Фәрештәләр бәхет өләшкәндә (Фәния Хуҗахмәт)

1 Февраля 2018

Укылган: 1764 тапкыр

Фәния Хуҗахмәтнең "Фәрештәләр бәхет өләшкәндә" хикәясен тәкъдим итәбез. 

Бисмилләһ

Соңгы арада бик еш кына миндә бер хәл күзәтелә. Каядыр бер кечкенә генә вакыйга ишетәм, ул мәчетләрдә, очрашуларда, вәгазьләрдә була. Хәдис, риваятьләр китабыннан да, сәхабәләр, дәрвишләр турындагыларыннан да күңелемә керә. Кемдер сөйли, каядыр ишетәм, үзем исә каян белгәнемне, ишеткәнемне дә онытам. Әйтерсең лә аны кемдер минем күңелемә салып куя. Һәм ул минем җанымда яши башлый. Алданрак ишеткән-белгәннәремне кысрыклый, тоныкландыра, оныттырырга тотына. Бусы белән дә нәкъ шулай булды. Ул миңа шундый нык ошады. Мин аны үзем дә гел уйлый, гел - җае булса да булмаса да - кешеләргә сөйли башладым. Әйттем бит инде, ул минем җанымда дога кебек яши башлый. Мин аны көндез кешеләр арасында да гел истә тотам. Ул еш кына хәтеремә килә, җанымны җылыта, тетрәндерә, күңелемне сафландыра, үкендереп күзләремә яшь китерә. Кешеләргә, кая туры килсә шунда сөйлим. Гел сөйлим. Бусы миңа башкаларга караганда да ошады, сөйли-сөйли кабатлана башладым. Бер көнне бер танышыма сөйләп бетергәндә генә исемә төште. Мин бит аңа сөйләгән идем инде. Әллә ничек кыен булып китте. Ул әле һаман аны исе китеп, беренче мәртәбә ишеткәндәй тыңлый иде. Икенче берәве, теге, әни турындагы хикәяне сөйлә әле, дигәч, белеп торам, ул инде аны өч булмаса ике мәртәбә ишеткән иде, җиңел, рәхәт булып китте.

Кемгә генә сөйләсәм дә, тыңлаучым ничектер кинәт үзгәрә, уйчанлана, моңсулана, ниндидер изге эшкә алынырга теләгәндәй дәртләнеп китә. Битләре аллана, күзләре ялтырый, йөзе нурлана, ә мин әле һаман такылдыйм.

- Әниеңне ресторанга чакыр, - дим. Күрәм - яралы күңеленә кагылдым, бите буйлап яшь тамчысы йөгерә, аңлашыла. – Әниеңә дога кыл, - дим. Ул:

- Мин дога белмим, - ди.

- Беләсең, беләсең, - дим. – Безгә бит беренче доганы бөек Тукаебыз өйрәтте, дөресрәге, әле дә өйрәтә.

- Юк инде, юк, - дип үкенечле итеп авыр сулый юлдашым.

- Дога өйрәтимме? – дим, аның саен бәйләнчекләнеп. Хәер, иң курыкканым бәйләнчек булу. Бу бит үзе дога сорап тора.

- Әнием вафат, кадерләргә, хөрмәтләргә соңардым, каберенә йөрибез дә соң...

- Ә син гел Тукайны кабатла, ике генә юлын, ятсаң да, торсаң да, барсаң да, кайтсаң да, ашасаң да, ашамасаң да телеңнән төшермә. Менә ул:

“Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.”

Ул тиз-тиз кабатлый башлады. Ә аннары исе китеп, Тукайның шундый шигыре бармыни, дип сорады.

- “Туган тел”.

- Мин бит “Туган тел”не яттан беләм, - ди ул бик аптырап.

- Дүртенче баганасы.

Әни шулай, строфа, куплет дип түгел, баганасы, дип шигырь ятлата иде. Бүгенгедәй исемдә:

“И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам”, дип өйрәткәне.

