Тешен алдырганнан соң, 36 яшьлек хатын үлгән
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Рязань өлкәсендә 36 яшьлек хатын теш алганнан соң, үзен начар хис иткән.
Бер тәүлек узгач, кисәк кенә температурасы күтәрелгән. "Ашыгыч ярдәм" табиблары, грипп белән авырый дип, диагноз куйган. Хатынны хастаханәгә алып китмәгәннәр.
Шуннан соң, хатын үлгән. Тикшерүчеләр фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый.