Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кроссовер туктап торган ун машинаны бәрдергән (фото, видео)

Чаллыда берьюлы берничә машинаны бәрдергән йөртүчене тоткарладылар, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

news_top_970_100
Татарстанда кроссовер туктап торган ун машинаны бәрдергән (фото, видео)

41 яшьлек машина йөртүче үз өе янында парковкада торган машиналарны бәреп киткән.

«Челнинские известия» ак төстәге кроссоверның туктап торган берничә машинага зыян китерүен хәбәр итте.  


Туктап торган «Рено» бәрелүдән соң 32 яшьлек хатынны таптаган. Бу хатын җиңелчә курку белән котылган, имгәнмәгән.

"Татар-информ" агентлыгы бу вакыйгада ун машина зыян күргән, машина йөртүчене тоткарладылар, дип хәбәр итте. 

Адекват булмаган машина йөртүчене узып баручылар тоткарлаган. Алар бу кешене полиция килеп җиткәнче җибәрми торган.

Тоткарланган машина йөртүче медицина тикшерүеннән баш тарткан. Аңа карата ике протокол төзегәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100