Татарстан Президенты Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты

11 Февраля 2018

Укылган: 1922 тапкыр

Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. “Татар-информ” Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде. Балаларга беренчел диагноз - эчәклек инфекциясе куелган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә агулану турында 32 ашыгыч хәбәр кергән. Татарстанның Арча районындагы мәктәптә 30 бала, бер укытучы һәм Арча педагогия көллияте студентында эчәклек инфекциясе очрагы турында теркәлгән. Гадәттән тыш хәлне ачыклау максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бригадасы эшли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген үк Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышын уздырырга кушты. Комиссия булган хәлгә анализ ясаячак һәм зыян күрүчеләргә нинди ярдәм кирәген ачыклаячак. Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Прокуратура мәктәптә азык-төлек сыйфатын, ашатуны оештыруны тикшерәчәк. Шулай ук ризык әзерли торган савыт-сабага, продуктлар белән тәэмин итүче оешмаларга карата тикшерү эшләре башкарылачак. Арчада агуланган барлык балаларның сәламәтлеге уртача халәттә, тотрыклы. Дәваланудан соң, аларның хәле яхшырган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, министр балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүен әйткән. Аннан аларны Казанга Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар. Внеочередное заседание комиссии РТ по предупреждению и ликвидации ЧС Сүз Казанбаш урта мәктәбенең 30 укучысы, бер укытучысы һәм бер баланың апасы турында бара. Аларга эчәклек инфекциясе диагнозы куелган. Барысында да охшаш симптомнар. Гадел Вафин Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар өчен өстәмә ятаклар урнаштырылуын, интенсив дәвалау баруын, анализларны белгечләр тикшерәчәген әйткән. "Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты, дип хәбәр иткән иде.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла