Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ир белән хатын мунчада үлгән

Чистайда ир белән хатын мунчада ис тиеп үлгән.

news_top_970_100
Татарстанда ир белән хатын мунчада үлгән
Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Тикшерү комитеты башлыгы өлкән ярдәмчесе Александр Шептицкий әйткән.

Узган сишәмбедә 66 һәм 62 яшьлек ир белән хатын Алексеевск районыннан Чистайга кызларына кунакка килгән. Кунакларны мунчага озатканнар. Бераз вакыт узгач, кияү кеше мунча идәнендә мәетләрне абайлап алган.

Якынча мәгълүматлар буенча, пенсионерлар ис тиеп үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100