Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күк итек (Гөлнур Айзат)

Миңа күбрәк ападан калган киемнәрне кияргә туры килә. Һәр шимбә дәү әниемнәргә кунак барган саен күршеләре Зәкия апа мине үчекли, үрти: “Әтиең белән әниең сине яратмыйлар икән, апаңны гына яраталар. Аңа гел яңа кием алалар, сиңа апаңнан калган калдык-постык кына кигезәләр”, - дип, ачуымны соңгы чиккә китереп җиткерде. Кунакта ничек түзсәм түздем, өйгә кайтуга, Шәрәфулла бабай зур итеп олтан салып биргән итегемне мич астына - бәрәннәр янына ук аттым.

news_top_970_100
Күк итек (Гөлнур Айзат)

Икенче көнне Апаска мәктәпкә барырга җыенмавымны күргән әни аптырап: “Кызым, ник киенмисең, соңга каласың бит!”- дисә дә, авызымны турсайтып, диванда утыруымны дәвам иттем. “Бармыйм мәктәбегезгә, йөрмим ападан калган олтанлы итек белән. . . Үземә яңа итек бастырыгыз!” – дип, кычкырып елап җибәрдем. Әни үзе дә эшкә ашыкканга, мине тынычландырып торырга вакыты юклыгын аңласам да, кичә Зәкия апа оеткы салган ачуым үзенекен итте - ул көнне мин укырга бармадым. Шулай булмыйча?! Сарыкларны иң күбе мин эзлим бит! Әнигә сарык йоны алырга да мин булышам. Ник мин иске итектән йөрергә тиеш?! Бастырсыннар миңа да яңа итек.

Әни эшкә китүгә, дәү әнкәй белән ак ипигә бер бармак калынлыгы ак май ягып, ярты савыт карлыган кайнатмасы белән тәмләп чәй эчтем дә, бәрәннәр яныннан теге иләмсез олтанлы итекләремне алып киеп, чана тартып тау астына төшеп киттем. Иптәшләр бар да укуда. Петти Сәгыйте генә никтер бармыйча калган. Башка вакыт булса, Сәгыйтькә сәлам дә биреп тормас идем. Бүген дуслар булмагач, чана шуарга иптәшкә ярады тагын. Гаян апалар артындагы күпердән дә шуып төшеп уйнадык. Ашыйсы килә башлагач, өйгә кайтмый булдыра алмадым. Сәгыйтьнең каян миһербаны килгәндер, клубка кадәр мине көрмәле чанама утыртып, тартып менде. Пәлтә кесәмдә селкенеп йөри-йөри шомарып беткән бер тиен акчамны рәхмәт әйтеп Сәгыйтькә суздым: “Шырпы алырсың”, - дип, көлеп куйдым. Аның әнисеннән яшереп тәмәке тартканын үзем күргәнем бар ич.

 Мин кайтканда, дәү әнкәй күк сарыгыбызны өйгә - бәрәннәрен имезергә кертеп маташа иде. Башыма шәп уй килде: Күк сарык үзе усал булса да, йоны шәп, каһәрнең: мамык та мамык, күк сарыкның да йоны чын мамык! Үземә итекне шушы күк йоннан бастыртам, Алла боерса! Уемны дәү әнкәемә дә сөйләдем. Әни эштән кайтканчы, күк сарыкның көз көне алган йонын язып та куйдык. Мин язып торам, дәү әнкәй йонны тетеп тора. Эшне бетергәч, тетелгән йонны иске мендәр сүрүенә тутырып , мич башына аттык.

Әнинең эштән кайтуын дүрт күз белән көтәм. Безнең әти андый эшләргә тыгылмый. Ул колхозда зоотехник булып эшли. Алай да әтинең яраткан кызы икәнемне беләм, аны да үземнең якка күндереп куйдым. Кичке ашны ашауга, мич башыннан теге йонлы сүрүне тартып та төшердем.

- Әни, бу минем итек булачак, кайчан барабыз? - дип, әнине аптыратырга да тотындым. Әллә әни көне буе минем итек турында уйлап торган инде, ”Киен, киттек!” - диде.

Әни йонны күтәрде, мин аның артыннан теркелдим. Кыш җитүгә алмагач бакчалары урамындагы буш өйгә Шонгаты урыслары итек басарга килә. Әни ул итек басучылар белән бер генә тапкыр эш йөртмәгән, күрәсең, Петр атлы урыс әнине ишек төбеннән үк елмаеп каршылый:

-О, тетя Рая, давно не видели вас, керегез! – дип, ишекне бар булмышына кадәр ачып җибәрә. Борынга ачы кислота, керосин, янган йон исе килеп бәрелә. Петр хатыны, улы белән көне-төне шушы өйдә йөзләрчә итек басып, авыл халкының заказлары беткәч, кире үзләренә кайтып китәчәк икән. Әни аңа без теткән йонны күрсәтеп, миңа тиз арада итек кирәклеген аңлатты. Агай бер миңа, бер күк йомшак йонга карап: “Отличный итек получится, все сделаем, тетя Рая”, - дип, әнинең шикләрен таратып җибәрә. Рая да Рая, минем әнием Рафига исемле ләбаса! Бу урыс агай шуны да әйтә белмиме әллә? Петр агай минем аякларымның үлчәмен алып, катыргыга сыза да шулар өстенә агач калыпны куеп карый.

Өй эчендәге пары чыгып торган казанны, сәкегә тезеп куелган әллә ничә пар итекне, мич янындагы дистәләрчә агач калыпларны күздән минут эчендә кичерәм. Урыс агайның хатыны аз сүзле, ахры, сүз арасына бик сирәк кенә кушыла.

- Биш көннән килеп алырсыз, -дип ышандырып, Петр агай безне озатып кала. Мин дөл-дөл тоткан кебек өйгә очып кына кайтам.

- Минем дә үз итегем булачак! Йомшак, матур, күк киез, олтансыз итек! Ура!!! – дип, өйгә бар көчемә кычкырып керәм. Әти өстәл артында бер кочак газет укып утыра. Күзлеген маңгаена күтәреп, минем сарык бәтие кебек сикергәләгәнемне карап көлеп куя. Дәрес әзерләп утыра торган җиреннән апа да кухняга чыга:

-Ярар, алмаш-тилмәш киярбез, - дип минем ачуны чыгара.

Мин үртәлеп:

- Кими тор әле, күк итек үземнеке генә булачак. Мин мәктәпкә генә киеп йөрим, белдеңме?!-дип , апага каршы барам.

Ул төнне йокым йокы булмый, төне буе төш күреп чыктым. Имеш минем итекне Апас малае Кәпә Әхмәте киеп, футбол уйный икән. Тубын бер типте, ике типте, туп белән бергә итегем дә очты. Мин дә йокымнан уяндым. Тирләп пешкәнмен, маңгаем ут кебек яна, температурам күтәрелгән. Менә мәктәпкә бармыйча Сәгыйть белән пәлтә бозланганчы тау шуып йөр?!

Әни минем пошырынып ятканга ут кабызып, тәнемне тотып карый, сөт кайнатып эчерә. Мин кабат йоклап китәм. Икенче көнне иртән радио сөйләгәнгә уянып китәм. Никтер битем кызыша. Юынырга дип чыксам, үземне көзгедә күреп хәйран калам: бөтен йөземне кып-кызыл тимгелләр баскан. Сыер савып кергән әни сөт сөзеп ята торган җиреннән, минем чыраемны күреп, эшеннән бүленеп, эчке күлмәгемне күтәреп, тәнемне карый. Бөтен тәнемне кып-кызыл тимгелләр баскан.

- Кызамык! - ди әни, минем бу авыруыма диагноз куеп. Ашап-эчкәч тә, әни эреткән каз маена канатны манып, тәнемдәге шул тимгелләргә сөртеп чыга, башыма җылымса суда чылатып яулык урата. Әти белән әни эшкә, апа укырга киткәч, дәү әнкәй белән икәү генә өйдә калабыз. Миндә инде итек кайгысы беткән, тизрәк терелеп, мәктәпкә барасым килә.