Ярлыкагыл, дип Ходайга ялвару үзе бер зур дога инде ул. Ярлыкагыл – тәүбә – тәүбәстәгъфируллаһ, гафу ит, кичер дигән сүз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм үзе дә Аллаһыдан гафу сорап шул бер сүзне көнгә 70 мәртәбә, кайбер хәдисләрдә язылганга ышансак, 100 мәртәбә әйтә торган булган. Галәмгә рәхмәт өчен иңдерелмеш Пәйгамбәрләр Солтаны шулкадәр әйткәч, безгә гөнаһлы бәндәләреңә нәрсә кала инде. Әйт тә әйт. Юк шул, әйттермәскә тырышканнар. “Дога” белән “Хода” дигән сүздән котлары очкан булган. “Туган тел”не яшергәннәр. Тукаебызны, туган телне кискәннәр. Дүртенче багананы алып атканнар, дога кылырга ярамаган. Моны бит Мәскәүдән килеп тә, Казан урыслары да эшләмәгән. Үзебезнекеләр, Тукай иҗаты белән тамак туйдыручылар. Мәчет-манараларыбызны да урыс түгел, үз татарларыбыз кискән.

Еш кына, мөстәкыйльлек нәрсә бирде, диләр. Мәчетләр, авыл-шәһәрләргә азан кайтты. Тукайның киселгән “баганалары” кайтты. “Туган авыл”дагы:

“Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган,

Шунда белдем расүлебез Мөхәммәдне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган” дүртьюллыгын балачактан ятлап үссәк, Пәйгамбәрне, Мөхәммәд (с.г.в.)не яшьли белсәк, без дә икенче төрлерәк булыр идек.

Бүген, Аллаһыма мең шөкерләр булсын, һич тә белмәдем, ишетмәдем, диярлек түгел. Бәхәскә кермим, бәлки белмәүчеләр дә бардыр. Шулай да белергә теләүчеләр күп, бик күп. Шунысы рәхәт (гел шулай булсын иде ул) каршылык юк, үзебез теләгәнчә яшәп ятабыз. Әле менә быел да Яңа елның беренче көнендә ашка – Коръән мәҗлесенә чакырдылар.

И, и, тапканнар бит вакытын да, диясем килде. Күршеләр кебек төне буе ашап-эчеп, җырлашып, биешеп утырмасак та, иртән тору шактый авыр. Төн буе аталар, төн буе ут яңгыры ява, төнлә йоклап, иртән торып булмый. Ярый әле иртәнге намаз җиде тулганда гына, ә дөнья йоклый, транспорт йөрми, такси килми. Ә ашка барырга кирәк, ничек тә барырга. Сәбәпләре күп төрле. Беренчедән, Коръән ашы, анда бару савап. Болай да чакырган җиргә барырга тиешбез. Чакыру сөннәт, чакырсаң да ярый, чакырмасаң да гөнаһ булмый. Ә инде чакырып бармасаң, ярамый. Бару фарыз, бармасаң гөнаһ була. Әле бит аның гөнаһысы да әллә ничә төрле икән. Белеп эшләгән гөнаһы, белми эшләгән гөнаһы. Бу очракта белә торып та гөнаһ эшләп булмый. Белми эшләгәннәре дә муеннандыр.

Мин бу мәҗлескә барырга тиеш. Күңелем нидер сизә, кемнедер күреп сөенермен кебек. Болай гынадыр. Киленнәренең апасы үлеп, кырыгы, ди. Соңгы араларда кырыгы, җидесе, өчесе, елы турында да төрле сүзләр чыгаралар. Имеш, ярамый, Коръәндә язылмаган, хәдисләрдә әйтелмәгән. Хәер, үткәрмәскә дигән сүз дә юк бит. Безнең халык гомер-гомергә үткәргән, юклык елларда да үткәргән. Сөтле умач пешереп булса да, мәетләренә дога биргән, җыелышып аять-сүрәләр, догалар укыган. Һәм бу безнең халыкның гореф-гадәте булып киткән. Әле нинди гореф диген, динебезне саклый торган гадәт. Ә андыйлар диндә дә мактала. Үткәрсеннәр генә. Өйләрен аруласыннар, пакьләсеннәр, хәләл, милли аш-су әзерләсеннәр. Чын мөселманча - чәчләрне җыештырып, изү-күкрәкләрне каплап - киенешеп килеп, Коръән тыңласыннар, догалар укысыннар, теләкләр теләсеннәр. Акча биетешле уйнамасыннар, анысын бик теләгәч, хуҗага тапшырсыннар, дога кылып, мохтаҗларга, авырулар күп, аларга бирсеннәр.

Киленгә дә 60 яшь, ди инде. Кайнанага да 85 яшь. Моңа кадәр белешсәк тә, йөрешкән туганнар түгел. Хәзер бит инде туганлык мөнәсәбәтләрен бик саклап тормыйлар. Шулай да әлегә төн буе телефоннар чырылдаудан туктамый. Барырга кирәк, барасы килми. Эшләргә кирәк, эшлисе килми. Динебез шулкадәр яхшы безнең, һәрвакыт белеп кенә бетермибез. Һәр очракка җавап бар, Үзе юлын күрсәтә. Барасым килми, барырга кирәк, нишләргә соң әле? Күңелемә туп-туры, төп-төгәл җавап иңә. Аллаһ ризалыгы өчен бар. Дөньялар яктырып китә. Мин ашка барам, Аллаһ ризалыгы өчен, Яңа елның беренче көнендә. Барырга кирәклеген дә, мине ни өчен чакырганнарын да чамалап барам. Килен белән кайнана тату түгеллеген җиткергәннәр иде. Кешенеке кешнәктә диләр бит әле, яңа исемә төште. Туганнарның хәлен белү дә савап. Үпкәләшкән кешеләрне дуслаштыру да савап. Берүземә күпме савап. Савап – ул барыбызга да бик кирәк. Аннары әле, дип уйладым, былтыргы сүземне - кайнана-килен, ул турындагы сүзләремне сөйләрмен, дип ният кылдым. Белгәннәремне укып, теләкләр теләп чыгып киттем. Ниятем яхшы иде бугай, аралар шактый ерак булса да, ничек барып җиткәнемне дә сизми калдым. Өч машина белән бардым. Берсеннән төшәм, икенчесенә утырам. Үзләре туктый, кул күтәрергә дә өлгерә алмый калам. Акча да алмыйлар. Мондый хәлне - савап өчен машиналарда бушлай йөртүне - мин Рамазан аенда гына, ифтарга – көне буена ураза тотып, авыз ачарга барганда, йә Кол Шәриф мәчетендә 31 рәкәгать намаз укып чыгып, Казанымның иң изге урыннарында туктап калганда гына була дип уйлый идем. 31 рәкәгать дигәч, аптырарлар, әйтеп китим. Белүчеләр күптер анысы, белмәүчеләр дә бардыр: икесе мәчет намазы, мәчеткә аяк басу белән бүләк итеп укыйбыз; дүртесе ястү - җәмәгать белән имамга оеп укыйбыз, икесе сөннәт. Ел буена көтеп алган төп намазыбызны да җәмәгать белән имамга оеп егермене укыйбыз. Бер тәмен сизеп алсаң, аны туктатып та, киметеп тә булмый. Элеккеге елларда, мәчетләр аз чакта, без аны Борнай мәчетенең сәндерәсендә шабыр тиргә батып укый идек. Ә шулай да киләсе килеп тора. Менә шул намазларыбыздан чыккан җиргә безне җиңел машиналар көтеп тора. Аннары безне Кол Шәриф янында күбәү бер якка кайтучыларны автобуслар да көтеп торды. Имамнар - Рамил хәзрәт, Рөстәм хәзрәтләр - безне соңгы кеше китеп беткәнче озаталар. И ул көннәрнең-төннәрнең рәхәте! Тыныч кына искә төшереп тә булмый, күзгә яшь килә. Бар иде, бар иде бит бәхетле чаклар. Кадерен генә белеп бетермәдек бугай. Хәер, бүгенгесенең кадерен белик, сагынып еларга калмасын, дәвамлы булсын. Бушлай өйләргә тараталар.

Яхшы кешеләр бик күп дөньяда, Коръән мәҗлесенә тиз килеп җиттем. Алдан барып җитүнең дә сәбәбе булган икән. Иң еракта яшәсәм дә, беренче килеп җиттем. Өйләре затлы, ишек төпләре дә киң, иркен. Шаулашабыз, гөрләшәбез, күчтәнәчләремне тапшырам. Кинәт каршымдагы ишек акрын гына ачылды, ярык кына хасил булды. Мин аннан кемдер чыга дип уйладым. Күрәм, ул колагын куеп тыңлый иде. Килен дә күреп алды, һәм ире аша сузылып ишекне ябып куйды. Мин аның шул чактагы йөзенә бактым һәм барысын да аңладым. Бу кайнана иде, киленнең күз карашыннан йөрәгем чеметтереп алды. Күрмәгәнгә салыштым, Аллаһы шулай куша.

Бер бик матур хатын, бер бик күркәм ир гомер иткәннәр. Аларның мөнәсәбәтен күреп бөтен кеше сокланган. Шул матур ханым кинәт үзгәрә, ямен җуя башлаган. Дәвасы булмаган, бу чир көчәя, хатын ямьсезләнә башлаган, үзе төрлесен уйлап, булмаганны булыр, ире ташлап китәр, китәргә тиеш тә, дип фаразлаган. Шулвакыт ир сукырайган, ике күзе күрмәс булган. Хатын тынычланып калган, ир дә бик борчылган. Элеккегә караганда да хөрмәт итешеп, тигез, матур гомер иткәннәр, җитәкләшеп кенә йөргәннәр, тагы да хөрмәтлерәк булганнар. Гомер үткән, ханым вафат булган. Озатканнар, хушлашканнар. Ир башка урынга күчәргә җыенган. Туганнары, күршеләре, дуслары китмәвен үтенгәннәр. Монда өйрәнгән инде, сукыр килеш, күрмичә анда ничек гомер итәрсең, диешкәннәр. Ул барысының да исен китергән, сискәндергән: “Мин бит күрәм, - дигән. – Хатынымны бик яраткач сукырга гына сабыштым. Күзле булсам да, китмәс идем. Ул да мине бик ярата иде. Матур хатын белән гомер итүемне сорый башлады. Мин мәҗбүр булдым. Беребез сукыр, беребез ямьсез, бик матур яшәдек”, - дигән ул.

Әй газиз Коръән – Аллаһ сүзләре, анда, кирәк чакта ишетмәгез, кирәк булса күрмәгез, күрмәгәнгә салышыгыз, дигән сүзләр бар.

Бу ирне дә кешеләргә үрнәк итеп сөйләгәннәр, яратканнар, үз араларыннан беркая да җибәрмәгәннәр, ул изге күңелле ак бабайга әйләнгән.

Бәлки миңа да күрмәгәнгә сабышырга кирәктер. Ләкин күңелем нидер сизә, бу яхшы хәл түгел. Алдан килгән урын өчен дигән булып, урын бүлә башладым. Түр башына абыстайны утыртабыз, янәшәсенә Мәгърифә апаны, бу ягына мин. Үз алдыма сөйләнәм икән, дөресрәге кычкырып уйлыйм. Килен, сак булып, мине тыңлый икән.

- Ул авырта, күзләре күрми, колаклары ишетми, аңа бит инде 87 яшь, - ди. Аптырап калдым. Пальто кесәмдә аңа гына дигән күчтәнәчем бар иде. Беркемгә бер сүз әйтми, барып алдым да, аның янына кердем. Аптырап та калмадым, артка да чигенмәдем, курыкмадым да. Аны нинди хәлдә күргәнемне дә, бүлмәсе турында да язасым килми. Җәлил хәзрәт гел матурлык, яхшылык турында гына языгыз, ди. Аларның заллары бик матур, заманча, затлы. Әнисе фатирына хуҗа булган улы үзе шулай ясый, куллары алтын икән. Аптырап бүлмә уртасында басып тора иде. Җылы итеп исәнләштем, кочаклап та алдым әле:

- Әйдә чык, нишләп басып торасың, кунаклар килә, - дигән идем, югалып калды.

- Миңа бит әйтүче, чакыручы юк, чыксам яратмаслар, Коръән укыганда ишегемне генә ачып куярсың, бик ишетәсем килә, - диде. – Фәния, синме? - дип кычкырып елап җибәрде. Күңеле тулган икән, чайкалды да, түгелде. Тукта димәдем, еласын әле.

- Ела, ела, - дигән идем, туктады. Сыпыра-сыпыра чәчләрен тарап үрдем дә, шкафыннан рәешкә генә кия торган зәңгәр, матур, мул күлмәген алып кидердем. Ап-ак, өрфия кебек җиңел, зур яулыгын кат-кат бәйләп башына урадым да, чукларын калдырып бәйләп куйдым. Ярыйсы гына күрекле “абика” килеп чыкты. Култыклап алдым, янәсе тотып чыгам, ул исә этебрәк куйды, колагыма пышылдап кына: “Бөтенләй сукыр, дип уйларлар”, диде. Залга керсәк, күрәм - киләсе кунаклар килеп беткән. Түр башында бик матур, чын үзебезчә, яулыкларын да үзебезнең әбиләребез кебек туздырып бәйләгән, әле картаерга өлгермәгән абыстай утыра. “Болгар” мәчетеннән Сафия абыстай, диделәр. Аның янәшәсендәге безнең урыннарны алганнар. Берсе киленнең күршесе, икенчесе дусты икән. Кая утырсаң да бер түгелмени инде? Килен (исемен дә әйткәннәр иде, оныттым бит) безне ишек төбенә бер кырыйга утыртты. Шуны гына көткәндәй, абыстай:

- Әниегезне алып чыгыгыз, башлыйбыз, - диде. Улы:

- Нинди әнине? Ана бит (әнәне шулай әйтә икән) утыра, - диде, ярыйсы гына токтый итеп. Аның нәрсәнедер килештермәгәнен берәү дә сизми калмады кебек. Абыстай шунда ук:

- Улым, әниеңне минем яныма китереп утырт әле.

Шулай эшләделәр дә, күрше хатын да берсүзсез сикереп торды, урын бирде. Үзенә якты йөз күрсәткәч, Мәгърифә апа да җанланып китте:

- Фәния кая? Аны да минем яныма утыртыгыз әле, - диде. Абыстай да хуплады, ярты сәгать алдан килеп, шаяртып кына абыстай янына билгеләнгән урынга утыртты.

Абыстай бик күркәм булып чыкты, күп сүрәләр, “Йәсин”, “Тәбәрәк”не укыды. Әниләрне хөрмәтләү, балаларны тәрбияләү, хатын-кыз, табын әдәпләрен сөйләде. Матур вәгазьләр, күпме генә ишеткән булсаң да, баллы май кебек җанга ягыла, күңелне назлый. Никадәр кеше күп, тәмле ашаудан интеккәндә, йокысызлыктан азапланганда, без рәхәтләнеп утырабыз. Без менә шундый мәҗлесләребезнең кадерен генә белеп бетермибез бугай. Кыска көннәрнең тагын бер хикмәте бар - бер тәһарәт белән бер-бер артлы өч намаз укыйбыз. Бер-беребезгә иң матур сүзләрне әйтешәбез, аш-суны мактыйбыз. Бу чыннан да шулай.

Мәгърифә апа да сүз алды. Киленен мактады, улына рәхмәт әйтте. Абыстайны да сөендерде:

- Минем әле мондый абыстайны, моңлы, матур итеп Коръән укучы, сөйләүчене күргәнем юк, - диде. Чыннан да шулайдыр.

Ул әле үзе дә бик тотрыклы, акыллы, хәтерле апа икән:

- Үземне үзем йөртәм, ашарыма алырга, даруларга үзем чыгам. Күзләрем дә күрә әле, глаукома бит. Дарулар бик кыйбат.

Шуны гына көткәндәй, киленнең дусты, үзендә шул булгач:

- Сездә шулмыни? - диде. – Даруга пенсиягез җитәме? Минеке җитми.

- Тартып-сузып җиткерергә тырышам, - диде дә, җиңел сулап куйды. Менә белсеннәр инде, күрше хатын үз авызы белән беркем сорамаганга үзе үк әйтеп тора:

- И Аллаһым! Әллә нинди дөнья бу. Аналарының дары заводында 70 яшькә кадәр хезмәт итеп алган пенсия акчаларына да өметләнәләрме икәнни? Гыйбрәтләр азмы?

Бер дустым әйткәндәй, әй, аларын уйламыйк әле, иске елда калсын. Ә алда - туп-тулы, башланып кына килгән өр-яңа Яңа ел.

Миңа да сүз бирделәр. Матур башланган мәҗлес матур тәмамланырга да тиеш иде. Ә ул мактаулардан, рәхмәтләр әйтүдән, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәт теләгән кыска догадан торырга тиеш иде. Каушый-каушый шулай эшләдем дә, дога дияргә өлгермәдем, бер мин белеп тә бетермәгән ханым:

- Фәния апа, теге, әнисен ресторанга чакырган ул турында сөйлә әле, -димәсенме?! Барысы да миңа текәлделәр. Абыстай:

- Сөйлә инде, - дигәч, тәвәккәлләдем.

- Бер ир белән хатын матур гына гомер кичергәннәр. Ярату, хөрмәт, олыны олы, кечене кече итү гаиләләрне матур, сабыр итә. Гаиләдә дин булса, ул аерылып тора. Болар да кунакка да, ресторан, театрларга да йөриләр. Ир беркөнне хатынына:

- Әйдә ресторанга барабыз, - ди. Хатыны:

- Син бу юлы башка ханым белән бар, - ди. Ир:

- Мин үз хатынымны чакырам, син миңа башка хатыннар чакырырга кушасың, - ди аптырап.

- Ул ханым синең әниең, син ресторанга әниеңне чакыр, - ди.

- Әнине ресторанга? – ди, бик аптырап. – Барыр дисеңме?

- Чакыр әле.

Улы әнисен ресторанга чакыра. Әнисе бу сүзләргә шундый шатлана. Һәм алар матур киенеп, нәкъ балачактагы кебек кулга-кул тотынышып ресторанга бара. Көне буе бергә булалар, көн үткәнне сизмиләр. Ашыйлар, эчәләр, көлешәләр. Берсе балачагына, берсе яшьлек елларына кайта, һәр икесе канәгать. Без бит әниләр картаялар, дип уйлыйбыз. Ә күңелләрнең бер дә картаймавын үзебез картайгач кына аңлыйбыз. Әниләргә рестораннар, кыйммәтле ризыклар кирәкми. Аларга бары тик балаларының аз гына игътибары, хөрмәте дә җитә. Юл буйларындагы агач күләгәләренә икәү генә утырып торырга да бик риза алар. Бу бәйрәмнән һәр икесе риза, канәгать кала. Әнисе:

- Улым, тагын килербез әле, - ди.

Соңыннан әнисе тагын бер-ике талпынып карый әле. Шулай инде, эш, мәшәкать, борчу. Улының гел вакыты юк. Без дөнья куабыз, дөнья безне куа. Бер айдан, бер атна авырый да, әби дә дөнья куя. Елыйлар. Без, кеше киткәч, еларга яратабыз бит. Ә нигә еларга?!

Күрәм, табындашларымның күзләре ялтырый. Алар мин сөйләгәнгә түгел, үз эшләрен уйлап, сагынып, үкенеп утыралар. Кайсыларыбыз тулы бер көнен әнисенә багышлаган? Йә тик торганда бер сыңар чәчәк өзеп биргән?! Минем дә сөйләгән саен тамагыма төер утыра, нинди генә рәхәт күрсәтә алдым икән соң?

Бер атнадан әбинең улына теге рестораннан бәясе түләнгән чакыру килә. Аларны бик зурлап хөрмәт итәләр. Һәм бер хат бирәләр. Ул әбинең улы белән килененә язган хаты була.

Чү, ник елый бу кунаклар? Бердәнбер ир, Мәгърифә апаның улының да, күзләре ялтырый, килене бөтенләй сулкылдый ук башлады. Башка чак булса, елагыз, елагыз, шул кирәк сезгә, чистарыгыз, сафланыгыз, бу дөньяга ник килгәнегезне белегез, күзегезне ачыгыз, дияр идем. Ярамый, сөйләгән сүзләремнең җаннарына барып җитүенә дә, аңлауларына да мең рәхмәт. Кемдер авыр итеп сулап куйды, кемдер еш-еш тын алды, өй эче тып-тын иде. Кайвакыт шулай намаз укыганда серле, зыңгылдап торган зәңгәрсу яшькелт төстәге тынлык урнаша. Һәм ул бик сирәк һәм дәвамлы була.

Шундый бер очрак өебездә ирем Миншәех үз гомерендә бердәнбер мәртәбә имам торып җәмәгать намазы укытканда булган иде:“Күрдегезме, ишеттегезме, фәрештәләр бәхет өләшә”, - дигән иде ул. Шул исемә төште. Кемдер тынлыкны бозып:

- Хатта нәрсә язылган булган иде? - дип сорады.

- Анысын инде үзегез уйлагыз, - диде абыстай, бик матур итеп дога кылды. Һәм бу өйгә фәрештәләрнең ешрак төшүен теләде.

Фикерләр








Иҗат

Ул бит… ямьсез! (Зилә Мөдәррисова)

«Казан утлары» журналының 7нче (июль, 2015) санында Зилә Мөдәррисованың хикәясе басылган иде. Шуны "Интертат" укучыларына тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла