Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Видео, фото: Минзәлә районында кондызлар буасы авылны су бастырган

Минзәлә районында Брустанка елгасында кондызлар буа төзү сәбәпле, Куян авылын су баскан.

news_top_970_100
Видео, фото: Минзәлә районында кондызлар буасы авылны су бастырган
"Минзәлә" сайты хәбәр иткәнчә, авыл урамнары, ишегаллары, сарайлар һәм базларны су баскан. Совет урамыннан көймәдә генә йөзеп була.

Авылда яшәүчеләр социаль челтәрдә авылны су басуы турында сөйли. 

Куян авылында Минзәлә районының Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе булды.

Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Валерий Губернаторов Куян авылы яныннан ага торган Брустанка елгасы ташу нәтиҗәсендә авылны су баскан, дип аңлатма бирде. Елгадан су ташуга Аю һәм Куян авыллары арасында елгада кондызлар ясаган буа сәбәп булган.

Су басуны туктату өчен, кондызлар буасын  сүтәргә кирәк. Ә аннары бу урында кондызлар санын көйләү зарур, диде Губернаторов. Кондызлар буасын җимерү өчен Татарстан Биологик ресурслар буенча  дәүләт комитеты рөхсәте кирәк.

Минзәлә коткаручылары дәүләт комитетына мөрәҗәгать иткән. Бу проблема турында Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе  Ренат Шәйхетдиновка хәбәр ителгән. Аның рөхсәтеннән соң кондызлар буасы җимереләчәк. Кондызлар санын Минзәлә районы аучылык хуҗалыгы хәл итәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100