Автор-башкаручы Оксана Ильюп: "Бер вагон егет альбом чыгарырга күндерде"

19 Июля 2017

Укылган: 1737 тапкыр

Автор: Илгиз Шәкүров
«Иҗатымның уңышы − ихласлыгымда», − ди ул үз иҗаты турында. Исеме күпләргә таныш автор-башкаручы Оксана Ильюп белән үзешчән иҗат, альбом чыгару, зур сәхнәгә менү турында сөйләштек.

«Җырларымның төгәл санын белмим»


− Оксана, 10 яшьтә шигырьләр яза, 16 яшьтә гитарада уйный башлаган кызга сәләт каян килә?

− Мин гап-гади татар кызы. Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында туып үстем. Лаклы − татар авылы. Мәктәпне тәмамлагач, Чиләбе өлкәсенә укырга киттем. Белемем буенча икътисадчы мин. Шигырь язу өчен сәләт чыннан да кирәк, ә менә гитарада теләгән һәр кеше уйнарга өйрәнә ала дип уйлыйм. Әтием дә, әнием дә шигырь дә язмый, гитарада да уйнамый. Миңа сәләтне, бәлки, авылым, туып үскән җирем, табигать биргәндер.


− Гитара белән мавыгуың ничек башланды?

− Мәктәптә укыганда табигатькә ял итәргә чыккан саен классташ егетләр гитарада уйный иде. «Ничек уйныйлар икән соң анда?» − дип гел кызыга идем. Өйрәтүләрен сорагач, алар гел каршы киләләр иде. Имеш, кызлар гитарада уйнамый. Чиләбегә килгәч, үземнең булачак тормыш иптәшем белән таныштым. Язмыштыр инде, ул гитарада уйный иде. Мине ул өйрәтте. Күңелемне шул гитара белән яулагандыр да инде...


− Ә гитарага кушылып җырлый башлавың ничек килеп чыкты?

− 2009 елда интернетта бер егетнең гитарага кушылып татарча җыр җырлаган видеосын күреп алдым. Ул видеоны исем-акылым китеп әллә ничә тапкыр караганым истә. Видеоны карый-карый мин дә ул җырны өйрәндем. Шуннан соң башыма уй килде: нишләп әле мин дә җырлаганымны видеога төшереп, челтәргә салмыйм? Беренче видеоны төшереп, YouTube каналыма салдым һәм шулай башланып китте инде. Озак та үтми матур сүзләр, теләкләр яза башладылар. Башта 2-3 айга бер видео гына куйсам, соңрак бу ниндидер гадәткә әверелде. Аларны хәтта 2 атна саен чыгара башладым.


− Иҗатыңның башында син танылган җырларны җырласаң, хәзер үз җырларыңны гына башкарасың. Беренче иҗат җимешеңне язу тарихын сөйлә әле һәм хәзерге көндә алар ничәү?

− Беренче язган җырым «Шалтырат инде» дип атала. Ул вакытта иптәшем командировкада иде. Ул шундый кеше: шалтыратырга, телефон аша сөйләшергә яратмый. Һәм бер кичне шулай шалтырату көтеп утырганда күңелемдә әлеге җыр туды. «Шалтырат инде»не интернетка керткәндә нык дулкынландым. Мондый җыр буламы, тыңлаучыларга ошармы, бәлки мондый көй бардыр инде дигән уйлар бик борчыды. Тик әлеге җырның видеосына башка роликларга караганда игътибар күбрәк булды. Тыңлаучылар ошатты, кыскасы. Дөресен әйтәм, җырларымның төгәл санын белмим. Аларны санаганым юк.


«Минем өчен иң мөһиме сәхнәдә балку түгел»

− Синең YouTube каналыңда 4 миллион 600 меңнән артык кеше кергән. Шуның аша гына да фикер йөртсәк, сине бик күп кеше белә дигән сүз. Оксана Ильюпның уңыш формуласы нәрсәдә соң?

− Иҗатымның уңышлы булуы, тамашачыларның мине яратуы − ихласлыктан килә дип уйлыйм. Күңелемдә нәрсә − иҗатымда да шул. Бернинди дә ясалмалылык, кемгәдер охшарга тырышу юк миндә. Яңа җыр яки шигырьне чыгаргач, аны тамашачылар ошатса, үзләренә дә күчерсә, матур сүзләр һәм теләкләр язса минем өчен шуннан да зур бәхет юк. Үземнең иҗатымның кирәклеген тоеп яшим. Ул минеке генә түгел, ул тыңлаучылар һәм укучылар белән безнең уртак байлыгыбыз.

− Бер интервьюда: «Мин беркайчан да танылырга, йолдыз булырга омтылмадым», − дигәнсең. Шулай да зур сәхнәгә чыгарга бер генә дә теләгең булмадымы?

− Чыннан да бу шулай. Мин иҗат иткәндә иҗат турында гына уйлыйм. Танылам, йолдыз булам, күп акча эшлим дип уйласаң, иҗатның тылсымы югала. Үземне зур сәхнәгә чыкмадым, дип тә әйтә алмыйм. Зур-зур шәһәрләрдә чыгышлар ясаганым бар. Чиләбедә оешкан «Бәйрәм» продюсерлык үзәге белән дә концертлар куеп йөрдек. Тик бу эш бик тиз сүрелде. Нигә икәнен белмим. Тагын бер әйтәм: минем өчен иң мөһиме сәхнәдә балку, танылган исем-фамилия булдыру түгел.

− Үзең башка үзэшчән җырчыларны беләсеңме?

− Илнар Шәрәфетдинов, Фларид Минкаһировның иҗатын күзәтеп барам. Аеруча да Илнарның иҗаты ошый. Уйнау осталыгы, тавыш − анда барысы да бар.

«1000 данә булып чыккан альбомымнан 50 генә калды»


− Синең шәхси альбомың барлыгын да беләм. Минемчә, үзешчән җырчы өчен бу зур дәрәҗә. Аны чыгару идеясе ничек килде?

− Диск турында сораучылар бик күп иде. Әмма мин никтер моңа артык игътибар итми идем, хыялланганым да булмады. Бер вакыйга гына фикеремне үзгәртте. Бервакыт Казан һәм Чаллыда булган концертлардан соң Уфа аша Чиләбегә кайтырга чыктым. Температурам күтәрелде, җитмәсә ничә көн йокламаганмын. Бер кулымда − сумка, икенчесендә − чәчәк бәйләме, аркамда − гитара. Көч хәл белән поездга кереп утырдым. Карыйм: вагонда бер генә хатын-кыз да юк! Гел ир-атлар! Ә табигатем буенча мин бик тыйнак һәм ир-атлар компаниясендә булу минем өчен читен. Поезд кузгалып китте, мин куркам. Уфадан Чиләбегә 9 сәгать... Ничек кайтып җитәргә? Озак та үтми танышырга теләк белдерә башладылар, ярдәм тәкъдим итәләр. Мин гел кире кагам. Шуннан соң ишетәм: болар татарча сөйләшәләр. Мин дә татарлыгымны белдереп, берничә сүз әйттем. Имеш, татарлар булгач, тимиләр. Ничек йоклап киткәнемне үзем дә сизми калганмын. Берничә сәгатьтән уянгач карыйм: чәчәкләрем суда утыралар, өстемә юрган ябылган. Уянганымны күреп, берничә егет каршыма килеп утырдылар да сорыйлар: «Син бит Оксана Ильюп, әйеме?» Шунда мине тануларына шаккаткан идем. Юл буе бөтен вагон белән җырлаттылар болар мине, автографлар алдылар. Әлеге егетләрнең Себергә китеп эшләүчеләр булганын соңыннан гына белдем. Әлбәттә инде, болар миннән альбом сорый башлады. Мин әйтәм: «Минем альбомым юк. Ул миңа кирәкми дә. Тыңлыйсы килгән кеше интернеттан тыңлый», − дим. Болар миңа: «Ничек инде кирәк булмасын? Безнең Себердә интернет та, интернетта утырырга вакытыбыз да юк. Менә хәзер дискың булса күпме кеше сатып алыр иде!» − диделәр. Өйгә кайтып җиткәндә диск чыгарасымны мин инде төгәл белә идем. Бу вакыйга ноябрь азагында булды, ә декабрь тәмамланганда «Гитара кыллары» дип аталган альбомым инде әзер иде. 1000 данә белән чыгарылган альбомнан бүген 50 генә калган. Алар минем өчен бик кадерле. Альбомым Казахстан һәм Франциядә яшәүче тыңлаучыларымда да бар.

− Бер әңгәмәдә икенче альбомыңны да чыгарырга теләвеңне әйткәнсең. Тыңлаучыларың яңа альбомыңны күрә алачакмы? Һәм синеңчә, бүгенге интернет заманында альбом чыгарудан мәгънә бармы?

− Икенче альбом чыгару теләге бар, әлбәттә. Әмма моның өчен зур финанслар таләп ителә. Ә минем спонсорларым юк. Альбомнан бигрәк шигырьләремне бер китапка туплап чыгарасым килә. Шуңа күрә мөмкинлек чыкса, альбом түгел, ә китап чыгарырмын дип уйлыйм. Ә болай альбом чыгаруны кирәк дип саныйм. Чөнки бөтен кешенең дә интернетта утыру мөмкинлеге юк бит.

«Дустым Альберт Исмаил минем җырларымны яратмый»


− Соңгы арада үзенең кыю фикерләре белән танылган гитарачы Альберт Исмаилны синең иҗатташ дустың дип беләм...

− Әйе, Альберт − минем иҗатташ дустым. Без аның белән интернет аша танышкан идек. «Кайларда» дип аталган уртак җырыбыз да бар. Сүзләрен мин, көен ул язды. Альбомымны чыгарганда да аның ярдәме бик зур булды. Ул вакытта Альберт минем өчен иң якын кеше иде. Бөтен аранжировкаларны ул эшләде, җырларны яздырганда киңәшләрен бирде. Альберт белән хәзерге көндә дә аралашабыз. Планда яңа дуэтлар яздыру, легендар җырыбыз «Кайларда»га клип төшерү бар. Бик сәләтле музыкант һәм яхшы дус булудан тыш, ул бик көчле һәм дөрес тәнкыйтьче дә. Бер серне ачам: Альберт минем җырларымны яратмый. «Син кайчан берәр рәтле җыр язасың соң инде?» − ди ул миңа күрешкән саен.


− Күптән түгел Салават Фәтхетдинов Элвин Грейның иҗатын бәяләп: «По-татарски так петь нельзя», − диде. Ул вакытта Грейның гитаристы булган Альберт бу сүзләр белән килешмәвен белдергән иде. Ә син бу вакыйга турында нәрсә уйлыйсың? Һәм син Салават яклымы, әллә Альбертмы?

− Бу вакыйга турында бернинди комментарийлар да бирәсем килми. Әйткәнемчә, Альберт − бик дөрес фикерле тәнкыйтьче. Аның фикерләре һәрвакыт үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.


− Ә бүгенге эстрадага синең карашың нинди?

− Тулаем алганда татар эстрадасы миңа ошый. Һәр кеше ничек булдыра ала − шулай эшли инде.

P.S. Оксананың иҗаты белән аның YouTube каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә таныша аласыз. 

   


Фикерләр








Иҗат

Альбина Кармышева: “Чиста татар булмасам да, татар телен өйрәнергә теләвем белән мин - балаларыма үрнәк”

Альбина Кармышева – катнаш гаиләдә, чит төбәктә үскән, татар телендә иркен аралашучы хатын-кыз. Татар теленә булган мәхәббәте, балаларына татар исемнәре кушып, аларда да шундый ук мәхәббәт тәрбияләү теләге – зур мактауга лаеклы күренеш. Альбина белән әңгәмәбез дә үзе кебек үк ихлас, күңелгә ятышлы булды.

Иҗат

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла