Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер егет әтисе һәм әбисенә пычак белән ташланган: ата кеше реанимациядә

Егетне "Савиново" полиция бүлегенә алып киләләр.

news_top_970_100
Яшүсмер егет әтисе һәм әбисенә пычак белән ташланган: ата кеше реанимациядә

Алексеевск районының аграр көллиятендә укучы 17 яшьлек егет үзенең әбисенә һәм әтисенә пычак белән ташланган, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы.  

Алексеевск районында яшәүче егет Казандагы туганнарына берничә көнгә кунакка килә. Ызгыш чыга, яшүсмер егет 51 яшьлек әтисенең күкрәгенә пычак белән кадый һәм 81 яшьлек әбисенең битен кисә. 

Ике зыян күрүче дә ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, ә яшь егетне кулга алалар һәм "Свиново" полиция бүлегенә алып киләләр. Полиция хезмәткәрләре егеттә канга буялган пычак таба. 

Конфликтның сәбәбе билгеле түгел.

Хәзерге вакытта егетнең әтисе авыр хәлдә реанимациядә ята, ә олы яшьтәге ханымны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә чыгарганнар, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына №7 хастаханәнең матбугат хезмәтендә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100