Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда югалган егетнең киемнәре Мишә буенда табылган

Коткаручылар Татарстанның Питрәч районында 22 яшьлек егетне эзли.

news_top_970_100
Татарстанда югалган егетнең киемнәре Мишә буенда табылган
Ул 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат аның курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

Урынга 2 нче зона коткару отряды чыккан. Егетне кардан йөрүче “Ямаха” транспорты белән дә эзлиләр. Дүрт чакрымлап ара күздән кичерелгән, әмма нәтиҗә юк әле.

Эзләнү эшләренә водолазлар отряды да тартылган. Алар 400 квадрат метрда Мишә елгасы төбен тикшергән, әмма егет табылмаган.

Эзләү эшләре дәвам итә. 
 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100