Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул аңа төрмәгә "передачалар" да илтә иде" - 40 яшьлек ир фатир өчен апасын яллап үтерткән

Яр Чаллыда, 43 яшьлек хатын-кызны үтерүчене тоттылар. Җинаятьче- Мамадыш кешесе, ханымны үтергәннән соң ул, Мәскәү өлкәсендә качып яткан. "Без бер атна эчендә ялланып кеше үтерүченең эзенә төштек, мондый хәл соңгы тапкыр безнең шәһәрдә 6 ел элек булды. 2012 елда 74 яшьлек ханым үз кызын үтерүне яллаган иде. Ул вакытта да конфликт нигезе - фатир мәсьәләсе булган иде", дип сөйләде Яр Чаллы шәһәренең Тикшерү комитеты җитәкчесе Камил Халиев.

news_top_970_100
"Ул аңа төрмәгә "передачалар" да илтә иде" - 40 яшьлек ир фатир өчен апасын яллап үтерткән

Гауга тудырган җинаять эше "Челнинские известия" газетасына Яр Чаллы шәһәренең Тикшерү бүлеге хезмәткәре Ильяс Гыйзәтуллин сөйләде. 

12 август көнне, 11:30 сәгатьтә, бер бүлмәле фатирда 43 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Ул, матурлык салонында маникюр ясаучы булып эшләгән. Ул буып үтерелгән була, муенында пычак кадалган эз дә ачыклана. 

Ханым яллап үтерелгән булып чыга. Үтерүчене яллаган кеше һәлак булган Оксананың бертуган абыйсы. Ул - 40 яшьлек ир, авыр җинаятьләре өчен ике тапкыр хөкемгә тартылган, өч ел элек иреккә чыккан була. 

Үтерүгә әзерлек ике атна дәвам итә. 

"Туганнарның мөнәсәбәтләре начар була, - дип сөйләде Ильяс Гыйззәтуллин. - Оксана кияүдә булмый, балалары да юк. Энесенең янаулы СМС-хәбәрләр җибәрүе турынад дусларына еш сөйләгән була. Конфликтның төп сәбәбе - фатир мәсьәләсе: ир-ат, апасын үтереп, фатирына хуҗа булырга тели. Тикшерү материаллары буенча, ир төрмәдә вакытта апасы, әти-әнисенең ике бүлмәле фатирын сатып, үзенә бер бүлмәле фатир, ә энесенә "молосемейка" ала, анда яхшы ремонт ясата. 

Ялланган үтерүчегә акча түләр өчен, ир-ат бүлмәсен сата, шул акчаларның 150 меңен апасын үтерүчегә бирергә вәгъдә итә. Чаллыда яшәүче танышы бу эштән баш тарта, әмма үтерүчене табарга ярдәм итә. Танышы - 40 яшьлек Мамадыш кешесен тәкъдим итә. Анысы быел гына иреккә чыккан була. 

Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты матбугат хезмәтенең рәсми мәгълүматларына караганда, үлгән ханымның энесе, киллер ролен башта бергә эшләгән хезмәттәшенә тәкъдим иткән була. 

"Үтерүче һәм аның ярдәмчесе ике атна тирәсе 36 комплекстагы йорт янына килеп йөргәннәр: корбанның маршрутын, качып китү юлларын өйрәнгәннәр, - дип сөйләде Ильяс Гыйззәтуллин. - Аларга хатынның өйдә үзе генә булган вакыты кирәк була. Оксана, клиентларын фатирында кабул итү сәбәпле, аның ялгыз чагы сирәк була. Моннан тыш, энесенә, җинаять вакытында төнге сменада эштә булдым дип, үзе өчен алиби булдырырга тели". 

Үтерүне 11 августтан 12 каршы төнгә планлаштыра. 

11 август көнне ике ир-ат машинада 36 комплекска килә. Үтерүче подъездда төн куна. Ә шимбә көнне иртән, Оксана этен урамга алып чыгарга дип ишекне ачкач, җинаятьче аңа ташлана, фатирга алып керә. Башта муенына пычак кадый, аннан соң, исән икәнен аңлагач, буып үтерә. Үзе артыннан тышкы ишекне ябып, үтерүче чыгып китә. Аны урамда ярдәмчесе көтеп тора - ул үтерүчегә акчаларын бирә һәм шәһәрдән чыгу юлына илтеп куя. 

Иртән маникюрга язылган килент Оксана белән хәбәргә чыга алмый. Борчылып уртак дусларына шалтырата. Ул Оксанага килә, ишекнең ачык икәнен күреп, фатир эченә үтә һәм коточкыч күренешкә тап була, полиция чакыра. Үлем вакытыннан мәетне тапканчы якынча 6 сәгать үткән була. 

"Үтерүче профессионал рәвештә эшләгән, фатирда ул  калдырган эзләрне тапмадык, -дип белдерде Ильяс Гыйззәтуллин. - Хәзерге вакытта җинаять урынында калган эзләрне ачыклау буенча экспертиза эшләре бара". 

Шикләнүчеләрне"Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча шәһәрдә урнаштырылган  видеокамералар аша ачыклыйлыр һәм кулга алалар. Камералардан үтерүчеләрнең шәһәр буйлап хәрәкәт итүләрен күзәтәләр. Чаллының Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең яхшы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, үтерүченең Казанга, аннан соң Мәскәү өлкәсенә киткәнлеген ачыклыйлар. Анда аны, Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсендәге коллегалары белән берлектә Чаллының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре кулга ала. 

Әлеге хәл буенча, РФ ҖК ның 1 маддәсенең 105 өлеше ("Үтерү") нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ялланган үтерүне башкаручы һәм арадашчы үз гаепләрен тулысынча танып күрсәтмә биргәннәр.  Ә яллаучы - Оксананың энесе, тикшерүченең сорауларына җавап бирүдән баш тарта. 

«Челнинские известия» корреспонденты Оксананың коллегалары белән очрашкан. 

"Оксана бик яхшы күңелле иде, үзенең юлдан язган энесен жәлләде, кеше үтергән өчен төрмәдә утырганда да аңа "передача" лар илтеп йөрде, - дип сөйли дус кызы Марина. - Әти-әнисенең фатирын сатып, энесенә яшәү урыны юнәлтте, ә ул барыбер кәнәгать булмады, Оксанага гел янап торды. Аның белән биш ел элек эштә таныштым. Ул маникюр буенча бик яхшы белгеч иде, шәхсән, үземә аннан да яшырак итеп беркемнең дә маникюр ясаганы булмады. Гомере шулай фаҗигале өзелде..."

Оксананың этен, аның әнисенең дус хатыны үзенә алган. Марина сүзләренчә, Оксананы соңгы юлга озатканда, энесе дә килгән, аны изолятордан вакытлыча җибәргәннәр. Күмү буенча бөтен чыгымнарны Окасананың дус кызлары үзләренә алган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100