Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан йөртүчесе катнашкан биш машина бәрелешкән һәлакәттә үлүче бар, өч айлык бала, бәхеткә, исән калган

Уфа янындагы юлда биш машина бәрелешеп, бер кеше үлгән, машиналардан тимер-томыр өеме калган.

news_top_970_100
Татарстан йөртүчесе катнашкан биш машина бәрелешкән һәлакәттә үлүче бар, өч айлык бала, бәхеткә, исән калган

Сигезле "ВАЗ", "Лада Гранта" борылышта туктап торган. "Гранта"га арттан 43 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән "Валдай" машинасы килеп бәрелгән. Бәрелүдән, "Гранта" алдагы сигезлегә килеп кергән. 

Шуннан соң, сигезле машинасы каршы як полосага очып чыккан һәм аны каршыга килүче "Скания" бәрдереп киткән. 

Фура үзе дә каршы як полосага очып чыккан һәм каршыга килүче "Ниссан" машинасын бәрдергән дә, кюветка төшеп киткән. "ВАЗ" да юл кырыена чыгып очкан. 

"Башинформ" хәбәр иткәнчә, "Лада Гранта" өч тапкыр бәрелгәннән соң, тимер-томырга әверелгән. 43 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, аның янында утырган пассажир хатын имгәнгән.

"ВАЗ" да утырган хатын-кыз һәм өч айлык балага ярдәм күрсәткәннән соң, өйләренә киткән. Бәхеткә, алар җитди имгәнмәгән.

Башкортстан ЮХИДИ видеосы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100