Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сигез бала янгында калган

Агач йортта иртәнге якта янгын чыккан.

news_top_970_100
Татарстанда сигез бала янгында калган

11 майда Лениногорски районы Федотовка авылында ике гаилә өчен төзелгән бер катлы бүрәнә йортта янгын чыккан. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын турында кисәтү йортта урнаштырылган кисәткеч җайланмадан килгән. Ут капкан йорттан коткаручылар килгәнче үк сигез баланы алып чыга алганнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларыннан килеп чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100