Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йорт басарга кереп, йоклап киткән каракны ни көтә?

Ул йозакны ватып, шәхси йортны басарга кергән булган.

news_top_970_100
Йорт басарга кереп, йоклап киткән каракны ни көтә?

Ижевcкида полиция хезмәткәрләре 32 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул йозакны ватып, шәхси йортны басарга кергән булган. Чоланнан бензопиланы, автомобиль өчен запас частьләрне алып чыгып куйган. 

Чоланда карак алюминий фляганы табып алган. Флягада сыра булган. Карак шул сыраны туйганчы эчкән дә йокыга киткән.

Йорт хуҗасы кич өенә кайткач, йоклап яткан каракны күреп, полиция чакырткан.

Хәзер бу кешегә карата алты елга ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100