сулышын тоеп торырга булыша.
 
– Сез гаиләдә ике язучы бит. Ике иҗатчы бер түбә астында яшәү ничегрәк?
 
– Ул зур бәхет икән. Әгәр дә ирем чит һөнәр кешесе булса, без нәрсә турында сөйләшер идек соң?.. Кайберәүләр: «Икең дә бер өлкә кешесе булгач кыендыр», диләр. Бу – һич дөрес түгел. Фикерләремне Әхмәткә сөйли-сөйли аның  игътибарын да, вакытын да алам инде. Башка хатын-кызлар кебек үк, минем дә тел тегермәнем әйбәт «тарта» бит. Атналар буе аңа сөйләп, язылачак фикерләремне чарлап бетерәм. Ул да үз фикерен әйтеп куя шунда. Кызыксынган әйберләребез уртак. Иҗат белән яшибез. Язучылар берлегендәге хәлләр белән кызыксынабыз. Иремнең әсәрләрен кайчакта компьютерда бастырып та бирәм.
 
– Мәдинә апа, безнең һәр өлкәдә дә диярлек хатын-кызлар лидерлык күрсәтергә ярата, Татарстан Язучылар берлегенә дә хатын-кызны сайлап куйсалар, ничегрәк булыр икән?
 
– Ирләр әле, минемчә, алай бирешмиләр. Алар үз вазифаларын үтиләр, тырышалар, мең рәхмәт аларга. Ирләрчә холыклы, нык куллы язучы килеп чыга икән, җитәкче эшен дә алып барырлык булса, Маргарет Тэтчер кебек бер хатын-кыз табылса, сайлап куярга мөмкин, дип уйлыйм мин.
 
– Яшьләргә мөнәсәбәтегез нинди? Алар иҗатын күзәтәсезме?
 
– Күзәтергә тырышам үзе, ләкин шунысы бар: яшьләргә бервакытта да җиңел булмады. Үзләрен таныту, күтәрелү, дигәндәй. Хәзер яшьләр күп яза. Ел саен конкурслар, ярышларда катнаша. Әдәбият бит ул күңелләрне җылыта, үзенә тарта, иҗат итәсе килә. Моны хупларга кирәк. Ләкин, шул ук вакытта, әдәбиятта урын яулавы авыр. Яшьләргә башлап китап чыгаруы читенрәк. Әсәрләрең бит әле сатылырлык та булырга тиеш.
 

 
– Мәдинә ханым, сез мөхтәрәм яшьтә, Сөбханалла, күз тимәсен! Яшь, матур, затлы  булып калуыгызның сере кешеләргә карата эчкерсез, мөлаем мөнәсәбәттән килә,  ахрысы?
 
– Яшьләр мине ярата, язучы булганым өчен генә түгел, кая гына барсам да, кешеләр миңа ачылып китеп, үз серләрен сөйли. Кызлар белән әйткән дә юк, алар белән серләрем бик килешә. Бу, бәлки, үземнең яшьләрне яратканымнан килә торгандыр... Шулай сакланганмындыр... Күңелем гел күтәренке, дәртем сүрелми. Кайбер картлар бар – яшьләрне яратмыйлар, алардан көнләшәләр. Бу сыйфат үзләренә үк тискәре йогынты ясыйдыр, дип беләм. Ә мин яшьләргә карап, сокланып туймыйм. Шул сыйфат миңа яктылык өсти торгандыр, күрәсең. Җәяү йөрергә яратам. Ата-анамның варисы бит, шулардан күчкән сыйфатлар да үз ролен үти булса кирәк.
 
– Рәхмәт, сезгә!


Фикерләр








Иҗат

Альбина Кармышева: “Чиста татар булмасам да, татар телен өйрәнергә теләвем белән мин - балаларыма үрнәк”

Альбина Кармышева – катнаш гаиләдә, чит төбәктә үскән, татар телендә иркен аралашучы хатын-кыз. Татар теленә булган мәхәббәте, балаларына татар исемнәре кушып, аларда да шундый ук мәхәббәт тәрбияләү теләге – зур мактауга лаеклы күренеш. Альбина белән әңгәмәбез дә үзе кебек үк ихлас, күңелгә ятышлы булды.

Иҗат

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла