Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар баласын алыштырып биргәнне әни кеше икенче көнне генә ачыклаган: "Табиблар гафу да үтенмәделәр"

Уфадагы бала табу йортында балаларны бутаганнар. Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә Мишкә районыннан килгән Зөлфиянең баласын тудыру өчен кесаров кисүе ясарга туры килә. Ике көннән соң ул баласының үзенеке түгел икәнлеген ачыклый. Бу хакта Башкортстанның БСТ каналы хәбәр итә.

news_top_970_100
Табиблар баласын алыштырып биргәнне әни кеше икенче көнне генә ачыклаган: "Табиблар гафу да үтенмәделәр"

Бу Зөлфиянең икенче баласы була дип хәбәр итә БСТ. Бәхетле ана баласының фотосын иренә һәм кыз туганына ике тапкыр җибәрә. Алар баланың җирән булуына гаҗәпләнә. "Ничек инде табиблар балаларны бутый алган", - дип гаҗәпләнә Зөлфиянең туганнары. 

"Зөлфиянең баласы 3800 грамм булып туган. Икенче көн иртән үлчәгәндә ул бер кг авырлыгын югалткан. Бу бик бик күп дигән сүз. Ә табиблар: "Балаңны ашата алмасаң, баш тарту турында гариза яз", - дип кычкыра башлаган", - дип сөйли Зөлфиянең туганы Әлфия. 

БСТ хәбәр итүенчә, Зөлфиянең күзе начар күргән, шуңа күрә биркадагы язуны укый алмаган. Күзлеген кигәч кенә, ул ике көн буе чит баланы ашатканын аңлаган. 

Әлфия Ситдыйкованы барыннан да бигрәк табибларның гафу үтенмәве гаҗәпләндергән: "Шулай булыра тиеш кебек кабул ителде". 

Телекомпания журналистлары табиблардан комментарий ала алмаган. Баш табиб урынбасары: "Мин комментарий бирә алмыйм", - дию белән чикләнгән. 

"Бу табибларның хатасымы, әллә гаебеме? Табиблар бер-берсеннән бик нык аерылып торган ике баланы ничек аера алмаган? Чит балаларны тәрбияләгән гаиләләр юк дип кем гарантия бирә ала?" - дигән сорау куя телекомпания. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100