Дәү әнкәй Коръән укырга утыргач, мин дә үз эшләрем белән мәшгуль булам, укытучым Мәгъсүмә апа биргән әдәби биремнәрне эшлим, кыш турында шигырь язып маташам. Шулай, кышны күзәтә-күзәтә, атна узганы сизелми дә кала. Шимбә көнне яратам мин, әни ул көнне эшкә бармый, камыр куя, мунча яга, я Дүртиледәге дәү әтиләргә утырмага барабыз. Дәү әнкәй төшке ашны салырга җыенып кына йөргәндә, минем яңа итекләрне күтәреп әни дә кайтып керде. Апа әле мәктәптән кайтмаган, бу итекләрне күргәч, әй көнләшер инде!Мин әни кулыннан киез итекләремне тартып алып, аякларыма кидем дә, үземә-үзем такмак әйтеп , биеп тә киттем.

Суда-суда,

суда йөзәләсеңме?

Мин сине күрми түзәлмим,

Ә син түзәләсеңме?

Керосин исе килеп торса да, шундый йомшак, шундый матур иде бу итекләр!Ял көнен тизрәк уздырып, күк итекләремне киеп мәктәпкә барасым килә башлады. Бу итекләремне күрсәтер өчен булса да, дәү әниләргә кунакка барырмын, Зәкия апа да күрсен минем бу шәп итегемне...

Тик... шатланып көтеп алган бу итекләр мине тирән борчуга да салды. Мин ул итекләремне өч кенә көн киеп калдым.

Бер көнне дәрестән соң “Әдәбият сөючеләр” түгәрәгенә калдым. Укытучым безгә матур итеп шигырьләр укый. Аларны язучы кешеләр турында кызыктырып сөйли, үзебезне дә шигырь язарга өйрәтә. Миңа язу бик ошый. Әтием дә әллә нинди кызык шигырьләр язып, район газетасында бастыра бит! Минем дә язганнарымның газетада басылганын күрәсем килә.

Башкалар киткәч тә, укытучым янында озак угаланам. Өйгә кайтырга дип, киенү бүлмәсенә керсәм, минем ак җептән зур кар бөртекләре чиккән яңа итегемнән җилләр искән!Минем итек урынында олтаны авызын ачып торган алагаем иләмсез, сыртлары әллә ничә урынныннан янган итекләр кукыраеп утыра. Үземне белештермичә кычкырып елап җибәрдем. Минем тавышка идән юучы апа килеп җитте. Икәү чишенү бүлмәсен тикшереп, карап чыгабыз. Бер үкчәсе тишек итек белән шушы иләмсез итектән гайре берни булмаганга, мин аптырап, авылга шул сәләмә итекләрне киеп кайтып китәм. Алай укта Апас белән Әнәле арасын бик тиз кайтсам да, бүген аяклар карыша, тыңламый. Әллә теге иске итекләр юри мине шулай арыта микән?!

Кар бөртекле итегемне никадәр эзләп карасак та, таба алмадык. Урлаучы кеше дә мәктәпкә кабат минем итекләремне киеп килмәде. Бәлки инде ул аларны сатып та җибәргән булгандыр... Кем белә?! Әни:

- Икенче елны күк йоннан тагын бастырырбыз, кызым, -дисә дә, минем бәхетсезлегемә каршы, матур, озын, күп йон бирә торган сарыгыбыз көтүгә чыгып, бер-ике атна узуга, югалды. Ул елларда авылда кеше терлеген суеп ашаучы берничә адәм бар иде шул. Шуларга килеп эләкте булса кирәк.

Мин башка үз гомеремдә дә андый матур киез итек кия алмадым. Хәер, хастаханәдә ятканда, итек кыйссасын хәлемне белергә кергән балалар табибәсе Гөлинә Шәүкәтовнага сөйләгән идем. Ул елны туган көнемә бүләккә табибә Кукмарадан миңа кар бөртеге чигелгән кара киез итекләр алып кайткан иде. Алар исән! Тик Гөлинә ханым гына үзе турында якты истәлекләр калдырып, арабыздан китеп барды. . .

Иң кадерле әйберемне җуя-җуя , язучы булмакчы булып, әдәби түгәрәккә йөрүләрем бушка булмаган: сүз тәмен тоярга өйрәткән укытучым алдында йөзем ак, иҗатымны якын иткән сез бар, дусларым!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100