news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа укытучысы, мәктәптә бала табып, баласын сумкага яшереп куйган

Башкортстан башкаласының Калинин районында яшәгән укытучыга 40 яшь булган. Аның өч баласы булуы билгеле.

news_top
Уфа укытучысы, мәктәптә бала табып, баласын сумкага яшереп куйган

Балага җиде ай булганлыгы билгеле. Укытучы ханым бала табу өчен таблеткалар эчә башлаган. Аның тулгагы башлана, ул баласын таба һәм бераздан аңын югалта. "Ашыгыч ярдәм" ханымның бала тапканлыгын ачыклый һәм баланы эзләргә керешәләр. Әмма бөтен мәктәпне айкап чыксалар да, баланы таба алмыйлар. Баланы соңрак... ханымның сумкасында табалар! Ул баласын пакетка төреп сумкасына салган була. 

Тикшерү комитеты баланың ни сәбәпле үлгәнлеген ачыклый. Ханым кияүдә булмаган, аның өч баласы бар. Ни сәбәпледер, ул дүртенче балага узгач, гинекологка исәпкә басмаган. 

Аңына килгән ханым баланың үле тууын әйткән. Тикшерүчеләр медицина экспертизасы нәтиҗәләре билгеле булганчы, бу сүзләрне шик астына ала. 

Бу хакта "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар