news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек баланы туганы вәхшиләрчә кыйнап ташлаган

Чаллы мәктәпләренең берсендә 3нче сыйныфта укучы оныгына ярдәм сорап әбисе "ашыгыч ярдәм" чакырган.

news_top
Ун яшьлек баланы туганы вәхшиләрчә кыйнап ташлаган

Вәхшиләрчә кыйналган баланың маңгае, иңбашлары, ботлары имгәнгән. Аны хастаханәгә нейрохирург һәм травмотологка озатканнар.

Полиция хезмәткәрләре ун яшьлек баланы беркайда эшләмәүче 22 яшьлек ир туганы кыйнавын ачыклаган. 

"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, бу кешегә карата тиешле чаралар күреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар