Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь кыз югалган, киемнәре һәм сумкасы гына калган

Түбән Камада 21 яшьлек кызның сәер рәвештә юкка чыгуын тикшерәләр.

news_top_970_100
Татарстанда яшь кыз югалган, киемнәре һәм сумкасы гына калган
Кичә кичке 11 тирәсендә ГЭС сакчысы хатын-кыз әйберләренә тап булган. Ул полициягә хәбәр иткән. Килеп җиткән полиция хезмәткәрләре кызның сумкасында паспортын тапканнар.

Өс киемнәре, аяк киемнәре 21 яшьлек кызныкы булуы ачыкланган. Киемнәрнең хуҗасын эзләп таба алмаганнар. Әлегә кыз белән ни булганы билгеле түгел.

"Челнинские известия" мәгълүматы буенча, кыз 30 метрлы автомобиль күпереннән егылып төшкән булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100