Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ярымлык бала кер юу машинасында үлгән

Авылда яшәүче хатын кечкенә баласы белән өйдә булган һәм кер юу белән шөгыльләнгән.

news_top_970_100
Яшь ярымлык бала кер юу машинасында үлгән

11 майда Якутия өлкәсендә су тутырылган «Фея» кер юу машинасында яшь ярымлык кыз бала үлгән.

  • «Фея» тибындагы кер юу машинасына керләрне өске яктан салалар.

Бала үлгән урынга тикшерүчеләр барган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, авылда яшәүче хатын кечкенә баласы белән өйдә булган һәм кер юу белән шөгыльләнгән.

Әнисе керләр эләргә өйдән чыгып киткән, бала өйдә калып торган. Кире әйләнеп кергән әни кеше баласын кер юу машинасы багында үлгән килеш тапкан.

Россия Тикшерү комитеты Саха (Якутия) Республикасы буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бала үлеме буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100